Ана — бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга!

15.01.2012
«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.
З. Туфайлова.
Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.
Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.
Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.
Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.
Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын — дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» — баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.
Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», — ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.
Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:
Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул — шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.
Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.
Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана — татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе — үзе үк бик матур шигырь бит ул.
Бу язма 217 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 17545 кеше укыды

фикерләр (43)
Аноним
12.10.2012 8:16:40

Бик яхшы !!

Аноним
27.10.2012 9:9:3

рәхмәт

Аноним
30.10.2012 9:20:47

Рэхмэт бик зуур!!!!!!...Бик матур! дорес \\\"эни\\\"- сузе узе ук бик матур шигырь бит ул!*****

Аноним
14.11.2012 19:10:4

супер))

Аноним
15.11.2012 4:28:10

Рэхмэт

Аноним
21.11.2012 6:41:45

Бик матур сочениния рэхмэт бу сайтка

Аноним
21.11.2012 7:48:21

Бик шэп сочинение булган бу рэхмэт!

Аноним
22.11.2012 5:21:50

Бик матур инша шэп.

Аноним
22.11.2012 9:2:44

Зурр Рахмат=))

Аноним
25.11.2012 2:39:50

Рэхмэээээт))))

Аноним
26.11.2012 6:6:11

бик зур рәхмәт:)

Аноним
15.01.2013 8:18:19

бик зур рэхмэт сезгэ:)

Аноним
21.01.2013 8:1:41

бик зур рэхмэт сезгэ

Аноним
04.02.2013 23:56:6

бик зур рәхәт

Аноним
12.02.2013 3:33:51

рәхмәт бик зур, миңа булыштыгыз:)

Аноним
26.02.2013 4:37:47

Зур рәхмәт!:*

Аноним
04.03.2013 2:34:58

рэхмэт бик зур сезгэ))

Аноним
04.03.2013 9:41:9

ӘйбӘт

Аноним
17.03.2013 8:35:30

Шэп

Аноним
21.03.2013 7:18:59

Бик эчтэлекле рэхмэт))

Аноним
31.03.2013 8:17:47

бик эйбат ошады

Аноним
04.04.2013 4:34:41

Бик нык матур инша) Зур рэхмэт*

Аноним
14.05.2013 7:45:9

Рэхмэт сезгэ

Аноним
24.11.2013 15:44:28

Рәхмәт,бик нык булыштыгыз. Зур рәхмәт итәсе килә бу сайтны ясаучылагра ! :*

Аноним
08.03.2014 12:38:8

эйбэт бик эйбэт сочинение рэхмэт сезгэ!!!!!!!!!

Аноним
08.03.2014 12:38:41

сезгэ

Аноним
08.03.2014 12:39:23

Айбят мина ошады!!

Аноним
11.03.2014 14:42:11

зур бик рэхмэт

Аноним
29.03.2014 10:19:29

шәп

Аноним
14.05.2014 17:12:21

рэхмэт бик зур:)

Аноним
16.09.2014 16:25:3

мин 2 алдым =(

Аноним
16.10.2014 13:35:25

сочинение бик яхшы, лэкин укытучы узе аны безгэ дэрестэ укыды

Аноним
17.10.2014 16:36:28

сочинение бик яхшы, балалар гдздан кучермэгез

Аноним
28.10.2014 12:26:36

шундый матур инша рэхмэт сезгэ!!!!♥

Аноним
03.11.2014 15:14:1

биккаты тугел яхщы

Аноним
27.11.2014 16:47:49

Бик матур һәм мәгънәле:))

Аноним
25.01.2015 15:35:21

Рэхмэт.. Языгыз пож-та ана жылысы- кояш жылысы дигэн темага.

Аноним
10.02.2015 18:26:1

бик матур инша

Аноним
16.03.2015 18:49:56

Рәхмәт бик зур!! Бик матур инша

Аноним
03.12.2015 13:11:36

бик эйбэт

Аноним
14.12.2015 20:8:55

Бик эчтәлекле язган молодец!

Аноним
14.01.2016 12:44:37

не могли бы вы написать на татарском языке инша ана жылысы кояш жылысы ))) я ваш сайт люблю ваши все сочинения помогают мне )))

Аноним
29.02.2016 14:22:52

Бик зур рэхмэт!Эчтэлнкле матур инша,сайтка хэм язучысына рэхмэт