Бөек Җиңү бәйрәмендә

15.01.2012
Бөек Ватан сугышының тынганына алтмыш елдан артык вакыт үтте. Мин үзем дә, әти-әнием дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!
Бу язма 322 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 21000 кеше укыды

фикерләр (48)
Аноним
27.04.2012 3:21:55

эйбэт

Аноним
03.03.2013 8:16:46

Бик-бик эйбэт!!!!

Аноним
25.04.2013 10:23:3

бик эйбэт инша!!)

Аноним
28.04.2013 11:10:40

Бик зур рэхмэт!!Ялгыш "булышмады дип куйдым"" Бик тэ булышты !!рэхмэт!!

Аноним
05.05.2013 8:20:36

Бик зур рэхмэт сезгэ!

Аноним
06.05.2013 9:43:25

Яхшыы,яхшы молодцыы

Аноним
09.09.2013 4:55:39

ярыйсы

Аноним
09.09.2013 5:4:46

ошамый

Аноним
09.09.2013 5:5:35

бик яхшы,молодцы))

Аноним
09.09.2013 5:6:30

кыз белэн килешэм

Аноним
11.09.2013 6:38:38

бик яхшы матур хем эчтелекле

Аноним
12.09.2013 10:47:12

бик эйбэт инша бу булышты мина бик охшый

Аноним
05.12.2013 9:19:30

мне это понадобится

Аноним
09.12.2013 17:20:46

мина ошады

Аноним
19.02.2014 14:49:7

Шәп!

Аноним
14.03.2014 14:11:30

нормально инде

Аноним
08.04.2014 18:8:22

Рэхмэт бик зур!!!

Аноним
13.04.2014 11:49:35

рэхмят иң рэхмэт

Аноним
14.04.2014 7:16:49

яхшы эш.

Аноним
27.04.2014 17:8:12

начар,бик начар

Аноним
06.05.2014 8:12:4

бик эйбэт инша

Аноним
06.05.2014 13:43:21

ваще супер!!!!!РЭХМЭТ))))

Аноним
06.05.2014 13:44:19

вобщем это просто супер инша)))ёу

Аноним
10.05.2014 9:29:49

Озеп куйган!!!

Аноним
14.05.2014 10:11:26

Рэхмәт ҙур итеп һеҙгә!

Аноним
15.05.2014 16:19:15

рэхмэт сезгэ !

Аноним
20.05.2014 1:58:34

Яхшы 100%

Аноним
12.09.2014 10:5:23

мик эйбет кыскарак булса тагы да

Аноним
09.12.2014 16:32:12

Аланын, рэхмэте яусын

Аноним
29.12.2014 6:23:47

Бик яхшы, эчтэлекле инша! Бик зур рэхмэт язучысына!

Аноним
17.01.2015 13:11:1

шэп

Аноним
23.01.2015 19:1:56

шэп вобще

Аноним
28.01.2015 15:15:2

иң эйбэт сочинение)

Аноним
11.02.2015 15:21:41

Иншаның йомгаклау өлеше ошады. Үз фикерен булу әйбәт.

Аноним
12.02.2015 15:52:13

Яхшы хэм эчтэлекле....

Аноним
15.03.2015 15:49:54

Шэп! Яхшы! Молодца!

Аноним
24.03.2015 9:38:9

шэп якшы эйбэт

Аноним
06.04.2015 15:37:15

Бик эйбэт сочинение:*))))

Аноним
06.04.2015 15:42:41

бу иншаны кыскартырга момкинме?

Аноним
06.04.2015 16:16:53

якшы

Аноним
08.04.2015 15:23:48

мина бик окшады

Аноним
14.04.2015 7:49:49

пффф...

Аноним
14.04.2015 16:2:22

бик якшы язгандар

Аноним
05.05.2015 12:58:5

бик матур инша

Аноним
05.05.2015 17:40:59

БИК МАТУР СОЧЕНИНИЕ

Аноним
11.05.2015 16:40:7

Рэхмэт!!!бик матур сочинение)

Аноним
16.12.2015 16:7:4

Булышыр дип уйлаган идем,булышмады.

Аноним
05.05.2016 17:31:47

Фуууу. Бик булышмады шул. Кызганыч!Минем сезгэ желанием бар иде))) Мина Боек ватан сугышы турында инша язып бирегез эле! гафу итегез шушындый сорауларга! бик кирэк иде шул. Пожай... мина 8 яшь . яза алмыйм . хээээ жылыйм алайса .