Хәсән Туфан иҗатында моң-сагыш, сагыну хисләре

15.01.2012
Ничек исән синең йөрәк? — дисәң,
Ничек икән гомер көннәрең? —
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә минем йөрәгем.
X. Туфан.
Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән?! Табигатьнең әнә шундый көчле дәрт белән ташыган, шашкан чагы һәркемне диярлек кызыксындыра, сокландыра.
Тормышта әнә шулай язгы ташуга, язгы сулар ярсуына охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек була. Һичкайчан сүрелмичә, басынкыламыйча, үзенең киңлеген югалтмыйча шаулап аккан бер язгы ташу була аларның гомере.
Күңел киңлеге һәм мәңге сүнмәс яшәү дәрте, көнкүрешнең вак-төягенә исе китмичә гел ташып, тышка бәреп торган җылы хис, ихлас тойгылар дулкыны, олы оптимизм — менә шундый сыйфатлар ул кешеләрне, чыннан да, табигатьнең язгы ташу халәтенә охшата.
Хәсән Туфанны да шаулап аккан әнә шундый язгы дәрья итеп күз алдына китерергә була. Туфан татар әдәбияты тарихында үзенә бер аерым урын алып тора.
Хәсән Туфан — минем иң яраткан шагыйрьләремнең берсе. Әле дә булса хәтеремдә, әдәбият укытучыбыз аның турында искиткеч соклану, ярату, горурлану белән сөйләгән иде. Шул көннән башлап, бу гаҗәеп талантлы шагыйрь минем дә күңелемне әсир итте. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, сагышлы, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә.
Әйтергә кирәк, Туфан — Сталин төрмәләренең бөтен газабын кичергән, уналты ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигъриятендәге моң-сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе сөйгән хатыны Луиза Салиаскаровадан, яраткан кызларыннан аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын ул үзе генә белгәндер. Шушы хис, моңлы шигырь булып, ак дәфтәр битемә күчкән.
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән илләр ягына, —
дип яза ул «Агыла да болыт агыла» шигырендә. Туган җир, туган ил күңелне үзенә тарта, ләкин өйгә кайту мөмкин түгел. Шигырьләрендә Хәсән Туфан йөрәгендәге сары сагышын бушата. Сагышка да бит түзәргә кирәк. Шагыйрь язмышы ил язмышы белән бәйләнгән. Илне дә моңсулык томаны яулап алган. Бу — «Гөлләр инде яфрак яралар» шигырендә ачык чагыла.
Гөлләр инде яфрак яралар
Хәбәр итеп язлар җитәсен.
Язлар җиткәч сагыш бетәсен
Көтеп утыра сабый балалар:
Гөлләр инде яфрак яралар!
Беренче карашка шигырь сугыш ачысы турында кебек. Ә чор белән бәйләсәң, анда сугышның гына түгел, илнең үз эчендәге афәтен дә күрәсең. Шул афәт, миллионлаган гаепсезгә хөкем ителгәннәр турында уйлана, сагышлана шагыйрь.
Луиза Салиаскарова ире Хәсән Туфанны уналты ел буена көтә. Ничә тапкыр үлемнән саклап кала ул аны!
Посылкалар белән ярдәм иттең —
Без бит өйдә... өйдә бит, дидең...
Ә ул — каның алыштырган
Паекларың икән бит синең.
Алдарсың дип уйлый идеммени,
Ә син мине алдагансың ич.
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне
Каның белән ялгагансың ич, —
дип яза ул. Шушы уналты ел буена ике йөрәкне яшәткән, алга барырга көч биргән мәхәббәтнең, кызганычка каршы, азагы аянычлы. Яңадан күрешергә насыйп булмый аларга. Авыр чакта эчтән генә еларга өйрәнгән Хәсән Туфан бу юлы да күңеленнән сызлана.
— Кайт... — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр... Кайттым.
— Бусы — алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.
Әйе, кайта Хәсән. Тик өзелеп сөйгән хатыны, терәге, бөтен ышанычы булган Луизасы гына бу дөньядан китеп барган. Өзгәләнә шагыйрь, кат-кат күз алдына китерә:
Зәңгәр карны ера-ера,
Вокзалларга килгәндер.
Бәлки табылыр, дигәндер...
Шушы шигырь юлларында Хәсән белән Луиза мәхәббәтенең көче чагыла. Бик күп шигырьләр яза Хәсән Туфан хатынына багышлап. «Иртәләр җитте исә», «Әйткән идең», «Сиңа», «Ромашкалар»... Никадәр саф, чиста ярату хисе, тугрылык аларда!
Яндырдың син сөю, ләкин рәхмәт,
Ваклыкларны азмы яндырдың.
Яндырдың да хиснең хәерсезен
Кирәклесен исән калдырдың, —
дип, ачыну аша мәхәббәткә мәдхия укый Хәсән Туфан. Чыннан да, мәхәббәт тормыш ваклыкларыннан өстен булырга өйрәтә.
Туфан — гомере буе мәхәббәткә тугрылык саклаган кешеләрнең берсе. Янәшәсендә һәрвакыт Мөнҗия, Тәнәкә — Клара Булатова — кебек яхшы күңелле кешеләр була, тик Хәсән Туфан яңадан беркайчан да өйләнми. Ул һәрвакыт үзенең Луизасын сагынып яши, аны эзли.
Дөнья мине үзгәртте.
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар йөрәкне.
Тик күлмәк җиңен ертып кына йөрәк ярасын дәвалап буламы? Аны вакыт дәвалар, ләкин җәрәхәте барыбер калачак.
Кайсыгызның кулы җылы? —
Бәйлисе бар йөрәкне...
Әйе, йөрәкне бәйләр өчен җылы куллы, киң күңелле, зур йөрәкле кеше кирәк. Тик кем ул, кайда ул шул кеше? соравына җавап эзли Хәсән Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырендә.
Минемчә, Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы, туган ил турындагы шигырьләре генә түгел, тормыш, вакыт, кешелек язмышы турында уйланган әсәрләре дә моңсулык нурында коенган. Мәсәлән, «Битараф ай», горурлык аңкып торган «И татар», «Каплан-Кырда», «Халыклар капкасы янында» шигырьләре. Ләкин Туфан — мәхәббәтнең олылыгына, тугрылыкка дан җырлаучы моң, сагыш чишмәсе. Мин аны менә шушы беркемнекен дә кабатламаган, беркемнекенә дә охшамаган гүзәл мәхәббәт шигырьләре өчен яратам.
Хәсән Туфан язмышы турында уйланганда күңел сыкрый. Эллә кызганып, әллә сокланып. Мөгаен, сокланыптыр. Үзенең иксез-чиксез мәхәббәте белән татар халкының яраткан шагыйрен саклап кала алган бер Артисткага, вакытсыз чәченә чал кергән Шагыйрьгә соклана күңел. Хәсән Туфанның портретларына күз салсаң, аның мөлаем елмаюын сирәк күрерсең. Иҗаты кебек моңсу, изге җанлы кеше ул. Сагыш, моң аның юлдашы булды. Ләкин алар күңелне алҗыта торган сыктау түгел, ә йөрәкнең иң түреннән чыккан, халыкның иң нечкә күңел кылларын тибрәткән иң саф хисләр. Шуңа күрә Хәсән Туфанны бүген дә яраталар, укыйлар. Сибгат Хәким әйткәнчә, шагыйрь гомере чәчкәләр гомеренә тиң. Әгәр чәчкә булса, Хәсән Туфан, һичшиксез, ак чәчкә атар иде.
Бу язма 115 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 8352 кеше укыды

фикерләр (5)
Аноним
19.12.2012 5:21:15

Ярдам итте!

Аноним
24.12.2013 14:40:49

рәхмәт сезгә бик зур

Аноним
19.11.2014 13:40:25

Рәхмәт сезгә бик зур (2) :)

Аноним
08.02.2015 17:41:29

Бик ошады

Аноним
29.09.2015 21:8:36

Искиткеч. Бу язманы тыныч күңел белән укып булмый. Бик зур рәхмәт сезгә. Уңышлар юлдаш булсын.