Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сурәтләү

15.01.2012
Ел саен диярлек мин авылыма кайтып киләм. Кайтам да үземнең балачак, үсмерчак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем, туганнарым, яраткан кешеләрем эзеннән йөрим.
Г. Бәширов.

Ил йоласыз булмый.
Татар халык мәкале.
Туган җир! Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Нинди соң ул минем туган җирем, туып-үскән газиз төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич тә мөмкин түгел шул! Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да, камышлы зәңгәр күлләр дә — минем газиз туган җирем ул. Шулай ук дөньяда тиңе булмаган матур чәчкәләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган якның җылысы салынган.
Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Кечкенә Гомәр дә туган ягына карата йөрәгендә бөреләнә башлаган мәхәббәтен үсеп җитеп язучы булгач үзенең әсәрләренә салгандыр. «Алмачуар», «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә» әсәрләрен Гомәр ага Бәширов балачактан күңелендә калган хатирәләрен яңартып, инде олыгайгач уйландырган уйларын, табигатьнең пычрануын, чишмәләрнең кибүен күреп, урманнарның кеше, транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә ачынып язгандыр.
«Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.
Балачак ул кеше гомерендә бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар, һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Әлеге әсәрдә Г. Бәширов балачак образына бәйләп, туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелеп килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли, аңа мәхәббәтен белдерә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул «Туган ягым — яшел бишек» әсәре.
Туган ягында нинди генә бәйрәмнәре юк аның! Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре, өйгә килен төшерү дисеңме... Аларның һәрберсе кадерле!
Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.
Менә ямьле җәй җитә. Гомәрләр авылында да Сабан туена әзерлек башлана. Инде син бу көннәрдә тыныч кына йоклый да алмыйсың. Кичтән үк Сабан туена алынган чалбарыңны, ак күлмәгеңне, түбәтәеңне әзерләп куясың; бәйрәмгә пешереләсе йомыркаларны буяучы әниең тирәсендә бөтереләсең, бәйрәм шатлыгыннан куанучы малай-шалай янына да чыгып керәсең. Ә иртәнге сәгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне, уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы килә. Тиз генә киенеп куясың да урамга чыгасың. Ә анда бәйрәм башланып та өлгергән инде. Күрше-күлән, бала-чага — күчтәнәч, ә егетләр Сабан туе бүләген алырга килеп тә җиткәннәр. Монысы, ягъни Сабан туе бүләген бирү, тагын да күңеллерәк. Оялып кына сөлге чыгарып биргән апаңны да, телләре телгә йокмаган егетләрне дә гадәттән тыш кызыксыну белән күзәтәсең. Боларның барысы да татар халкының бәйрәмнәре нинди гүзәл, җанга кадерле икәнен күрсәтә. Моның белән генә бетми әле: мәйданда җиргә тезелешеп утырган халык уен карый, көрәшне күзәтә. Менә шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше дә җитәрлек. Әнә, бәрәңге чүбе үсеп җиткән, чөгендерне дә карыйсы бар...
Җәй дә узып бара. Ә күңелсезләнергә һич кенә дә вакыт юк. Беренче кар төшү белән каз өмәсе башлана. Утырмага кунак кызы да килгәч, яшьләр тагын да ныграк шатланалар. Ак пирчәткә кигән, мамык шәл ябынган бу кызга егетләр генә түгел, хәтта кечкенә Гомәр үзе дә гашыйк була. Ә кичен такмак әйтеш, егетләр белән төрле уеннар уйнау дәвам итә. Менә болар барысы да — газиз, кадерле балачакның куанычлы мизгелләре. Туган якка булган мәхәббәтне укучыга җиткерүдә, минем уйлавымча, әсәрнең әһәмияте бик зур. Гади сүзләр белән генә аңлатып бирә алмаган хисләрне бик җыйнак итеп аңлата язучы. Туган якның матурлыгын, һәр кеше дә күрә алмый торган нечкәлекләрен күрсәтә.
Әйе, халык йолаларга, гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.
Әсәрдә тасвирланган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел, табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте... Болар барысы да — һәлакәт. Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез. Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да, каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә, күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкыңның рухи байлыгын онытырга ярамый. Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре нинди матур, нинди гүзәл! Ә безнең балаларның хәтерендә калырлык нәрсәләр булырмы?
Әсәрләр укып чыгар өчен генә түгел, ә укыгач укучыга нинди дә булса фикер җиткерү өчен, аны уйландыру максатыннан чыгып языла. Шулай булгач, Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәре безгә нәрсә дә булса бирергә тиеш. Минемчә, бу әсәр табигатьне яратырга, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, онытылганнарын яңартырга чакыра. Балачак авазы аша ишетелгән бу проблемаларны хәл итү бик әһәмиятле!
Бу язма 264 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 19692 кеше укыды

фикерләр (49)
Аноним
27.10.2012 9:21:19

бу типтагы сочинениелар белән бди биреп булмый,хәзер яңача формадагыларын кую оештырылса әйбәт булыр иде

Аноним
18.11.2012 8:25:12

рэхмэт бу сайтка, икенче конне 5 алдым.

Аноним
21.11.2012 7:59:12

монда топ фикер юк.

Аноним
27.11.2012 8:12:28

монда кубрэк эчтэлек язылган(

Аноним
28.11.2012 10:14:58

бик зур рэхмэт

Аноним
04.12.2012 7:43:56

рэхмэт бик зур

Аноним
04.12.2012 20:29:59

Бик зур рэхмэт сезгэ.

Аноним
05.12.2012 5:59:43

Бик зур рэхмэт тагын керермен

Аноним
06.12.2012 6:3:25

бик шәп,ләкин үзеңәдә бераз кушарга кирәк

Аноним
06.12.2012 12:14:52

бик зур рэхмэт!ничэле алырмын билгеле тугел

Аноним
09.12.2012 7:4:37

бик зур рәхмәт сезгэ, сочинение бик ошады

Аноним
10.12.2012 3:27:34

нормально

Аноним
10.12.2012 9:38:34

алама бара инде

Аноним
11.12.2012 7:43:49

тулы эсэрен кайда табып була?

Аноним
13.12.2012 4:59:58

Сочинение эйбэт, лэкин кубрэк эчтэлеге язылган, ин топ фикерлэр кутсэтелмэгэн. Эгэр бу сочинениене эзрэк кыскартыбрак hэм тагын да эйбэтрэг, ягнъи ин топ фикерлэр остэргэ кирэк! Минем сузем шушында тэмамлана!

Аноним
13.12.2012 8:27:25

бик зур рэхмэт, мин бик озак эзлэдем шул сочиненияне))

Аноним
17.12.2012 6:2:26

бик зур рэхмэт

Аноним
17.12.2012 7:25:55

шәп якшы

Аноним
19.12.2012 8:4:15

Моннан кучермэкче идем ничектер узем язып аттым))Темасы бик жайлы ич))

Аноним
20.12.2012 4:47:38

зур рәхмәт!!!(+_+)(*_*)

Аноним
20.12.2012 8:29:43

рәхмәт бик булышты)

Аноним
10.01.2013 8:20:21

Бу инша или эсэр?

Аноним
11.01.2013 4:36:38

бик зур рахмат

Аноним
16.04.2013 12:3:0

большое спасибо,айбат булды кучердем!

Аноним
04.12.2013 14:44:48

придется уземя язарга...((((( эчтэлеге бу анын...((( э мина иншасы кирэк!!!!

Аноним
04.12.2013 15:28:36

Миңа калса,иншаларда төп игътибарны эчтәлеккә түгел, ә нәкъ менә шушы критерийларга бирергә кирәк: Автор уздырган фикер төп проблема узеңнең фикерең Инша әсәрнең төп мәгънәсен ачарга тиеш.

Аноним
04.12.2013 15:29:46

Мин Алисә белән килешәм!!!

Аноним
11.12.2013 14:46:52

Бик зур рәхмәт!!!!

Аноним
11.12.2013 14:52:52

Рэхмэт!!!

Аноним
11.12.2013 14:53:43

рэхмэт)))))

Аноним
11.12.2013 14:54:47

*****бик зур рэхмэт сезгэ*****

Аноним
11.12.2013 14:56:2

мин татар кызы белэн бик килешэм)))))

Аноним
11.12.2013 15:58:47

Мин ничәнче тапкыр керәм, ләкин һәрвакыт иншаны үземә язарга туры килә((( Мондагы фикерләргә караганда, рәхмәт әйтүчеләрнең күбесе:"Рахмат!!! Айбат булды!!!" дип язган. Бәлки аларга мондый инша язарга ярыйдыр.Мин татар кызының сүзләренә кушылам.

Аноним
14.12.2013 12:34:19

Бик зур рахмат***

Аноним
14.12.2013 12:34:19

Бик зур рахмат***

Аноним
14.12.2013 12:34:23

Бик зур рахмат***

Аноним
14.12.2013 12:34:39

Бик зур рахмат***

Аноним
14.12.2013 12:34:47

Бик зур рахмат***

Аноним
14.12.2013 12:34:49

Бик зур рахмат***

Аноним
15.12.2013 13:56:10

бик зур рэхмэт

Аноним
20.01.2014 6:40:1

Рэхмэт, супер, шэп

Аноним
09.11.2014 15:5:52

Ошибки монда бар.

Аноним
07.12.2014 16:2:11

рахмат бик зур

Аноним
14.12.2014 13:44:25

Рэхмэт, бик булышты.

Аноним
26.01.2015 14:55:22

Рэхмет зур итеп сезгэ мин 5 алдыыым зур итеп рэхмэт

Аноним
03.12.2015 7:18:57

Мне не понравилось. Слишком много пересказа!

Аноним
04.12.2015 17:46:51

Шэп бу шэээп,менэ бу шээп

Аноним
24.12.2015 15:59:8

Бу сочинение бик шэп!Тик турысынча кучерергэ ярамый инде.Бик куп "зур" сузлэр,кыскартып язсан еще дэ эйбэтерэк булып чыгачак!

Аноним
24.12.2015 15:59:29

Бу сочинение бик шэп!Тик турысынча кучерергэ ярамый инде.Бик куп "зур" сузлэр,кыскартып язсан еще дэ эйбэтерэк булып чыгачак!Мина ошады крч.