«Колыма хикәяләре» — Ибраһим Салаховның җан авазы

15.01.2012
Тыштан — солдат, ә эченнән — җәллад,
Йөрәгендә агу һәм мәкер;
Ул йөрәкне күрсә, Нерон чиркәнер,
Торвемадо кәфенен бөркәнер.
Сталинизм — илебез халкы тарихына миллионлаган кешеләрне законсыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер. Әлбәттә, ул Сталин исеме һәм аның даирәсе эшчәнлеге белән бәйле. Сталинизмны совет системасы үзе тудыра. Илдә социализм төзүдәге барлык уңышларны Сталин исеме белән бәйлиләр, аңа дан җырлап, аның шәхесеннән культ ясыйлар. Уңышсызлыклар булса — боларына «халык дошманнары» гаепле. 1930 нчы елларда ил буенча тырышып «халык дошманнары»н эзләү башлана. Иң элек сәләтле белгечләрне, интеллигенцияне, акыллы җитәкчеләрне кулга алалар, бер гаепсезгә җәзалап үтерәләр. Бу хәлләр сугыштан соң да дәвам итә. Шушы дәвердә Сталин боерыгы буенча Балтыйк буе халыкларын, Кырым татарларын, Кавказдагы чеченнарны, Идел буе немецларын, калмыкларны туган җирләреннән аерып, Ерак Себергә, Казакъстанга сөрәләр. Совет хөкүмәте алып бара торган барлык бөек төзелешләрдә менә шушы төрмәләрдә, сөргеннәрдә утыручы әсирләрнең кул көче кулланыла. Алар барысы да бушка эшлиләр. Мондый арзанлы эшче көчләрне халык арасыннан «дошман» табып, ел саен тулыландырып торалар. Сәяси тоткыннарның хәле бигрәк тә аяныч була. Аларны физик яктан зәгыйфьләндерү белән генә чикләнмичә, барлык кешелек сыйфатларын бетереп, күндәм кол, хайван хәленә калдырырга телиләр. Мондый мәсхәрәләргә түзә алмаганнары үз-үзләренә кул салалар.
Сталинның үлем чалгысы татар мәдәнияте, әдәбияты вәкилләрен дә кыеп үтә. Күпме асыл ирләр һәлак була. Культ корбаны булган язучыларны санап бетерерлек түгел, аларның исемнәре торган саен, яшәгән саен якты нур белән өртелә бара.
Хәзерге прозада соңгы елларда шәхес культын фаш иткән шактый күп әсәрләр нәшер ителә башлавын татар халкының дөреслеккә омтылуы белән аңлатып була. Шәхес культы халыклар, аерым шәхесләр язмышына, җәмгыятебез үсешенә төзәлмәслек җан җәрәхәте салган, шәхесләребезнең, талантлы язучыларыбызның рухын сындыруны үз бурычы итеп санаган. Культ корбаны булган язучыларыбызны санап бетерерлек түгел. Шул еллар фаҗигасе турында Г. Тавлинның «Афәт» роман-трилогиясе, А. Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога», Р. Мөхәммәдиевнең «Утлы таба өстендә», М. Хәсәновның «Язгы аҗаган» романнары басылып чыкты. Алар арасында И. Салаховның «Казан утлары» журналында (1988) «Тайгак кичү» романы басылу укучыларга аяз көнне яшен суккан кебек булды. Соңрак ул «Колыма хикәяләре» дигән исем астында китап булып таралды. Әсәр язучының үзе кичергән михнәтләре турында. Шулай ук Ибраһим ага замандашлары әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәти, Сөббух Рафиков, Хәсән Туфан, драматург Кәрим Тинчурин, җырчы Зифа Басыйрованың ире Гений Измайлович Республиканец (акылдан шашып үлә), артист Мохтар Мутин һәм башкаларның язмышларын сөйләп бирә. Әдип сталинизмның чын йөзен ача, безнең буынны бу афәттән кисәтә, сак булырга чакыра.
Ибраһим Салахов үзе яшәгән заманны аңларга тырышып, үзе күргән вакыйгаларга гадел бәя биреп, үзенең юлдашларына бөек һәйкәл корып шушы әсәрне иҗат иткән. Бу фаҗига-хроникада Сталин чорының халык күңелендә уелып калган тирән фаҗигасе ята.
Повестьта язылганча, төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар-сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, туганнарча бер-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр.
Ибраһимны үзе дә белмәгән җинаятьтә гаеплиләр, көне-төне допрос алалар. Допрос алып арганнан соң, аны, кыйнап, яңадан камерага илтеп ябалар. Ә таң аткач яңадан шул ук допрос, шул ук кыйнаулар, ачлык белән интектерүләр. Ачлык, ялангачлык, шуның өстенә кешелексез мөнәсәбәт — барысы да зыялыларыбызның рухын сындыру өчен эшләнә. Ләкин шул шартларда да кеше бирешми, үзенең киләчәгенә, гаделлеккә, кайчан да булса ирекнең, зур авырлыклар белән булса да, үзләренә кайтачагына ышана. Бәлки аларга:
Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы, —
кебек җырлар да ниндидер көч биргәндер. Алар татар халкының «Рамай», «Шахта» кебек җырларын җырлап юанганнар. Биредә иң зур көч үзара ярдәмләшү, бер-береңне физик һәм әхлакый яклауда. Шуның бер мисалы — И. Салаховның үз язмышы. Аягына таш төшеп, берничә тапкыр кисәләр, ахырда, гангрена башлангач, табиблар кул селти. Менә шунда «Кара сакал» кушаматлы болгар хирургы операция ясарга алына. Наркозсыз, дарусыз аягыннан тагын бер өлешен кисеп ала һәм аягы төзәлә. Шуннан соң ул табиб юкка чыга. И. Салахов: «Билгесез болгар хирургы татар халкының бер язучысын коткарды», — ди.
Егерменче гасырның утызынчы еллары, бигрәк тә 1937 нче ел үзенең кайгы-хәсрәтләре, ачы фаҗигасе белән халкым күңелендә әле бик озак сакланыр. Сыйнфый көрәш, сәяси репрессияләр... Сталинның канлы балтасы татар әдәбияты муенына иң үткен чагында төшә. Күпме татар егетләре, кызлары, бигрәк тә интеллигенция вәкилләре, язучылар, галимнәр Сталин лагерьларына эләгеп, туган җирләрен ташлап сөргенгә сөрелергә, төрмәләрдә иза чигәргә, үз туган нигезләрен ташлап, чит-ят җирләргә китәргә, шунда яшәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, татар әдәбияты күпмедер вакытка Мәхмүт Галәү, Гаяз Исхакый, Шамил Усманов, Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Салахов, Сөббух Рафиковларсыз һәм бик күп башка әдипләребездән башка яшәп торырга тиеш була. Аларның әсәрләре юкка чыгарыла, исемнәре «халык дошманы» дип кенә йөртелә.
Бернинди гаебе булмаган язучыларның җәфа чигүен, авыр шартларда физик һәм рухи яктан кимсетелүен күреп, йөрәк әрни. Ләкин татар халкы — чыдам халык. Ул бернинди авырлыклар алдында да баш имәгән. Ф. Яруллин әйтмешли: «Язмыш сине утка салса — якасына ябыш; суга салса — күбек булып өскә калыкма, ә асылташ булып төпкә бат, синең ялтыравыңны күреп, чумып алырлар; җилләр ирегенә ташласа — җилкән итеп йөрәгеңне күтәр! Шул вакытта гына син чын бәхеткә ирешерсең». .
Бу язма 50 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3177 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк