«Кыйссаи Йосыф» поэмасы — халыкның рухында

15.01.2012
Боекларның илдә яшен сөрттең,
Телгәләнгән җанны сыйпадың.
Күктән иңгән дога урынына
Ятладылар «Йосыф китабы»н.
Харрас Әюп.
Татар халкында китап сәнгате элек-электән үк таралган була. Аның хәзинәсендә бүгенге көнгә килеп җиткән борынгы китапларның ярым язма, ярым фольклор әсәрләре дә, бик борынгы үз шагыйрьләре иҗат иткән зур-зур дастаннар да, Көнчыгышның бөек гуманистлары тарафыннан язылган фәлсәфә, медицина, хокук фәне, шигърият кануннары һәм башка өлкәләргә караган китаплар да бар. Алар борынгы төрки, гарәп, фарсы телләрендә язылганнар. Халыкның укымышлылары ул китаплардан гыйлем яктысын, олы сәнгатькәрләр һәм фикер ияләренең йөрәк җылысын күп санлы шәкертләр һәм кызыксынучан җәмәгатьчелек арасына таратканнар, шулар ярдәмендә халыкның үзен ачык карашлы һәм гыйльми фикерле иткәннәр. Борынгы шигъри әсәрләрне башкаруда безнең халыкка хас аеруча бер үзенчәлек бар. Ул — китапны көйләп уку. Моның тамырлары бик тирәнгә китсә кирәк. Мәсәлән, мөнәҗәтләрне көйсез күз алдына да китереп булмый. Халык репертуарыннан төшми укылган көйле китаплар арасында аерым бер могтәбәр урынны тоткан «Йосыф китабы» бар. Бөек Кол Галинең моннан 765 ел элек язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын халык үзенчә шулай атаган. Ул — татар халкының Болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буена язмышын уртаклашкан юлдашы. «Йосыф китабы» гасырлар дәвамында безгә халыкның әхлакый тойгыларын яктыртып ачуда игелекле хезмәт күрсәткән.
Әүвәл заманнарда шагыйрь әсәрне язган, ә үзенең исемен китапның ахырына гына язып куя торган булган. Укучы китаптан гыйбрәт алган, аның каһарманнары белән бергә яшәгән, сүзләрен көйгә салып җырлаган. Ә бу китапны кем язган? Бу хакта уйлап карарга аның башына да килмәгән. Чөнки китап — изге. Ә изге әйберләрне гади кеше генә тудырырга мөмкин түгел; дип уйлаган ул. Инде әсәр халыкның күңелен бер яулап ала икән, китап күчерүчеләр аны төннәр буе күчереп, төпләп халыкка таратканнар. Китап күчерүчеләр... 400 — 500 ел буе бу фидакарь кешеләр шәм яктысында «Йосыф китабы»н күчереп утырганнар. Әнә шулай ул безнең көннәргә килеп җиткән. Ни өчен соң шулкадәр шәмнәр янган, шулкадәр хезмәт куелган? Чөнки бу әсәр халыкка икмәк кебек кирәк булган. Халык аның белән рухланып яшәгән, илһам алган, әдәпкә өйрәнгән.
Бик борынгы заманнарда кызлар, үзләренең киләчәген яхшылыкка юрап «Йосыф китабы»на мөрәҗәгать иткәннәр, алар өчен ул бәхет сынау — фал ачу китабы да булган. Кызларның киләчәк гаилә язмышлары әйбәт һәм мәхәббәтләре тугрылыклы булсын өчен дип, ата-аналар аларны озатканда сандык төпләренә чигүле сөлгегә төрелгән «Йосыф китабы»н да салганнар.
Элекке авыл өйләрендә кичләрен «Йосыф китабы»н җыйналып уку һәм тыңлау гадәткә кергән була. Шунлыктан, укымышлы кешеләр генә түгел, хәтта укый-яза белмәгәннәр дә бу әсәр белән таныш булып, эчтәлеген гыйбрәтле хикәя итеп сөйләгәннәр, шигъри юлларны яттан әйткәннәр.
Кыйсса — болгар-татар әдәбиятына бөтен тарихы буенча тәэсир итеп килгән һәм үзенең йогынты көчен бүген дә җуймаган әдәби энҗеләрдән. Ул татар укымышлыларына, әдип-шагыйрьләргә шулкадәр йогынты ясаган ки, алар аны үзләре өчен үрнәк санаганнар, аның өлгесендә дистәләгән поэтик әсәрләр, авыз иҗаты үрнәкләре барлыкка килгән, ул җырларда мактап җырланган.
Әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да — һәркайсы аннан үзенә рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышканнар, егетләр һәм кызлар мәхәббәттә тугрылыклы булырга ант эчкәннәр. Поэма һәркемдә киләчәккә ышаныч, якты өметләр уяткан, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан «Кыйссаи Йосыф» һәр өйдә булган. Ул татар халкы яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Бик сирәк әсәрләр генә, халык күңелендә шулкадәр тирән урын алып, ихтирам ителүгә, үрнәк итеп куелырга мөмкин. «Кыйссаи Йосыф» үрнәгендә, аның шигъри төзелеш-нәзымы асылында шагыйрь иҗат иткән заманнан башлап йөзәрләгән әсәр язылган. Бу — поэманың гаять популярлыгы, халыклашкан булуы хакында сөйли.
Әсәрнең халыкка якын булуы, аның татар әдәбияты тарихында якты бер маяк булып торуы — анда куелган бөек гуманистик идеяләрнең, ил белән гаделлек нигезендә идарә итү, түбән массаларга карата кешелекле булу, мәхәббәткә тугрылыкны саклау, ил һәм халык интереслары белән яшәү кебек олы идеалларның югары художество чаралары аша чагылдырылуында. Дәүләт белән гадел идарә итүче, халык турында кайгыртып яшәүче идеаль хөкемдарны шагыйрь Йосыф образы аша үткәрә. Йосыф — акыл иясе: алдан күреп эш итә, авыр ачлык елларында халыкны үлем һәлакәтеннән коткара.
Газиз Йосыф бар шәһәргә хәбәр салды,
Мисыр әһле, җыелышып, аңа барды,
Алтын-кемеш биреп, ашлык сатып алды,
Кызыл алтын тәңкә белән алды инде.
Мәхәббәт темасы — Йосыф белән Зөләйханың гүзәл гыйшкы — укучыны үзенә җәлеп итә. Җирдә тереклек башлану белән мәхәббәт тә дөньяга килгән. Бу һәркемнең йөрәге аша уза, аны һәрбер кеше үзенчә кичерә. Ә Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәтен язучы мавыктыргыч итеп сурәтли алган. Биредә тугрылыкка, сабырлыкка сокланырлык. Халкыбыз бүген дә яшь парларга Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәтен тели икән, бу — язучының әлеге теманы шулкадәрле бөек һәм мәңгелек итә алуының төп дәлиле.
Поэмада атаның кайгы-хәсрәтләре, уңай һәм кимчелекле яклары Якуб портреты аша сурәтләнгән. Яхшы сыйфатлары белән бергә анда эгоистлык та бар. Башка балаларына караганда, ул Йосыфны күбрәк ярата, аны имезеп үстерер өчен кол хатынның имчәк баласын, аерып, кол итеп сатып җибәрә. Шагыйрь бу кырыс, каты кешелексезлекне кичерә алмый, ул Якубның үзен дә җәзалата: сөйгән улы Йосыфтан аерып, озак еллар хәсрәт эчендә калдыра. Якуб күз яшьләрен түгә-түгә сукырая. Явызлык үзенең җәзасын ала. Йосыфка мәрхәмәтсез булган агаларын да шагыйрь читтә калдырмый, аларны вөҗдан газабына тарта. Дөреслекнең тантана итүен җиткерүдә әкият алымын «Йосыфның күлмәге белән күзен сөртте дә — күзе ачылды» кулланса да, әсәрнең чынлыгына, тормышчанлыгына зыян килми. Без аны нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итәбез.
Бөек сүз остасы Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасы безне һаман да илһамландыра. Аның поэтик йогынтысы нәтиҗәсендә бик күпләр каләм алып, яңа әсәрләр иҗат итә, татар әдәбиятын, аның поэзиясен алга таба үстерә. Хәзерге заман шагыйрьләребез дә Кол Галигә мөрәҗәгать итәләр, аның җәүһәрләр диңгезеннән энҗеләр алалар, аңа хөрмәт күрсәтәләр. Әйе, «Кыйссаи Йосыф» — чын мәгънәсендә татар халкы рухындагы поэма ул. Инквизиторлар тарих мәйданының урта бер җирендә учак ягып, барлык рухи хәзинәләребезне әрдәнәләп өеп яндырган чагында да халкыбыз үзенең «Кыйссаи Йосыф»ын күңел түренә яшереп, йөрәген каната-каната, безнең көннәргәчә исән-имин килеш китереп җиткерде.
«Йосыф китабы»н язганга күпме еллар үтүгә дә карамастан, ул китап һаман да табылып тора. Галимнәребез ел саен татарлар яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә чыгалар. Тарихи яктан кыйммәтле булган башка китаплар белән бергә, «Йосыф китабы»ның кулъязмаларын да алып кайталар.
Әйе, шагыйрьнең Кыйссасы — халык рухында! Шагыйрьнең Кыйссасы — көрәш мәйданында! Шагыйрьнең Кыйссасы халыкның үлемсезлеген раслый-раслый киләчәккә бара.
Китап белән бергә йөри микән
Гореф-гадәт, акыл, тел-сөйләм.
Илгә күчте Иосыф-Зөләйхалар —
Синең кебек болай кем сөйгән?
Бу язма 425 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 31265 кеше укыды

