Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык

15.01.2012
План.
I. К. Тинчуринның иҗаты һәм театраль эшчәнлеге.
II. «Сүнгән йолдызлар» әсәре.
1. Әсәрдә образлар бирелеше.
2. Геройларның хис-тойгылары, мәхәббәтләре.
3. Илдәге сәясәтнең геройлар тормышына тәэсире.
III. «Сүнгән йолдызлар» драмасында матурлык һәм фаҗига нәрсәдә соң?
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса — еларсың.
Г. Тукай
Татар театры тарихында Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Кәрим Тинчурин, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил һ.б. артистларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык. Алар — милли театрның нигезен салучылар.
Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге «Сәйяр» труппасыннан башлана. 1910 нчы елда Г. Кариев аны театрга чакыра. Күп кенә пьесаларда К. Тинчурин төп рольләрдә уйный, режиссерлык сәнгатен өйрәнеп, ул вазифаны да башкара.
Әлбәттә, аның иҗаты режиссер, артист булудан гына тормый. Ул безнең әдәбиятыбызга үзенең иҗат җимешләрен дә бүләк итә. Менә алар — «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр», «Сакла, шартламасын!», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» дигән гаять эчтәлекле һәм бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган әсәрләр. Боларда ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш кебек темалар күтәрелә. Кәрим Тинчурин шушы әсәрләре аркылы халыкның уй-теләкләрен, өмет-хыялларын, киләчәген һәм милли мәдәният язмышын чагылдыра.
Әлеге темаларны күздә тотып язган һәм халыкны уйландырган «Сүнгән йолдызлар» драмасы 1923 нче елда языла. Трагизм һәм драма элементлары үзара кушылып киткән бу әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләләре тора. Нинди матурлык һәм фаҗига күрсәтелә соң драмада? Автор Сәрвәр белән Исмәгыйль арасындагы мәхәббәт һәм аның фаҗигале язмышын тасвирлый. Әлеге олы хис туа. Бу яшь пар — авылның иң якты йолдызлары. Әмма икесе дә авыр язмышлы ятим балалар: Сәрвәр әбисендә торса, Исмәгыйль байга эшләп көн итә. Ике яшь кеше бер-берсен өзелеп ярата, әкияттәгедәй матур мәхәббәт туа алар арасында. Автор шушы матур мәхәббәтне сурәтләү белән беррәттән, Исмәгыйльнең күргән төше аша алда һәм тиздән булачак фаҗига турында да искәртеп куя. Төш аждаһа сыман бер әйбернең, сызгырып, бөтен йолдызларны сүндерүеннән гыйбарәт була. Бу нинди аждаһа һәм нинди йолдызлар соң? Әлеге алдан күрсәтү ролен башкаручы мөһим метафора алга таба тулысынча ачыла: без аждаһаның сугыш икәнлегенә төшенәбез. Әйе, илдә аяусыз сугыш башлана. Ил һәм аның язмышы өчен көрәшергә авылдагы ир-егетләрне сугышка җыя башлыйлар. Бу афәт Исмәгыйльне дә читләтеп үтми: аңа да туган иле өчен көрәшергә дигән хәбәр китерәләр.
Сәрвәр ике юл чатында: Фәрхи аны мәхдүм Надирга димли, ә тәрбияче әбисе «бу — синең тормыш, үз юлыңны, үз бәхетеңне үзең сайла» ди. Сәрвәр «тормышымны кем белән бәйләсәм, бәхетле булырмын икән соң?» дигән сорауга җавап эзли һәм үз бәхетен мәхәббәттә күрә, гомерен Исмәгыйле белән бәйләргә карар кыла. Әмма әлеге матур мәхәббәткә аяусыз сугыш яный. Бигрәк тә Сәрвәр кайгыра: сөйгән яры сугышка китәчәк, ә әйләнеп кайтуы билгесез, һәм бу уйлар Исмәгыйлен ничек тә сугыштан алып калу теләге белән тәмамлана. Сәрвәр авылның данлыклы имче хатыныннан дару алып, сөйгәненең колагына сала. Нәтиҗәдә, кадерлесен үз куллары белән һәлак итә һәм шушы кайгыдан ул юләрләнә. Әле сөеп-сөелеп туймас вакытта сөлек кебек егетнең бу үлеме укучыны тетрәндерә. Автор Сәрвәрнең акылдан язу күренешен дә бик аянычлы итеп сурәтли: кыз, каз канатлары тотып, «Каз канаты» көенә җырлый, көтмәгәндә югала, үзенә-үзе сөйләнә. Матур гына башланган мәхәббәт тетрәндергеч фаҗига белән тәмамлана.
Ләкин трагедия моның белән генә төгәлләнми әле. Автор вакыйгаларны «кешенең бәхете нидән гыйбарәт?» дигән сорауга җавап эзләү рәвешендә үстерүне дәвам итә. Әсәрдә гарип Надир да үз бәхетен эзли: бөкре, табигать тарафыннан кимсетелгән булуына карамастан, ул да кеше бит. «Кыяфәтем белән шайтанга охшасам да, минем дә җаным, йөрәгем бар, ләкин мине аңлаучы юк», — дип өзгәләнә ул. Бу — фаҗига. Ләкин әсәрдә матурлык та Надир образында чагыла. Тышкы кыяфәте килбәтсез булса да, аның күңеле матур. Әмма аны беркем аңламый, аннан көләләр. «Мин гомергә Сезнең аяк астыгызда туфрак булыр идем, — дип, Сәрвәргә үз мәхәббәтен аңлата ул. — Мин ялгыз идем. Шул ялгызлык вакытларында Сез, минем исемә төшеп, өмет чаткылары бирдегез. Сез миңа җан керттегез». Әмма Сәрвәр Надирны бары тик кызгана гына шул. Сугыш башлану хәбәренә Надир сөенә. «Исмәгыйль сугышка киткәч, бәлки, Сәрвәрне үземә каратып булыр» дигән уй сөендерә аны. Ләкин сугыш аңа да мәрхәмәтсез: Исмәгыйль кабере янында үлгән Сәрвәрне күрү Надирның соңгы өметен дә өзә: «Ходай, синең җаныңны алып, актык йолдызымны сүндерде», — ди ул. Һәм шушы аяусыз чынбарлыкка протестын үзенең үлеме белән белдерә.
Менә шулай итеп, йолдызлар берәм-берәм сүнә тора. Һәм әле күп йолдызлар сүнәсе. Чөнки аждаһа-сугыш дәвам итә.
Кәрим Тинчурин бу әсәрендә матурлык белән фаҗигане бергә үреп бару аша мәхәббәткә соклану һәм аны җимерүче кара көчләргә нәфрәт уята.
«Сүнгән йолдызлар» — К. Тинчуринның «театр тетрәндерергә тиеш» дигән фикерен ачык дәлилләүче әсәрләрнең берсе.
Бу язма 90 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 6912 кеше укыды

