Җәй могҗизалары

15.01.2012
Июнь — чәчәкләр ае. Шушы айда болын-кырлар гына түгел, юкәләр дә чәчәккә күмелә. Бу айда бал кортлары армый-талмый эшлиләр, бал җыеп калырга тырышалар.
Июньдә кешеләр дару үләннәре җыялар. Чөнки күп кенә дарулар чәчәкләрдән ясала. Безнең республикабызда чәчәкләрнең ниндиләре генә юк!
Беркөнне без дә − әбием, сеңлем һәм мин − урманга дару үләннәре җыярга киттек. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка сокланып, әбием күрсәткән дару үләннәрен җыя торгач, шактый ардырды. Без чишмә буенда ял итәргә туктадык. Бит-кулларыбызны юып, чишмәнең саф суын эчкәч, арыганнар онытылды. Өйгә дару үләннәре җыюыбызга шатланышып кайттык.
Июнь ахырында җиләкләр дә өлгерә башлый. Мин каен җиләге җыярга яратам. Каен урманыңда кошлар җырын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме... Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!
Бу язма 77 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 6055 кеше укыды

фикерләр (13)
Аноним
28.09.2012 5:40:29

Бик зур рәхмәт бу сайтка! Шундый матур инша!!!

Аноним
24.04.2013 3:33:55

рәхмәт

Аноним
05.05.2013 0:10:11

бик зур рәхмәт

Аноним
20.05.2013 9:27:1

спс

Аноним
22.05.2013 12:9:43

Рэхмэт)

Аноним
03.04.2014 11:12:44

зур рэхмэт

Аноним
24.04.2014 15:47:37

РӘХМӘТ!!!!!

Аноним
03.05.2014 14:55:57

БИК ШАП САЙТ! АНА БИК ЗУР РАХМАТ!

Аноним
03.09.2014 10:0:35

скажите пожалуйста как это переводиться!

Аноним
15.10.2014 17:47:16

рәхмәт

Аноним
05.02.2015 17:20:14

ЗУР рэхмэт:3

Аноним
06.10.2015 15:40:50

Бик ЗУР РЭХМЭТ

Аноним
17.01.2016 14:26:48

сайтны аңлатым инде ләкин мин моны эзләмәтем миңа информациязе кирәк