Җырга әйләнгән исем

15.01.2012
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
М. Җәлил.
Күптән түгел бөтен кешелек дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтте. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.
Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша. Гүзәл тормышын ул туган иле өчен корбан иткәнлегенә нык ышанган хәлдә төгәлли.
Батырлык һәм илгә тугрылыкны
Шушы үлем белән белдерик, —
ди ул үзе белән бергә тоткынлыкта фашизмга каршы көрәшүче Абдулла Алишка.
Шагыйрь үзенең соңгы сулышын алганда да үлемсез батырлык эшләвенә ышана:
Туфрак күмәр төнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне.
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
Муса Җәлил үлемнән курыкмый, һәм «бәлки менә шушы үлем безгә мәңге яшәү китерер» дип горурлана. Туган илдә аларның хыяллары чәчәк атачак, алар шуңа инанганнар һәм шуның белән юанганнар.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Муса Җәлил Совет Армиясе сафларына баса. Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә шагыйрь үзенең Ватан алдындагы бурычын тулысынча аңлап эш итә, үзенең үткен каләмен фашизмны тар-мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә.
Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
Җырым иде антым:
Яшәсәм дә,
Үлсәм дә тик туган ил өчен!
Шагыйрь совет кешеләрен сугышта да, тылда да тулысынча фашизмга каршы көрәшергә чакыра. Бөек бәрелешләр барган утлы кырларда, фашистлар яудырган туплар астында йөргәндә, Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә күперне шартлатып, дошман утыннан һәлак булган партизанның батырлыгын сурәтли, фашистлар тарафыннан үтерелгән сабый өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышырга ант биргән солдатлар турында җырлый. Ләкин Мусага җиңү язының үзен күрергә насыйп булмый. 1942 нче елның июнендә Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында авыр яраланып аңын җуя: фашистлар аны әсир итәләр. Көрәшче шагыйрьнең тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Дошманнар белән көрәштә чыныккан шагыйрь бөтен көченә коллык богауларын өзеп ташларга тырыша. Ул, аңына килү белән үк, үзенең нинди хурлыкка төшүен аңлый, һәм шунда ук, туган иленә мөрәҗәгать итеп, совет солдаты дигән бөек исемне аклый алмавы өчен гафу үтенә:
Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмелмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Җәлил, совет солдатлары арасында ышанычлы әсирләр табып, концлагерьдан күмәк качу оештыра. Листовкалар, прокламацияләр яза, әсирләр арасында тарата. Фашистлар, кулларына күренекле татар совет шагыйре эләккәнне белеп, Мусаны Берлинга озаталар. Ләкин Муса монда да туктап калмый. Ул немецлар тәкъдим иткән вазифага риза була, чөнки бу эштә аңа партизаннар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлекләр булачак. Ләкин бер сатлыкҗан яшерен оешма серен дошманнарга сөйләп бирә. Җәлилчеләрне каты сак астына алалар. Батыр көрәшчеләр соңгы сәгатьләр якынлашуын сизәләр. Муса да шигырьләрен төрле кешеләргә тапшыра, аларны туган иленә алып кайтып җиткерүләрен үтенә.
1944 нче ел, 25 нче август. Бу дәһшәтле көнне патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның унбер көрәштәшенең тормыш юлына нокта куела. Ләкин бернинди явыз үлем, бернинди дошман гильотинасы аны безнең арадан алып китә алмый. Муса Җәлил — үлемсез. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Үзенең үлемсез шигырьләрендә яши.
Тормышым минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Муса Җәлил һәм башка көрәшчеләрнең гомере — героик симфония. Аның соңгы аккордлары искиткеч! Бер мәһабәт һәм тарихи моң булып яңгырый. Ул кешеләрнең җанын тетрәтә һәм сугыш кырында туган җырларның һәрвакыт сугышчан сафта калуы турында сөйли.
Муса Җәлил — патриот шагыйрь. Халкыбызның олы җанлы батыр улын, бөек гражданинын бөтен прогрессив кешелек зур ихтирам белән телгә ала.
Каның белән язган җырларыңны
Тетрәп укый сине бөтен җир,
Буыннардан буыннарга килер,
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!
Җәлил кебек ватанпәрвәр өчен моннан да зуррак бүләкнең булуы мөмкинме икән? Җәлил турында нинди генә матур сүзләр әйтсәң дә, аз булыр кебек. Бары тик аның үзенең сүзләре белән әйтәсе килә:
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.
Бу язма 81 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3478 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк