Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше

15.01.2012
План.
I. Гаяз Исхакый һәм заман.
II. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше.
1. «Зөләйха» — татар халкының тормышын чагылдырган әсәр.
2. Халкыбыз фаҗигасе.
3. Күтәрелгән проблемаларның сәнгатьчә эшләнеше.
4. Зөләйха образы — урыслаштыру сәясәтенең көзгесе.
III. «Зөләйха» трагедиясенең бүгенге көндәге әһәмияте.
Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.
Гаяз Исхакый.
Без — татарлар. Татар милләте — рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр. Заманның күренекле язучысы булса да, Гаяз Исхакыйны үзебездә танучы булмаган. Нинди галим, акыллы кешеләребезнең кадерен белмәгәнбез!
Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди... Төркиягә китеп, төрекләрнең дәүләт тарихларын язган галим һәм язучыларның татарга кирәк булмавы бик аяныч. Миңа күптән түгел китап кибетенә керергә туры килде. Китап киштәләренең берсендә Гаяз Исхакыйның «Зиндан» җыентыгы күземә ташланды. Рус әдипләренең утыз-кырык меңлек китаплары янында мескен хәлендә тора шул инде йөз сумлык китап. Шушы мисал гына да трагедиядәге проблемаларның бүгенге көндә дә никадәр көн кадагында икәнен күрсәтеп тора.
Гаяз Исхакый «Зөләйха» трагедиясендә милли һәм дини изүне гаепләп чыга, патша чиновникларының, миссионерларның татар халкына карата үткәрелгән ерткычлыгын фаш итә, милли-колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәсен ачып сала.
Татар халкына руслар тарафыннан үткәрелгән иң куркыныч җинаятен — көчләп чукындыруның ачы фаҗигасен сурәтли. «Синнән — иман, миннән — имана», — дигән рус побы. Һәм имана җирен алыр өчен мескен татар рус динен кабул итеп алырга мәҗбүр булган. Ләкин күп кеше имана җире белән алданмаган һәм иманына, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләренә тугры булып калырга тырышкан. Дин алыштыру кешеләрдә күңел каршылыклары тудыра һәм психологик җәрәхәтләр ясый. Башка дингә күчү — иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, бушлык кичерәләр.
Чукындыру фаҗигасе Гыймади карт гаиләсендә тулы гәүдәләнеш таба. Тыныч кына яшәп ятканда бу гаиләгә афәт килә. Аларны үз теләкләреннән башка урыс диненә күчерәләр. Картның үзенә — Василий, Зөләйхага — Марфа, аның иренә Митрофан дип ят исемнәр кушалар. Шулай иткәч, янәсе, алар урыс булалар. Ләкин әсәрдәге дөнья күргән бер урыс карты образы авызыннан әйтелгәнчә, «көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бар да юк эш». Бу сүзләрдән күренгәнчә, урыслар арасында да дөрес уйлаучылары булган. Алар да бу сәясәтнең мәгънәсезлеген, юк эш икәнен ачык аңлаганнар. Ләкин христиан фанатиклары мондый акыллы сүзләргә колак салмаганнар шул һәм татарның тормышын тамырдан үзгәрткәннәр.
Зөләйха бөтен җаны-тәне белән көрәшергә тырыша. Ләкин күпме генә тырышса да, аны теләгенә каршы, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Моның белән генә фаҗига тәмамланмый. Әсәрнең иң югары ноктасы — Зөләйханың рус өендә берьюлы ике ире: татар Сәлимҗан, рус Петр белән очрашуы. Беренчесе бу хатын өчен газиз ир булса, икенчесе — дин дошманы, аны җәберләүче залим. Нәкъ менә шушы күренештә Сәлимҗан урыслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә, үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Шушы үлем белән ул урысларга буйсынмавын күрсәтә. Зөләйха моның өчен теләсә нинди мәхшәрләрне кичерергә әзер. Бары тик аның иманын гына кайтарсыннар, аңа фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә яшәргә, иманына, намусына тугры калырга комачауламасыннар. Вөҗданы, иманы саф булганда гына, Зөләйха горур атлап йөри ала.
Драмада ирен үтергәне өчен Зөләйханы егерме биш елга төрмәгә утырталар, Себергә каторгага җибәрәләр. Аның Себердә күргән җәбер-золымнары җаннарны тетрәтерлек. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи җәберне, рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзалары күрдем. Ләкин анда (төрмәдә) иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», — ди ул.
«Зөләйха»ны «ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер ук вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырырлык әсәр», диләр. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша автор татар халкының ачы язмышын, аның авыр, газаплы кичерешләрен, милләт һәм дин язмышын сурәтли. Зөләйха, улын поп итеп әзерләүләрен белгәч, аннан баш тарта, үләр алдыннан баласының ислам диненә кайтуын олы гаделлек буларак кабул итә. Улы аңа бары тик мөселман рухлы булганда гына кадерле. Соңгы үтенече итеп тә татар зиратына мөселманча күмүләрен үтенә. Шушындый күп җәфалар күргән Зөләйханың мәңгелек дөньяда оҗмахка керәчәге шиксез, һәм бу әсәр ахырында күрсәтелә дә. Гаяз Исхакый бу әсәрендә кеше бу фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиешлеген әйтә. Бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк. Җирдә яшәүче кешеләргә яшәү өчен мөмкинлекләр һәркемгә бертигез бирелгән. Гаяз Исхакый бу әсәрендә шушы проблемаларны күтәрә. Милләт һәм диннең бербөтен булуын, һәр халык өчен кадерле һәм изге нәрсәләр икәнен сурәтли. Татарлар гомер буе ирекле яшәргә омтылганнар. Бүгенге көндә республикабызның мөстәкыйль дәүләт иш игълан ителүе, татар милләтенең бөтен дөньяда танылуы Гаяз Исхакый һәм аның кебекләрнең эшләре эзсез югалмаган дигәнне аңлата.
«Зөләйха» трагедиясен хәзерге көндә дә яратып укыйлар, һәм киләчәк буыннар да укыячак. Чөнки бу әсәрдә милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Шуның белән ул хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Бу әсәрне Празат Исәнбәт режиссерлыгында сәхнәгә куйдылар. Халык «Зөләйха»ны яратып кабул итте, әсәрдәге образлар тамашачыларның күңелен кузгатты, хисләрен ташытты.
Трагедиядә кузгатылган дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен күп кенә чаралар үткәрелә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар татар милләтенә күпьяклап ярдәм итәләр, аның мәдәниятен, икътисадын үстерүдә зур өлеш кертәләр. Республикабызда мәшһүр язучыбыз кебек кешеләр әле бер төбәктә, әле икенчесендә килеп чыгып тора. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Гаяз Исхакыйлар эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр яши әле Татарстанда!
Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» — дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, сабантуйлар ясый —
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру! —
ди шагыйребез Рашат Низамиев.
Бу язма 61 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 2794 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк