Минем әнием

15.01.2012
Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт.
Син шул вакытта үзең дә сизмәстән, "әни" дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер "әни" дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки "әни" дигән сүз белән аңа иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды.
Әни... Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне (абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
(Р. Миңнуллин "Әнкәмнең догалары")
Бу язма 371 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 33353 кеше укыды

фикерләр (66)
Аноним
10.11.2012 11:52:24

искиткеч матур сочинения!

Аноним
27.11.2012 12:9:30

күнелгә үтеп керә торган матур искиткеч инша!!!

Аноним
27.11.2012 12:57:40

бик матур

Аноним
27.11.2012 13:25:27

бик матур

Аноним
27.11.2012 14:14:41

Искитеп туялмаслык сочинение.Кунелгэ утеп керэ торган.Автор бик тырышкан.

Аноним
30.11.2012 10:17:14

бык ошады:\')

Аноним
26.12.2012 11:5:20

шәп:) бик шәп

Аноним
01.03.2013 9:55:56

ә бармы шундый сочинение кайсы бер китаптада юк

Аноним
03.03.2013 1:31:52

бик шәп. миңа ошады))))

Аноним
05.03.2013 10:48:31

вау,эйтеп бетергесез,бик матур сочинение,кунелгэ утеп керэ,бик дорес сузлэр))

Аноним
08.03.2013 9:55:48

шэп

Аноним
10.03.2013 12:30:43

МИҢА БИК ОШАДЫ

Аноним
11.03.2013 8:48:31

Бина бик Ошады!

Аноним
12.03.2013 12:21:22

бик шэп

Аноним
14.03.2013 15:37:18

Бик эйбэт язгансыз** шэп!:)

Аноним
07.04.2013 13:25:46

бик яхшы. мина ошады.

Аноним
06.05.2013 4:49:51

Бик шәп язгансыз.

Аноним
19.09.2013 11:38:53

бик матур хикэя минга бик охшады

Аноним
27.09.2013 9:40:41

шап

Аноним
28.09.2013 7:46:18

авыаыва

Аноним
16.10.2013 8:24:30

БИКматур инша!рэхмэт!

Аноним
24.10.2013 5:48:38

бик матур.иң кирәкле сүзләр.рәхмәт.

Аноним
24.10.2013 14:47:34

Бик матур ))

Аноним
12.11.2013 21:42:44

бик яхшы

Аноним
15.11.2013 17:43:6

Бик яхшы булган инша матур ::!)

Аноним
16.11.2013 22:46:6

заказ кайчанрак була?

Аноним
19.11.2013 18:18:59

моннан да артык була алмый

Аноним
27.11.2013 18:24:22

ох эйбэт икэн бу! Рэхмэт!!

Аноним
28.11.2013 21:7:40

бик матур ))*кунеллэргэ утеп керэ =)

Аноним
28.11.2013 21:8:32

норм мина ярый

Аноним
15.01.2014 15:21:58

бик матур сочинение

Аноним
15.01.2014 21:15:11

ошады

Аноним
16.01.2014 16:54:45

шәп сочинение

Аноним
19.01.2014 20:42:8

бик матур сочинение:)бик булыштыгыз

Аноним
04.02.2014 17:7:55

ошады

Аноним
04.02.2014 19:45:41

рэхмэт)шундый инша очен)мин бик шатмын:*узенен эниенне шулай яратап язгач бу иншаны:))бары тик бер суз генэ сина *МОЛОДЕЦ*

Аноним
13.02.2014 15:42:19

бик матур булган

Аноним
24.02.2014 20:7:20

бик бик матур булган инша

Аноним
25.02.2014 18:29:22

матур)

Аноним
03.03.2014 19:49:6

бик матур инша

Аноним
09.03.2014 21:51:7

шэп

Аноним
20.10.2014 21:54:52

Бик матур инша

Аноним
18.11.2014 16:0:59

мин ул иншадан 5 алдым

Аноним
19.11.2014 19:16:11

бик матур сочинения

Аноним
24.11.2014 18:45:17

Юкмы берэр юньлерэге?

Аноним
25.11.2014 18:5:20

АБИ ТУРЫНДА БАРМЫ

Аноним
25.11.2014 18:47:42

КЕМГА АБИ ТУРЫНДА ИНША КИРАК БУЛСА АНИНЕ АБИГА АЛМАШТЫРЫЗ

Аноним
01.12.2014 17:31:0

бик яхшы инша булган бу ......шэп

Аноним
11.01.2015 18:52:50

бик матур инша

Аноним
16.02.2015 19:55:57

Рэхмэт кучердем инде!!!!хехехе

Аноним
18.02.2015 17:0:19

бик матур рәхмәт

Аноним
23.02.2015 15:37:0

бик шэп тугел

Аноним
03.03.2015 19:13:57

ЖАНГА ГЫНА ТУГЕЛ,ЙОРЭКЛЭРГЭ УТЕП КЕРЕРЛЕК СУЗЛЭР.РЭХМЭТ БИК ЗУР))))

Аноним
17.03.2015 18:54:31

молодец

Аноним
21.05.2015 21:49:47

Матур тугел

Аноним
15.11.2015 11:47:32

Мин куп сочиненире укыдым бу ин матуры!!!Мин Разиев Рузиль Радикович 5в сыйныфы укучысы.Минем куптэн тугел китабым чыкты.Мине в-к табаласыз.

Аноним
23.11.2015 16:30:9

Иәң чибәр инша әни очен!!!!!!

Аноним
24.11.2015 16:8:30

бик матур инша))

Аноним
24.11.2015 16:42:15

Бик шэп))

Аноним
24.11.2015 17:11:28

Миңа бик ошады

Аноним
27.11.2015 0:55:48

Бу авторнын илхамы килгэн чак булган ахры

Аноним
27.11.2015 15:57:40

нык эйбэт!!

Аноним
06.12.2015 17:22:30

Бик матур!!!!

Аноним
06.12.2015 17:27:38

Бик охшады!!!!!

Аноним
12.01.2016 12:59:45

зур рэхмэт язучыга,бик ошады

Аноним
11.03.2016 17:22:48

Нинди матур!