фикерләр (4)
Аноним
24.04.2013 11:33:26

Кәрим Тинчуринның иң яхшы әсәре

Аноним
24.11.2013 21:2:22

"СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР" МУЗЫКАЛЬ ТРАГЕДИЯСЕН КАМАЛ ТЕАТРЫНЫҢ ЭЛЕККЕ БИНАСЫНДА (М.ГОРЬКИЙ УРАМЫ) КАРАГАН ИДЕМ.ТЕАТРНЫҢ ШУШЫ НУРЛЫ БИНАСЫНДА ТЫН ДА АЛМЫЙЧА РИНАТ ТАҖЕТДИНОВ,ФЛҮРӘ ХӘМИТОВА,НАИЛ ӘЮПОВ,ГАЛИЯ НИГМӘТУЛЛИНА,АСИЯ ХАРИСОВА,ФИРДӘВЕС ӘХТӘМОВА Һ.Б. СӘХНӘДӘ УЙНАУЛАРЫН КАРАП СОКЛАНГАН ИДЕМ.КҮПМЕ ҖИЛЛӘР ИСКӘН-КҮПМЕ СУЛАР АККАН.ИСМӘГЫЙЛ,СӘРВӘР,МӘХДҮМ ГӨЛНУР ӘБИ,ФӘРХИ ТҮТИ Һ.Б. БҮГЕН ДӘ КҮЗ АЛДЫМДА.МИН ҮЗЕМ ТАЛАНТЛАРГА ГАШЫЙК-АЛАРГА СОКЛАНАМ.ШУШЫ АКТЕРЛАР КҮҢЕЛЕМӘ-ЙӨРӘГЕМӘ КЕРЕП КАЛДЫЛАР.БАШКА ВАРИАНТТАГЫ "СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР"НЫ КАБУЛ ИТӘ АЛМЫЙМ ШУЛ,НИШЛИМ.БИК САГЫНАМ ШУШЫ СПЕКТАКЛЬНЕ.ШУНЫҢ ВИДЕОЯЗМАСЫН БИК КҮП ЭЗЛӘДЕМ-ТАБА АЛМАДЫМ.КЕМДЕР ТАБАРГА ЯРДӘМ ИТСӘ ЧИКСЕЗ РӘХМӘТЛЕ БУЛЫР ИДЕМ.БУ ГОЗЕР-МИНЕМ ҖАН АВАЗЫМ.МИНЕМ ТЕЛЕФОН:571-44-13

Аноним
27.11.2014 17:16:23

Мина кэрим тинчуриннын эсэрлэре турында сочинение кирэк иде"явызлык явызлык тудыра "срочно пожалуйста.

Аноним
23.11.2015 15:50:37

явызлык явызлык тудыра дигэн темага инша кирэк иде