Л. Фәттаховның "Сабан туе" картинасы

15.01.2012
Сабантуй − татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме. Ул, язгы сабан чәчүләрен тәмамлагач, һәр ел саен июнь аенда үткәрелә. Тырыш хезмәттән соң, халык шатланып, куанып бәйрәм итә, күңел ача. Димәк, Сабантуй − халкыбызның хезмәт бәйрәме.
Полотнода беренче күзгә ташланган нәрсә − киң мәйданда халыкның кайнап торуы. Рәссам һәр кешенең йөз-кыяфәтен, портретын, бәйрәмчә киенүен, Сабантуй көрәшен эзлекле сурәтләп бирә алган.
Алгы планда Сабан туеның таҗы − көрәш сурәтләнгән. Көрәшнең үзәгендә өч кешене күрәбез: икесе − кызып-кызып, җан-фәрманга көрәшүчеләр; өченчесе − иңенә сөлге бәйләгән ак сакаллы бабай анарга хөкемдар ролен үти. Ул көрәшне шулкадәр бирелеп күзәтә, хәрәмләшү булмасын өчен, көрәшүчеләрнең бер генә хәрәкәтен дә күздән ычкындырмый. Өстәл янында утырган, җиңенә кызыл тасма бәйләгән аксакал да үзенең кордашына булыша, көрәшне бик сынап карый. Мәйдандагы башка кешеләр дә уртадагы көрәшне бик кызыксынып күзәтәләр, һәркемнең йөзендә киеренкелек күренә, кем кемне җиңәр? Алар көрәшүчеләргә көч һәм дәрт биреп торалар.
Рәссам үз халкының тормышын бик тирәнтен белә, авыл халкының гадәтләрен дә калку итеп тасвирлый; бер яктагы баганада чиккән, чүпләмле сөлгеләр җилферди. Эскәмиядә җиңүчегә дигән тальян гармун тора. Кешеләрнең киемнәрендә дә миллилек сизелә. Монда татар халкының элеккеге киеме белән хәзергесе аралаша. Өлкән буын кешеләре − картлар − күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, башларына түбәтәй кигәннәр. Авыл хатын-кызлары − аклы бала итәкле, озын җиңле күлмәктән, ак ефәк шәлләрдән; шәһәрнекеләр исә мода буенча киенгәннәр. Хәтта мәйдандагы халыкның утыру рәвеше, басып торуыннан, йөз-кыяфәтләре, күз карашыннан үзенчәлекле сыйфатларны күреп була. Күбрәк ал, кызыл, ак, яшел төсләр бирелә: кызыл башлы чиккән сөлгеләр, суккан кызыл ашъяулыклар − элек-электән татар халкының үз кул көче белән эшләгән әйберләре аның нечкә зәвыгын, иҗат талантын күрсәтәләр.
Мәйдан хәрәкәтен көчәйтү өчен, андагы киеренкелекне белдереп, рәссам көчле искән җилне, җил белән тирә-яктагы болытларның кабарынып җыелуларын, агач ботакларының җилгә сыгылып-сыгылып торуын оста итеп тасвирлаган. Табигатьтәге хәрәкәтне җанлы гәүдәләндерүе сәбәпле, Л. Фөттахов халыкның дулкынлануын, мәйдан ыгы-зыгысын күз алдына китереп бастыра.
Бу рәсем хезмәт кешесенең шатлыгын, мул тормышының куанычын, халкыбызның матур гадәтләренең бүгенге көнгә кадәр саклануын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Сабантуйларны татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә үткәрәләр.
Бу язма 157 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 4869 кеше укыды

фикерләр (22)
Аноним
16.01.2013 9:6:3

Бмк зур рэхмэт

Аноним
18.01.2013 10:16:14

бик зур рэхмэт)

Аноним
20.01.2013 4:4:35

рэъмэт) ну кыскаракк иттерергэ иде

Аноним
24.01.2013 8:50:53

Шэп рэхмэт)

Аноним
23.04.2013 6:28:12

рэхмэтик)*

Аноним
16.05.2013 4:16:35

Бик шәп булган бу)

Аноним
07.12.2013 9:37:34

шп бик шэп

Аноним
07.12.2013 9:37:35

шп бик шэп

Аноним
07.12.2013 9:57:58

бик яхшы булды эле бу =))

Аноним
23.12.2013 12:35:9

Зур рэхмэт сезгэ

Аноним
23.12.2013 12:36:20

сайрый-сайрый укыдым

Аноним
23.12.2013 12:36:51

бик матур

Аноним
23.12.2013 12:36:55

бик матур

Аноним
23.12.2013 12:38:13

Х.А.Якуповнын хокем алдында дигэн рэсеменэ дэ язмассыз микэн

Аноним
10.01.2014 13:21:24

бик шэп мина ошады

Аноним
13.01.2014 12:6:50

миңа охшады

Аноним
14.01.2014 16:19:14

спс помаглино билгесе 4\

Аноним
26.01.2014 17:42:46

бик зурр рэхмэт сезгэ

Аноним
27.02.2014 17:6:30

Бик зур рәхмәт:)

Аноним
23.04.2014 14:58:27

ДА ЯЗАМ

Аноним
06.04.2015 15:34:3

бик зур рэхмэт сезгэ

Аноним
23.10.2015 15:0:25

игеннэр олгерде иншасы юкмы