insha.RU
Инша → Безнең шәһәрнең серләре
7 май 2013 е.
Г. Камал иҗаты — фаш итүче иҗат. «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасының исеме үк язучының тормышта тирәнгәрәк яшерелгән нәрсәләрне ачып күрсәтү, буяулар астында ни барын белдерү икәнлегенә ишарәли булса кирәк.
Чорга гомуми бәяләмә бирү генә дә җитми, җәмгыятьне гомумирәк тасвирлау да канәгатьләндерми язучыны, һәрбер «социаль катламның, һәр оешып килгән төркемнең кем икәнлеген тәфсилләп аңлатып бирә ул, шул сәбәпле пьесаны да берничә бүлектән оештыра һәм тамашачыны һәртөрле җәмгыятьләрнең эченә алып керә.
Без башта ярдәм җәмгыятен оештыручылар белән танышабыз. Устав ...
Инша → Яшь гомерне нәрсәгә багышларга? (Гафур Коләхмәтов пьесалары буенча)
7 май 2013 е.
Пролетариат әдәбиятының бер вәкиле буларак танылган Гафур Коләхмәтов яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар бирмичә кала алмый иде. Марксистик тәгълиматны пропагандалаучы әдип, кеше бәхетле тормышны үз куллары белән булдырырга, аның өчен көрәшергә тиеш, фикерен һәрвакыт алга сөрде.
«Ике фикер» драмасында ук әсәрнең төп герое Давыт яшәү рәвеше турында уйлана һәм каршылыклы фикерләре арасыннан гадел күренгәнен сайлап ала.
Драма яшьләрнең буш уеннарга багышланган кичәсен күрсәтүдән башланып китә. Мәгънәсез мәзәкләр, бер-берсе турында гайбәт сөйләшүчеләр арасында ә...
Инша → Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары
7 май 2013 е.
Шәриф Камал кеше рухын һәрвакыт диярлек үзәккә куеп иҗат итә. «Акчарлаклар» повестенда кеше кичерешләре, аның күңел дөньясына игътибар зур.
Повесть җәй башындагы диңгезне тасвирлаудан башлана. Монда эш белән мәшгуль кешеләр дә, йомшак җил, кубарылган вак дулкыннар сурәте дә бар. Җәй башы дигәнебез мартның соңгы атнасы булып чыга. Нәкъ менә балык тоту эшенә хәзерлек барган чак. Ниндидер хәвеф тә, дулкынлану да сизелми. Бүлек ахырында без диңгез белән кабат очрашабыз:
«Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән газ...
Инша → Дөнья — матур, мин — бәхетсез
7 май 2013 е.
Г. Ибраһимовның «Көтүчеләр» әсәрен дулкынланмыйча укып чыгу мөмкин түгелдер. Без монда бәхеткә омтылган төп геройның фаҗигале язмышы белән очрашабыз.
Әсәр башына әдип юкка гына: «Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем»,— дип язып куймаган. Бу әсәр социаль урыны алдан билгеләнгәнлек аркасында, тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган бала, соңрак — яшүсмер хакында.
Хикәя башында Г. Ибраһимов геройдан әкияткә охшаш истәлекләр белән уртаклаштыра. Әнисе хакындагы бу хыялда да (бәлки, чынбарлыкта?) без бәхетсез геройлар белән очрашабыз. Монда игътибарга алырга кирәк...
Инша → Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык
7 май 2013 е.
Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда шундый юллар бар: «Аның [Борһан абзыйның] йортындагы һәр кеше, үз теләге вә тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш». Димәк, төп героиня — әтисе сүзеннән чыкмый торган бер кыз, һәм алда сөйләнеләчәк вакыйгаларда аның бу холык сыйфаты ачылачак.
Язучы Борһан абзыйны иске тип гаилә тарафдары дип күрсәтсә дә, без аның үз кызларына билгеле бер иркенлекләр дә тудырганын беләбез, әмма бу иркенлекләр руслар белән аралашуны сакларлык дәрәҗәдә генә һәм руслар белән аралашу к...
Инша → Хыяллары җимерелгән герой
5 май 2013 е.
Гаяз Исхакыйны хикәяләр остасы дип атасак, һич кенә дә ялгышмабыз. Эчтәлеге яңа, укылышлы, камил эшләнгән хикәяләре аның иҗатында үзенә бер урын алып тора.
«Кәҗүл читек» әсәрендә мулла баласының тормышка ашам-ашам дигәндә генә җимерелгән хыяллары сурәтләнә. Язучы геройның бәхетле буласына тәмам ышандырып бетерә, бу бәхетне бөртекләп-бөртекләп җыя да... юкка чыгара. Хикәя без көтмәгәнчә тәмамлана. Бу — кыска хикәяләргә хас алым. Башка әдәбиятларда новеллалар бик популяр, имеш. Гасыр башы татар әдәбияты өчен көтелмәгәнчә сюжет кору, чишү зур яңалык булган. Аңа иң оста каләм ияләре генә ал...
Инша → Сәгадәт — бәхет дигән сүз (Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)
5 май 2013 е.
Гаяз Исхакый иҗат иткән «Теләнче кыз» әсәренең беренче кисәгенә салынган эчтәлек түбәндәгедән гыйбарәт: әтисе белән әнисенә бердәнбер бала булган Сәгадәт исемле кыз, тормышның бөтен матурлыгын татып, шактый гына белем дә алып, әллә ни кайгылар күрмичә, ата-ана йортында үсә. Ачлык елда аларның гаиләсе шәһәргә күченергә була, тик яңа тормыш Сәгадәтләргә ачык йөз күрсәтми. Әтиләре гаиләне тәэмин итәрлек эш тапмый, бераздан үлеп үк китә. Озакламый әнисе дә вафат була. Сәгадәт, шулай итеп, ярдәмчесез кала, хәерчелеккә төшә. Зәкать өләшү көннәренең берсендә байбәтчә Габдулладан алданганнан соң, аның...
Инша → Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары
5 май 2013 е.
Г. Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт»е — язучы иҗатында төп герой тулы бәхеткә ия бердәнбер әсәр. Экспозициядә үк без баланың да, әнисенең дә уртак теләк белән януын күрәбез: Хәлим, укып, зур кеше булырга тиеш. Һәм бу теләкләр хәтта артыгы белән дә тормышка аша.
Әсәр башыннан ахырына кадәр мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган. Андагы төп фикер түбәндәгедән гыйбарәт: кешенең ирешә алган теләсә нинди зурлыктагы бәхете белемгә бәйле. Бу идея инде әсәрнең исеменә үк салынган. Алай гына да түгел, инсанның белеме никадәр зур, үзе нихәтле камил, бәхете дә шуңа бәрабәр. Моны аңлаган әнисе Хәли...
Инша → «Кара йөзләр» повестенда Галимәне фаҗигагә китергән сәбәпләр
4 май 2013 е.
Иске тормышның миллион корбаннарыннан берсе.
М. Гафури
Югарыда китерелгән эпиграфта Мәҗит Гафури бик кыска рәвештә Галимә фаҗигасенең нигезләре җәмгыятькә бәйле икәнне әйтеп бирә. Кара йөзләр гыйбарәсенә салынган мәгънә шуннан соң аеруча киңәеп китә. Без йөзләренә корым сөртелгән Закир һәм Галимәне генә түгел, алар кебек башка бик күпләрне дә һәм аларны мәсхәрәләүдән тәм тапкан, шуны максат иткән, шуның белән үзенең җәмгыятьтә тоткан урынын ныгыткан әхлаксыз, кансызларны, ягъни «йөзе кара»ларны да күз алдына китерәбез.
...
Инша → Исемем — Мәҗит, шигырь әйтеп, шигырь язам (М. Гафури иҗатында традициялелек хакында)
4 май 2013 е.
Озын гомерле татар әдәбиятында бик борынгыдан килгән традицияләр бар. Теләсә кайсы әдип яисә шагыйрь иҗатыннан моңа мисаллар китереп булыр иде. Мин язма эшемдә М. Гафуриның язу стиленә хас бер сыйфат турында сөйләргә телим.
Инде Кол Галидән алып Мәҗит Гафурига кадәр язган һәр сәнгатькәрдән сез үзләре турында мәгълүмат биргән юллар таба аласыз. Әйтик, Кол Гали мәшһүр «Кыйссаи Йосыф»ында
Аты — Гали моны төзгән зәгыйфь колның...—
дип яза.
Мөхәммәдьярны искә төшерик. «Төхфәи Мәрдан» поэмасының соңгы битләрендә ул да үзе хакында мәгълүмат биреп уза:
...