Акъәби образы — халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыгын гәүдәләндерүче образ (I вариант)

15.01.2012
План.
I. Кереш. Әби-бабайларыбыздан калган мирас.
II. Төп өлеш. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә Акъәби образы.
1. Буыннар бәйләнеше.
2. Акъәбинең рухи йөзе.
3. Үтәлмәгән васыять.
III. Йомгак. Милли рухның уянуы.
Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,
Хәтта кансыз — кемнән өйрәндек?
Усаллыкка, әдәпсезлекләргә
Нинди иләк аша иләндек?
Ата-баба гомер юлымы бу —
Без нинди соң, нинди юл алдык?
Аерылдык җирдән, йолалардан,
Үзебездән үзебез югалдык.
Наҗар Нәҗми.
Иман... Иманлы кеше булу... Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу. Иманлы булу — ул динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне аңлата. Тикмәгә генә әби-бабаларыбыз безне бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормыйлар. Пөхтә, чиста, матур итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу — шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан. Кызганычка каршы, бу сыйфатлар күбрәк өлкән буында гына сакланып калган. Революциядән соңгы еллар изге йолаларга, борынгы әхлак нормаларына мөнәсәбәтне үзгәртә.
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә бу мәсьәлә безнең күңелләрне тетрәндерерлек, озакка тынычлыкны югалтып, уйга калырлык итеп күтәрелә. Бу әсәрдә өлкән һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәт, заманнар бәйләнеше кебек гаять мөһим проблемалар үзәктә тора.
Әмирхан Еники фикеренчә, үзеңнең туган төбәгеңне онытмау, ата-анаң нигезенә мәхәббәт, олыларны хөрмәтләү, нечкә, саф күңелле һәм сизгер булу, халкың белән бәйләүче йолаларны үтәү яңа буында җитеп бетми. Хәер, бу яңа буын кешеләренең барысына да кагылмый. Мәсәлән, әсәрдәге шагыйрь болай ди: «...сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары — бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары — берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә... Халыкның буыннан буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да...»
Хикәянең төп герое — Акъәби. Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби — гомере узган саен шулай төрлечә атыйлар бу башкорт карчыгын. Гомере буе пакь күңелле, намуслы, саф җанлы булган ул. Авылыннан, туган җиреннән аерылмаган, хезмәт белән көн күргән, мал-туар, кош-корт асраган, ире белән балаларын тәрбияләгән, аларга югары белем бирә алган. Менә хәзер балалары кайсы кая таралып, заманча яшәп, зур җирләрдә эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр. Алар буыннарны ялгап торган җепне югалтканнар, авылга да бик сирәк кайталар, аналарының авылын сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.
Бер яктан карасаң, аларны да аңлап була кебек: алар — эш кешеләре, вакытлары тар. Әниләрен бөтенләй ташладылар дип тә әйтеп булмый: алар бит Акъәбине шәһәргә алып килеп, аерым бүлмә биреп, тәрбияләп торалар. Әмма ул балаларда аналарына карата игътибарлылык җитеп бетми: алар аналары белән бер утырып сөйләшергә вакыт тапмыйлар, аның соңгы сүзләрен, соңгы васыятен тыңламыйлар. Ә үләр чагы җиткәч, Акъәбине шифаханәгә илтеп салалар. Күзе йомылгач, өйләренә алып кайтып мәшәкатьләнмиләр. Әбине, кәфенләп тә тормыйча, мөселман гореф-гадәтләрен бозып җирлиләр. «Җан биргәндә янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй, тавыш-тынсыз гына киткән дә барган», — ди автор. Аны соңгы юлга озатканда әйтелгән шагыйрь сүзләре дә бик гыйбрәтле: «Кадерле дуслар, без ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем...»
Гомерләре буе «туган ил», «халык» дип сөйләнгән балаларына ана эчтән генә үпкәли, «Авыл читендәге... кечкенә зиратта аның (атагызның) гәүдәсе ята. Баш очында таш юк... Аның каберен мин дә, тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... Йә, сезнең җаныгызны бер дә борчымыймы бу нәрсә?»
Зират — халыкның дөньяга, тормышка мөнәсәбәтен, аның әхлакый йөзен, рухын, омтылышларын чагылдырган урын. Акъ-әби кабере дә иренеке төсле югалыр, онытылыр, мөгаен.
Җиргә килеп, гомер чигеп, кешеләргә гел изгелек кылып, авылдашларының күңелендә һаман яшәгән Акъәбидән нәрсә калды соң? Үзенең истәлеге булыр дип, гаилә ядкәре итеп сакларлар дип, сандыгына җыйган «байлыгы»: чулпылары, хәситәләре, муенса-беләзекләре, үз кулы белән суккан кызыл башлы сөлгеләре, хәтфә камзулы, иренең камчысы... Тик бу ядкәрләр берәүне дә кызыктырмый: улы Суфиянны да, кызы Гөлбикәне дә, урыс килене Мария Васильевнаны да, бер кәлимә башкорт сүзе белмәгән оныкларын да. Ананың күңел җылысын салып эшләгән бу соңгы истәлекләре театр гардеробына илтеп тапшырыла.
Хикәянең соңгы битен япканда, шагыйрь Наҗар Нәҗминең сүзләре искә төшә:
Алла да юк хәзер, мулла да юк —
Милләт һәм тел, җыр, моң буталды.
Үз арбаңда башка җырны җырлау
Тыелмады, хәтта хупланды.
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре 1965 нче елда язылган. Шуннан бирле кырык ел чамасы вакыт узып киткән. Әгәр безнең тормышыбыз әсәрдә язылганча дәвам итсә, кем белә, тагын бер егерме-утыз елдан бу әсәр безне болай тетрәндермәс тә иде. Ләкин соңгы бер ун елда безнең милли рухыбыз уяна башлады, тарихыбызга, халкыбызга, аның гадәт-йолаларына, күңел җәүһәрләренә караш тамырдан үзгәрде. Белмим, хәзер кем генә Акъәбинең сандыгындагы ядкәрләргә изге итеп карамас икән?! Хәер, ун ел — тарихта сизелмәслек мизгел бит ул. Урыслашып беткән милләт кешеләрен яңадан иманга китерү — ай-һай, кыен эш! Ләкин, минемчә, акрынлап булса да, халкым кыйбласын табачак.
Әтием минем — укытучы. Дәресләргә ул түбәтәй киеп керә. Аңа карап мәктәбебездәге ир-ат укытучыларның күбесе түбәтәй кия башлады. Энем дә әнидән тектереп алды аны. Анарга карыйм да уйлап куям: «Әле кайчан гына укытучыларны «Алла» сүзен кыстырган өчен, педсоветларда тикшереп, газета битләрендә сүгәләр иде. Бәлки шул укытучылар иманга кайтарыр да безне?!»
...Әбием сандыгын актара: «Менә бу кызыл башлы сөлгене минем әнием суккан. Ә менә бусын синең әниең чикте...» Мин боларны күңелем түренә салам, балаларыма, оныкларыма саклармын дип уйлап куям.
...Әти-әнием белән зиратка барам. Монда минем бабам ята. Тимер чардуган аша кабер ташына карыйм, язуларын укыйм. Зиратта тынлык, фани дөнья мәшәкатьләре онытыла монда. Агачлар шавы аша бабаларымның рухы дәшә кебек: «Мәчетләрне кире торгыздыгыз, дини вәгазьләрне телевизордан тыңлыйсыз, Ураза гаетен, Нәүрүзне, Корбан бәйрәмнәрен олылыйсыз, өлкәннәрне мөселманча соңгы юлга озатасыз. Ләкин бу бит әле мәсьәләнең тышкы ягы гына. Ә кешеләрнең җанында үзгәрешләр барамы соң? Күңелләрдә, чыннан да, иман нуры пәйда булдымы?»
Бу сорауларга җавапны бүген бирү иртәрәктер. Ә шулай да өмет бар.
Мин зираттан тынычланып кайтам. Бабам рухы миңа иман нуры өстәде сыман. Күңелемнән һаман Акъәби белән сөйләшәм. Әле дә ярый шундый изге җаннар бар. Госман Садә дә алар турында бик хаклы әйткән:
Ходайның һәр бирмеш көнен
Дога кылып сәламлиләр
Ил шатлыгы, ил аклыгы —
Ак яулыклы ак әбиләр.
Халкымны сөям мин, аның үткән данлы тарихы белән горурланам, ак әбиләр алдында баш иям. Язмамны башкорт шагыйре Наҗар Нәҗми сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
Мин имансыз булыр идем,
Чәчкә кебек сулыр идем,
Синнән башка, милли җаным.
Бу язма 61 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3133 кеше укыды

фикерләр (3)
Аноним
03.04.2013 8:49:2

бик яхшы булышты рәхмәт администрациягә

Аноним
03.05.2013 4:48:31

искиткеч язылган

Аноним
21.04.2014 15:14:6

Зур рәхмәт!!!!!!!!