Галия — авыл интеллигенциясенең яңа буыны

15.01.2012
План. I. Яңа тормышта авыл интеллигенциясенең роле. II. Бездә һәрбер кеше белем алырга хокуклы. 1. Галия — студент. 2. Кешенең табигый матурлыгы һәм эчке дөньясы. 3. Галия Искәндәрнең тар гаиләчелек карашына һөҗүм итә. 4. Галия — авыл табибы, халыкка хезмәт итә. III. Галия образының әһәмияте. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда авыл интеллигенциясенең мактаулы бер вәкиле булган Галия образы сурәтләнә. Галия образында автор яңа кеше туу һәм формалашуның һәрвакытта да шома гына бармавын ышандырырлык итеп бирә алган. Галия кебек ярлы кызына белем алуга юл ачыла. Ул — рабфак студенты. Бу бәхетне Галия тирәнтен аңлый. Ул бөек кешеләр укыган университет баскычларыннан атлап йөрүе белән горурлана, үзе яшәгән тормыштан тәм таба. Галиянең тормыш юлында артист Искәндәр калкып чыга. Галия якын мөнәсәбәткә керә торган кешеләр арасында тормышка карашларның да бердәм булырга тиешлеген аңламый әле, тышкы матурлык белән исереп, Искәндәрнең тозагына эләгә. Әмма аңа үз ялгышын төшенергә ярдәм итә. Искәндәр башта Галияне гаилә колына әйләндерергә, җәмгыятьтән аерырга тырыша, аның ана булуына каршы төшә, укуын ташларга куша. Ләкин Галия иренең бу карашларын бер-бер артлы җимерә бара: ул коллективтан аерылмый, җәмәгать эшләрендә катнаша, ана да була, укуын да дәвам иттерә. Искәндәр үзе җиңелә, ул куркакларча эш итә: гаиләсен ташлап кача. Әмма Галия югалып калмый, югары уку йортын тәмамлый һәм Әдрәс авылында өлкән табиб булып эшли башлый. Хезмәткә намус белән каравы, халык белән якыннан аралашуы, ару-талуны белмәс агитатор булуы белән авыл халкының хөрмәтен казана. Үз ялгышын аңлый, аны төзәтү өчен актив хәрәкәт итә, бертуктаусыз тырышып эшли, яңалыкка омтыла. Галия образы аша яңа кеше туу процессы күрсәтелә. «Тапшырылмаган хатлар»да катлаулы тормыш күренешләре көчле образлар үрнәгендә бирелгәннәр. Автор үз әсәре белән яшьләрне тәрбияләү эшенә зур өлеш керткән. Чынлап та, яшьләр арасында гаилә мәсьәләсенә җиңел карау күренешләре бар бит әле. Кайберәүләр беренче күрешүдән соң ук гаилә коралар, ләкин өч-дүрт ай да үтми, аерылышу юлын эзләргә тотыналар. Шунысы кызганыч: автор Искәндәрне ахырынача фаш итми. Андый вак җанлы кешеләрне киң җәмәгатьчелекнең тәнкыйть камчысы аркылы үткәрергә кирәк иде.
Бу язма 59 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1599 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк

Соңгы яңалыклар
Яңа дизайн
01.02.2013
Менә шулай итеп бездә яңа дизайнга күчтек. Элекегесенә караганда монысы уңайлырак булыр дип уйлыйм и... укырга
Соңгы фикерләр
Аноним
бик матур язылган** укырга
Аноним
бик эйбэт инша укырга
Аноним
бик әйбәт инша укырга
Аноним
рахмат бик матур язылган.мина ярдам итте инша язырга!) укырга
Статистика
Иншалар : 313
Фикерләр : 2608