Ут белән сак булыгыз

15.01.2012
«Ут» сүзен ишетү белән күз алдына жылылык, яктылык кебек күренешләр килеп баса. Димәк, ут ул кеше өчен бик кирәкле, файдалы әйбер. Безнең борынгы әби-бабайларыбыз утны үзләре тапканнар. Ул аларга жылылык һәм ризык пешерү өчен кирәк булган. Һәм кешеләр уттан башка яшәүне мөмкин түгел дип саный башлыйлар. Әмма утның файдалы яги гына түгел, куркыныч ягы да бар. Куркыныч ягы – ул янгын...

Янгын нинди авыр сүз,
Дәһшәтле һәм дә яшьсез.
Күз алдына ут баса-
Ялкыны шундый гамьсез.

Яңа Чишмә районы Тубылгы тау авылында минем әбием яши.Мин сеңелем белән һәр җәй аның янына кайтып йөрибез.Ул һәр төнне торып электр җайланмаларны һәм йортны тикшереп чыга.Иң курккан әйберем-янгын ди ул.Чөнки безнең әбиебез яшь вакытта янгыннан чыгып исән кала.
Клубтан кайтып килә торган яшьләр, әбиебезне уятып, балаларын чүпләп янгыннан алып чыгалар. Ул урам уртасында эчке күлмәктән генә басып кала.Бу куркыныч төнне җиде йорт рәттән яна. Шуңа күрә әбиебез безгә гел тукып килә “утларны карап йөрегез, сак булыгыз”,”Карак керсә бер әйбереңне ала, ә янгын бөтенесен” ди ул.
Санаулы вакыт эчендә янгын бөтен нәрсәне көлгә әйлендерә ала. Кешенең гомере буена җыеп килгән байлыгын да, гомерен дә бер шырпы, бер очкын, юк китәргә мөмкин.
Янгын ул - игътибарсызлыктан килеп чыга дип саныйм. Чөнки без кешеләр, каядыр гел ашыгабыз Табигатькә чыксак, учак ягабыз, ә киткәндә ашыгып анны сүндәрергә онытабыз. Яккан һәм тиешенчә сүндермичә калган учактан урманнарга зыян китерәбез бит. Нәни балалар уеныннан күпме янгын чыга. Чөнки бу балалар рөхсәтсез шырпы алып уйныйлар. Саксызлык аркасында зур фаҗигалар булып тора.
Ә сүнми калган тәмәкедән? Исерек ирләр, хатыннар тәмәке белән йоклап үзләре дә, хәттә балалары да янып үлгән хәбәрләр гел ишетелеп тора.
Минем фикеренчә, барлык кешеләр игътибарлы булса, алар үзләрен генә түгел, хәттә якыннарын да саклап кала алырлар.
Мин барлык кешеләргә “Ут белән эш иткәндә,зинһар, сак булыгыз!” дип әйтәсем килә. Чөнки янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк.
(c)Усманова Альбина
Бу язма 51 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1507 кеше укыды

фикерләр (1)
Аноним
24.10.2013 12:17:9

Бик булышты:*Зур Рэхмэт:*