Нур өләшүче күңел

15.01.2012
Ул җирдә иң шәп кеше ,
Шәп кеше , гаҗәп кеше.
Ул зирәк тә , шаян да ,
Акыллы да , әйбәт тә.
Кем дисезме ? Ул кеше –
Ул укытучы , әлбәттә.
Балачакта һәркемнең тормышына килеп кереп, озак еллар буена аның белән бергә булып, үзенең йөрәгендә аңа да урын табып, кирәк вакытта ярдәм итеп, белемле иткән кеше кем ул? Әлбәттә, ул — укытучы. Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле. Кеше тормышында бу илаһи затлар бердәнбер һәм мәңгелек булалар. Кешелек яши башлаганнан бирле остаз –укытучы булган.Гади генә «абый», «апа» дип йөртелүче мөгаллимнәр балаларга белем бируче генә түгел, изгелек орлыклары салучы мәрхәмәт ияләре дип әйтеп була. Тормышта бар яктылык алардан – хакыйкатькә, зирәклеккә, туганлыкка , яхшылыкка , тынычлыкка хезмәт иткән укытучыдан башлана.Укытучы үзенә игелеклелек хисләрен, сабырлыкны ,тыйнаклыкны ,гадилек һәм олылыкны алган. Укытучы! Бар нәрсәнең, һәр эшнең башлангычы ул.
Минем уйлавымча, укытучы булу хәзерге заманда - зур җаваплылык. Ә сыйныф җитәкчесе булу өчләтә батарлык һәм җаваплылык.Хәзерге заман балалары алдында чын батырларча үзеңне тотырга кирәк.Чөнки без мәңгелек кыйммәтләр башкача төс алган заманда яшибез.Һәм шушы заманның авырлыгы иң беренче чиратта укытучыга, сыйныф җитәкчегә кагыла. Без,XXI-нче гасыр балалары, көн саен үзгәрәк төсле.Күңелләребез тулы сер. Кайсыбыз йомшаклык белән әйткәнне аңлый һәм тиз генә төзәлергә тырыша, икенчеләре кырыслыкны, ягъни корырак мөгамәләне аңлый төшә.
Сыйныф җитәкчесе...
Көзге ачы җилләрдә дә, күз ачкысыз бураннарда да, кышкы салкыннарда да мәктәпкә ашыга. Иңнәрендә күтәрә алмаслык кайгы-хәсрәте булса да, ул сиздерми, йөзендә – елмаю. Менә минем укытучым Гөлнара Самигулловна шундыйлардан. Андыйлар турында: укытучы булып туган ул, диләр. Үз эшенең остасы, дип тә өстиләр. Безнең укытучыбыз безгә белем генә бирми, бу болганчык тормыш дулкынында батып калмаска, дөрес юл табарга да өйрәтә.
Сыйныф җитәкчем! Нинди генә рәхмәт сүзләрен әйтсәм дә аз булыр төсле. Сез безнең тормышыбызның якты маягыбыз. Әлбәттә, һәр сыйныфташымның күңелендә аңа түрдән урын бирә дип уйлым.
Төн йокыларын калдырып “Укучыларым!” дип өзгәләнүче, яшь буынның әхлак-әдәбе өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы хөрмәтле укытучым Сез. Көн дә сыйныфка кереп уйларымны укыган кебек, күзләремә карыйсыз. Ә мин сезнең карашыгызда халкыбызга хас түземлелек, ягымлылык, һәм шул ук вакытта таләпчәнлек тә сизәм. Мин сезгә шак катам, күпме сездә сабырлык һәм түземлелек: кирәк вакытта мактап, кирәк чакта әрләп үгет-нәсихәтне безгә сеңдерәсез. Авыр мизгелләребездә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә Сез. Әни кебек назлы, ягымлы да Сез. Бездә якты тойгылар тәрбияләүче, олыны – олы, кечене кече итәргә, игелек һәм мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатларны булдырырга өйрәтәсез. Тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә чакырасыз. Туган җиребезгә, телебезгә һәм табигатебезгә мәхәббәт хисләрен уятучы зат дип әйтәсем килә сезгә. Хакыйкатьнең үзе – Сез кадерле укытучым, сыйныф җитәкчем!
Һәр елның билгеле бер исем астында узуы гадәткә кереп бара. Узган ел Спорт һәм яшьләр елы буларак, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап узса, быелгысы президент Дмитрий Медведев Указы нигезендә иң белем һәм тәрбия биргән, мәгърифәт нуры тараткан һөнәр иясе – Укытучы елы буларак игълан ителде. Кадерле Укытучым!
(c)Усманова Альбина
Бу язма 53 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1415 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк