Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган ул көннәр...

15.01.2012
План.
I. Сугыш темасы — мәңгелек тема.
II. Әдәбиятта сугыш темасы.
1. Сугыш чоры әдәбияты:
а) прозасы;
б) поэзиясе.
2. Сугыштан соңгы чор әдәбиятында сугыш темасы.
3. Тылны сурәтләү.
III. Булмасын иде сугыш!
Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.
Ф. Кәрим.
Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә...
Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М. Әблиев, А. Алиш, К. Басыйров, Н. Баян, Ф. Кәрим, М. Җәлил һ.б. бар.
Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Каләм осталары, бер-ике вакыйганы сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш хәлләрнең катлаулылыгын, кешеләрнең эчке дөньясын, омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.
Шундый язучыларыбызның берсе И. Гази булды. Сугышның беренче көннәрендә үк «Совет әдәбияты» журналында аның әлеге темага багышланган «Кышкы кичтә», «Ана», «Авылдаш» исемле хикәяләре дөнья күрә. Бу әсәрләрдә дошманның явызлыгы, вәхшилеге фаш ителә, халкыбызның илбасарларга карата чиксез нәфрәте күрсәтелә.
Ә инде соңрак, сугышка китеп, үзе шул вакыйгалар эчендә кайный башлагач, аяусыз көрәшкән сугышчыларны якыннан күрү И.Газига җанлы образларны гәүдәләндергән уңышлы хикәяләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Шундый хикәяләрнең берсе — «Алар өчәү иде». Әсәрнең герое — элеккеге укытучы, бүгенге офицер Сөләйманов. Аның туган ил турындагы уйлары, хатирәләре беренче чиратта туган авылы, гаиләсе белән бәйләнә. Ул үзенә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти, хәтта батырлыгын да гадәти бурыч башкару дип исәпли. Шулай ук ул оештыру сәләтенә дә ия. Автор, нәкъ менә шундый кешеләр җиңүне якынайттылар, дигән идея үткәрә.
Бөек Ватан сугышы темасы шулай ук поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Ул сугышта кулына корал тотып та, каләм тотып та көрәшә. Аның «Кереш җыр» исемле шигырен искә төшерик:
Мин рядовой солдат булдым бу сугышта,
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
Ф. Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй-фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, «җыр хакына кала йокылар».
Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу — халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч. Шагыйрь үзе дә Ватанын, «алсу күгендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы» калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә. Ана һәм бала, туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр.
Ф. Кәрим — кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күпмилләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша.
Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтем:
Язы юкның яшәү хакы юк!
Сугыштан соңгы елларда проза өлкәсендә зур, күләмле әсәрләр иҗат ителә. Шундый авторларның берсе — Г. Әпсәләмов. Ул халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгын аеруча дәртләнеп сурәтли. Әдип үзе сугышның башыннан алып ахырынача фронтта булган, батырлыгы өчен күп тапкырлар бүләкләнгән. 1946 нчы елда ул «Ак төннәр» повестен, соңрак «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнарын бастырып чыгара. Зур күләмле әсәрләрендә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттән тыш күтәреп тасвирлый.
«Газинур» романының протатибы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин — сугышка авылдан чыгып киткән гап-гади татар егете. Г. Әпсәләмов аны җырга-моңга гашыйк, җор телле, балаларны яратучы нечкә күңелле ата, шул ук вакытта үткен, максатка омтылучы шәхес итеп сурәтли.
Бүгенге көндәге каләм әһелләре дә сугыш темасын яктыртуны дәвам итәләр. Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники — әлеге темага аеруча күп әсәрләр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның «Кем җырлады?», «Бала», «Бер генә сәгатькә» әсәрләренә тукталып узасым килә. Әсәрләренә күз салганчы, Ә. Еники иҗатының бер үзенчәлеген әйтеп китү кирәктер. Аның әсәрләре бик зур тәэсир көченә ия һәм, гәрчә анда канкойгыч вакыйгалар тасвирланмаса да, сугышның ни икәнлеген күзаллау авыр түгел. Билгеле булганча, Ә. Еники — герой характерын бирү остасы, ул әсәрдәге образларның эчке күңел дөньясын, рухи халәтен тәэсирле итеп сурәтли белә. Әсәрләрнең үзенә тарту көче дә нәкъ шундадыр, минемчә. Геройларның уй-кичерешләре, хис-тойгылары аша да без сугышның нинди афәт булуын аңлыйбыз.
«Кем җырлады?» әсәрен генә алып карыйк. Менә ике эшелон килеп туктый. Аларның берсе фронттан яралыларны төяп кайта, ә икенчесе исә, киресенчә, солдатларны фронтка илтә. Яралылар урнашкан эшелонда бер татар егете авыр газаплар эчендә ята. Хәле бераз җиңеләйгән бер мәлдә ул җыр ишетә. Татар җыры! Бу моңлы җыр егетнең күңелен шул дәрәҗәдә айкый ки, ул Таһирә тавышын ишеткәндәй була. Егет газиз әнисен, туган илен, сөйгән Таһирәсен исенә төшерә. «Бу бит татар җыры, бу Таһирә җыры!» — дип өзгәләнә ул. Егет үлә, ләкин гомеренең соңгы минутларында гүзәл татар җырын ишетүдән бәхетле мизгелләр кичереп җан бирә. Әсәр тәмамланыр алдыннан шундый җөмлә бар: «Язгы кичне вагон ишегенә сөялеп моңланып җырлаган кыз, чыннан да, егетнең сөйгәне Таһирә иде». Шунда йөрәк кысылып куя, ә күңелдән уйлыйсың: «Барысына да сугыш гаепле, ул бар матурлыкны җимерә, вата». Укучының күңелендә бердәнбер теләк туа: «Булмасын иде сугыш, кирәкми ул!»
Язучының «Бала» хикәясен укыганда да безнең күңелне шундый ук уй-фикерләр биләп ала. Солдат, ротасыннан аерылып, берничә адым читтә басып торган өч-дүрт яшьлек кызны коткарырга ашыга. Бу кызчыкны күрү белән, күңелендә сагыну хисләре ташый. Туплар бертуктаусыз шартлый, аткан тавышлар ишетелә. Ә якында сабый бала... Берзаман солдат күңелендә шик туа: ротасын калдырып дөрес эшләдеме ул, хакы бар идеме аның читкә тайпылырга? Укучы күңелендә җавап әзер: әлбәттә, дөрес эшләде. Әсәр солдатның кызчыкны коткарып, әнисенә илтеп тапшыруы белән тәмамлана. Әгәр дә әлеге солдат булмаса, бу кызчыкны бер генә язмыш көтәр иде — үлем. Сугыш күпме гөнаһсыз сабыйны юк итте бит! Нинди гаделсезлек! Якты дөньяда яшәргә, бәхетле булырга хаклы иде бит бу нарасыйлар. Эчтәлеге ягыннан гади генә булып күренгән әлеге әсәр, күңелләре-бездәге хисләрне ташытып, әнә шундый уйларга китерә.
«Бер генә сәгатькә» хикәясендә сугыштан бары тик алтмыш минутка гына өенә кереп чыккан улы, бу очрашудан йөрәгендә туган хисләре, зиһене таралган ана сурәтләнә. Аның газиз баласы белән иркенләп сөйләшәсе дә килә, аны мунчага кертергә дә, әйбәтләп сыйларга да тели. Әмма бер сәгать вакыт бик тиз узып китә, ана газиз баласына рәхәтләнеп, күзләрен тутырып карарга да өлгерми кала. Икенче көнне ананың күңелен мондыйрак сораулар телгәли: «Кичә улым нәрсә дигән иде әле? Әйбәтләп чәй эчәргә өлгердеме соң ул?» Язучы, әнә шул рәвешчә, укучыны уйланырга, тетрәнергә мәҗбүр итә. Гомумән алганда, Ә. Еники әсәрләре укучының күңеленә нык тәэсир итәләр, аның әсәрләрен укып, битараф калу мөмкин түгел.
Без сугыш турындагы әсәрләрне укып, күпмедер дәрәҗәдә сугышның ни икәнлегенә төшенәбез. Әмма аның гади халыкка никадәр кайгы-хәсрәт, җәфа, авырлыклар алып килгәнлеген, минемчә, сугыштан соңгы чорны яктырткан, бу чорда яшәүчеләрнең тормышын тасвирлап биргән әсәрләр ярдәм итә. Шундый әсәрләрнең берсе — Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» повесте. Әсәрдә сугыштан соңгы авыр еллар тасвирлана. Авылдан сиксән биш кеше чана алып ерак җиргә — Кәслегә солыга барырга тиеш. Әсәр искиткеч тәэсирле итеп язылган. Повестьта Ибраһим белән Әдилә мәхәббәте дә, туган як табигате, аеруча авыл халкының бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре ачык сурәтләнгән. Кәслегә барып кергәч, кешеләрне өй саен урнаштыралар. Автор югарыда телгә алынган Ибраһим белән Әдилә һәм башкалар тукталган йортка аеруча игътибар бирә. Алар урнашкан йорт хуҗалары искиткеч олы җанлы кешеләр булып чыга. Хуҗабикә кунакларны җылы каршы ала, бар булганын, бер дә кызганмыйча, өстәлгә куя. Хәтта күршеләрендәге авыр хәлне истә тотып, анда тукталганнарны да үзенә дәшә. Бу олы җанлы апаның ире Габбас абый сугыштан телсез булып кайта. Аның ирен яңадан элекке хәленә кайтарасы килә, кулыннан килгәнчә, яшь баланы караган кебек тәрбияли.
Әсәрне укып чыккач, без нинди авыр тормышта яшәп тә, кешеләрнең олы җанлы булып калуына шаккатабыз. Әдилә белән Ибраһимның авылдашларын юлда ташлап калдырмыйча, аны шифаханәгә алып баруларын гына искә төшерик. Ләкин карчыкның йөрәге авыру булу сәбәпле, ул үлә.
Әлеге әсәрнең, гомумән, Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кайбер кешеләр яшәүнең кадерен белеп тә бетермиләрдер. Минемчә, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр.
Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар.
Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.
Бу язма 67 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 4926 кеше укыды

фикерләр (1)
Аноним
08.04.2012 13:28:19

бик матур язылган**