Туган ягыма кыш килде

15.01.2012
Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.
Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе — саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз — кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.
Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук».
Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.
Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш!
Бу язма 146 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 6749 кеше укыды

фикерләр (48)
Аноним
07.09.2012 10:13:23

көзге урман

Аноним
29.11.2012 4:33:34

нормально :)))

Аноним
03.12.2012 7:3:14

Шундый шэп!!!!! Рэхмэт!!!

Аноним
06.12.2012 7:16:30

яхшы

Аноним
10.12.2012 8:9:58

яхшы

Аноним
11.12.2012 5:43:53

ЯХШЫ

Аноним
12.12.2012 9:27:49

Минем дэу эни эйбетрэк яза!!

Аноним
15.12.2012 8:21:34

мина булышты

Аноним
20.12.2012 7:39:29

мин бу сочинениены 5\\\\5кә яздым

Аноним
21.12.2012 8:7:52

яхшы

Аноним
24.12.2012 10:13:57

айбат

Аноним
25.12.2012 8:17:11

без дусларны онытмыйбыз дигэн сорауга язылмаган

Аноним
09.01.2013 4:55:55

яхшы

Аноним
20.01.2013 1:12:25

шәп

Аноним
21.01.2013 8:25:36

супер)

Аноним
27.01.2013 1:53:20

супер мин татар

Аноним
28.01.2013 8:34:58

бик шәп язылган

Аноним
25.02.2013 9:11:30

алама

Аноним
12.03.2013 4:32:57

Был инша мина бик очканы.

Аноним
03.12.2013 17:37:57

Шэп мина охшый:)

Аноним
06.12.2013 13:2:57

Шэп:)Нормальный сочинение:)*

Аноним
06.12.2013 13:49:2

Тансылу, сочинение нормальнОЕ

Аноним
13.12.2013 9:26:41

КРУТО

Аноним
13.12.2013 13:27:44

супер мин сине яратам!!!

Аноним
18.12.2013 12:41:18

мин укыган ин матур инша бу!

Аноним
18.12.2013 12:41:25

мин укыган ин матур инша бу!

Аноним
18.12.2013 13:46:6

ЯРАТАМ САЙТНЕ

Аноним
19.12.2013 9:35:24

Вот шэп сочинение бу узен уйлап экият язасы юк!!!

Аноним
19.12.2013 16:48:14

Шэп!

Аноним
15.01.2014 14:23:51

ааа

Аноним
28.01.2014 14:6:48

шэээээээээээп

Аноним
28.01.2014 17:41:21

супеееееер

Аноним
02.02.2014 12:40:46

Рэхмэт сезгэ!!*))

Аноним
04.02.2014 14:32:51

Вот шэп сочинение бу узен уйлап экият язасы юк!!!

Аноним
09.02.2014 5:29:43

нормально

Аноним
14.05.2014 11:49:14

зб

Аноним
16.11.2014 15:44:53

норм

Аноним
07.12.2014 14:29:15

Норм

Аноним
17.12.2014 13:20:39

мина охшый сочинение ул мина бик булышты

Аноним
21.12.2014 16:39:26

Сочинение бик эйбэт лэкин класстан ботенесе моны кучерэ

Аноним
24.01.2015 16:30:40

ужес

Аноним
25.01.2015 8:32:27

плохо ужес

Аноним
28.01.2015 15:5:7

ghjdykjydkkmj

Аноним
28.01.2015 15:6:1

норм

Аноним
28.01.2015 16:29:59

Алсу мин сине анламыйм,шундый шэп сочинение ич!

Аноним
03.03.2015 15:51:10

кутак башлар сукалар хуйнв

Аноним
27.01.2016 15:30:56

батыр инша

Аноним
07.02.2016 13:38:15

Рэхмэт мина ошый бу татар теленнэн язарга булышты