М. Җәлил. «Җырларым»
25.09.2017
Күренекле рәссам Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, батыр көрәшен сурәтли. Моабит төрмәсе. Җәлил хөкем алдында, фашистлар аннан сорау алалар. Капма-каршы ике дөнья кешеләре очрашканнар. Берсе − Муса Җәлил − шагыйрь, көрәшче. Икенчеләре − фашистлар, кешеләрне җәзалап тәм табучы, дөньяны канга батыручылар. Алгы планда Муса Җәлил горур басып тора. Аның нәфрәт тулы күзләрендә кискенлек һәм катгый караш чагыла. Ул фашистларга кыю рәвештә батырып карап тора. Җәлилнең буйсынмас килеш-кыяфәте туган иленә бирелгәнлеген раслый. Төр...
Г. Кутуй. «Рөстәм маҗаралары»
10.09.2017
Рөстәм − Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» повесте герое. Әсәрне укып чыккач та, Рөстәм минем күз алдыма батыр, куркусыз малай булып килеп басты. Ул әкиятләр ярата. Аеруча әбисе сөйләгән маҗаралы әкиятләр ошый аңа. Бервакыт әбисе оныгына абага чәчәге ашап, күренмәс кешегә әверелгән малай турында сөйли. Рөстәм бу әкияткә чын күңеленнән ышана. Ул да әкият героена охшарга тели. Аның бу теләгенең сәбәбе дә бар. Илдә сугыш бара. Рөстәмнең дә сугышка китәсе килә. Ләкин аны сугышка кем алсын? Кечкенә бит әле ул. Ә күренмәс булса, аны беркем дә күреп тормый. Шушы изге теләген тормышка ашыру өчен, Рө...
Г. Кутуй. «Сагыну»
10.09.2017
Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Икенче төрле без бу хисне «күрәсем килә», «кайтасым килә» дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән 2-3 көн генә аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре берәм-берәм күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә. Ул үзе эшләгән эшләргә анализ ясый. Г. Кутуйның «Сагыну» нәсере безгә солдат сагынуы турын...
Ә. Еники. «Бала» Зарифның кичерешләре
08.09.2017
Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники − хикәяләр остасы. Аның хикәяләре хис-кичерешләргә бай, җыйнак сюжетлы, тирән мәгънәле. Сугыш чорына караган «Бала» хикәясе дә − әнә шундыйлардан. Әсәр 1941 елда языла. Бу − сугышның иң дәһшәтле еллары, аның да аналардан балалар адашып калган, көне-төне фронтка эшелоннар агылган чагы. Хикәядә алгы позициягә китүче Зарифның урман куелыгында ялгыз бала белән очрашу мизгеле сурәтләнә. Озак йөрүдән елап арыган өч-дүрт яшьлек кызчыкның куркынулы моңсу йөзе, учындагы бер-ике бөртек җир җиләге тәлгәше бер мәлгә аның фаҗигасен ачып куя. Зариф каршылыклы хисләр...
Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»
28.04.2017
Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын байтагы − Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, исемнәрен мәнгеләштергән шәхесләр турында. Безнең якташыбыз, үлемне җиңгән батырларның берсе Барый Шәвәлиев турында язучы Ш. Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» исемле документаль повесть язган. Әсәрдә Барый Шәвәлиев һәм взвод командиры И.А. Ильченколарның сугышчан юлы турында сөйләнә. ...Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнүләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәл...
Шәриф Камал иҗатында кеше күңеленә аваздаш табигать тасвирлары
07.05.2013
Шәриф Камал кеше рухын һәрвакыт диярлек үзәккә куеп иҗат итә. «Акчарлаклар» повестенда кеше кичерешләре, аның күңел дөньясына игътибар зур. Повесть җәй башындагы диңгезне тасвирлаудан башлана. Монда эш белән мәшгуль кешеләр дә, йомшак җил, кубарылган вак дулкыннар сурәте дә бар. Җәй башы дигәнебез мартның соңгы атнасы булып чыга. Нәкъ менә балык тоту эшенә хәзерлек барган чак. Ниндидер хәвеф тә, дулкынлану да сизелми. Бүлек ахырында без диңгез белән кабат очрашабыз: «Тышта ай яктысы, көнчыгыш ягыннан йомшак кына салкын җил исә иде. Ерак-еракларга җәелеп киткән газамәтле диңгез, ай яктысында...
Дөнья — матур, мин — бәхетсез
07.05.2013
Г. Ибраһимовның «Көтүчеләр» әсәрен дулкынланмыйча укып чыгу мөмкин түгелдер. Без монда бәхеткә омтылган төп геройның фаҗигале язмышы белән очрашабыз. Әсәр башына әдип юкка гына: «Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем»,— дип язып куймаган. Бу әсәр социаль урыны алдан билгеләнгәнлек аркасында, тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган бала, соңрак — яшүсмер хакында. Хикәя башында Г. Ибраһимов геройдан әкияткә охшаш истәлекләр белән уртаклаштыра. Әнисе хакындагы бу хыялда да (бәлки, чынбарлыкта?) без бәхетсез геройлар белән очрашабыз. Монда игътибарга алырга кирәкле бер деталь бар: малай үзе...
Теләк-хыяллар һәм тормыш-чынбарлык
07.05.2013
Ф. Әмирханның «Хәят» повестенда шундый юллар бар: «Аның [Борһан абзыйның] йортындагы һәр кеше, үз теләге вә тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга вә шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш». Димәк, төп героиня — әтисе сүзеннән чыкмый торган бер кыз, һәм алда сөйләнеләчәк вакыйгаларда аның бу холык сыйфаты ачылачак. Язучы Борһан абзыйны иске тип гаилә тарафдары дип күрсәтсә дә, без аның үз кызларына билгеле бер иркенлекләр дә тудырганын беләбез, әмма бу иркенлекләр руслар белән аралашуны сакларлык дәрәҗәдә генә һәм руслар белән аралашу көннәре...
Хыяллары җимерелгән герой
05.05.2013
Гаяз Исхакыйны хикәяләр остасы дип атасак, һич кенә дә ялгышмабыз. Эчтәлеге яңа, укылышлы, камил эшләнгән хикәяләре аның иҗатында үзенә бер урын алып тора. «Кәҗүл читек» әсәрендә мулла баласының тормышка ашам-ашам дигәндә генә җимерелгән хыяллары сурәтләнә. Язучы геройның бәхетле буласына тәмам ышандырып бетерә, бу бәхетне бөртекләп-бөртекләп җыя да... юкка чыгара. Хикәя без көтмәгәнчә тәмамлана. Бу — кыска хикәяләргә хас алым. Башка әдәбиятларда новеллалар бик популяр, имеш. Гасыр башы татар әдәбияты өчен көтелмәгәнчә сюжет кору, чишү зур яңалык булган. Аңа иң оста каләм ияләре генә алынган,...
Сәгадәт — бәхет дигән сүз (Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)
05.05.2013
Гаяз Исхакый иҗат иткән «Теләнче кыз» әсәренең беренче кисәгенә салынган эчтәлек түбәндәгедән гыйбарәт: әтисе белән әнисенә бердәнбер бала булган Сәгадәт исемле кыз, тормышның бөтен матурлыгын татып, шактый гына белем дә алып, әллә ни кайгылар күрмичә, ата-ана йортында үсә. Ачлык елда аларның гаиләсе шәһәргә күченергә була, тик яңа тормыш Сәгадәтләргә ачык йөз күрсәтми. Әтиләре гаиләне тәэмин итәрлек эш тапмый, бераздан үлеп үк китә. Озакламый әнисе дә вафат була. Сәгадәт, шулай итеп, ярдәмчесез кала, хәерчелеккә төшә. Зәкать өләшү көннәренең берсендә байбәтчә Габдулладан алданганнан соң, аның...