фикерләр (120)
Аноним
07.10.2012 5:52:18

Яруллин ильнур бу иншаны кучермэсен:-)

Аноним
07.10.2012 10:52:37

9в кучермэгез мин язам

Аноним
08.10.2012 11:31:41

бу сочинениене баеклар кучермәсен

Аноним
08.10.2012 11:49:54

мин кучерэм

Аноним
09.10.2012 7:20:40

мин кучерэм...=)

Аноним
09.10.2012 8:49:13

Кароче сармандагы 1 мэктэп 9 а лары кучермэгез :DD

Аноним
09.10.2012 9:50:48

кичкетанский 9 класс не переписывайте

Аноним
09.10.2012 10:9:38

\\\"Мин кучереп бетердем рэхмэт сезгэ\\\"

Аноним
09.10.2012 15:20:21

ооооо кучереп кенэ карагыз

Аноним
10.10.2012 9:40:37

ФАННУР ПРОСТИ МИН ДЭ КУЧЕРДЕМ:)))

Аноним
10.10.2012 9:47:31

021 гр,китаптан эзлэгез)))

Аноним
10.10.2012 13:29:8

рэхмэт булыштыгыз) ин кирэклелэрен генэ язып алдым)))

Аноним
11.10.2012 9:12:31

Бетен кеше кучерээээээ=)

Аноним
11.10.2012 10:0:49

Бик зур рэхмэт:)

Аноним
11.10.2012 10:48:0

мина бу сочинение бик булышты мин моны кучердем:)

Аноним
11.10.2012 12:44:16

яздым

Аноним
12.10.2012 7:8:21

кыскартып хам узгартеп,уз сузларегезне кереп кучерегез яме!

Аноним
12.10.2012 15:54:3

рэхмэт ,бик булышты) *--*

Аноним
14.10.2012 12:51:39

рэхмээээт сезгээ

Аноним
15.10.2012 8:41:52

бу иншаны кучерэ курмэгез 9 в

Аноним
15.10.2012 12:6:34

Актаныш, 2ой школа, 9 һ кучермагез, котырам хам с...

Аноним
15.10.2012 12:24:33

эйбэт ббуу молодцы кто писал:*

Аноним
15.10.2012 13:34:44

шәрбәннәр кучермәгез!!!

Аноним
15.10.2012 16:1:9

мин кучердем*)

Аноним
16.10.2012 11:26:31

актанышнын АСОШ №1 9В ЯЗМАГЫЗ

Аноним
16.10.2012 11:54:30

узем язып бетергэч кенэ таптым моны:)))

Аноним
16.10.2012 11:54:50

узем язып бетергэч кенэ таптым моны:)))

Аноним
16.10.2012 12:14:34

шеморданский 9а не переписывайте

Аноним
16.10.2012 12:57:32

кучермэгез суксу кызлары егетлэре

Аноним
16.10.2012 12:57:44

кучермэгез суксу кызлары егетлэре

Аноним
16.10.2012 14:29:20

мин кыскартып кучереп язам!бик яхшы.рэхмэт.язуыгызга!

Аноним
17.10.2012 11:23:27

илюсэ кучермэ)))) ((((суыксу)))

Аноним
17.10.2012 11:25:2

илюсэ кучермэ)))) ((((суыксу)))

Аноним
18.10.2012 9:54:3

Бик матур сочинение!=) Рэхмэт!!!

Аноним
18.10.2012 10:58:8

олы чакмак мактэбе укучылары язмагыз

Аноним
18.10.2012 10:58:19

олы чакмак

Аноним
18.10.2012 16:25:27

мин уже кучердем

Аноним
18.10.2012 16:26:0

мин уже кучердем

Аноним
18.10.2012 16:28:17

кем сон син кеше)))а)))ааа

Аноним
19.10.2012 14:44:41

бик әйбәт,булышты

Аноним
21.10.2012 12:27:21

В.Ш. дагылар кучермагез

Аноним
21.10.2012 12:52:29

рэхмэт...мин кыскартып кына яздым))))

Аноним
22.10.2012 9:48:59

кучермагез!!!

Аноним
22.10.2012 14:48:17

Минзэлелэр кучермэгез

Аноним
25.10.2012 8:29:3

яркэйлэр кучермэскэ тырышыгыз, кирэк эйберлэр аз язылган!

Аноним
25.10.2012 9:6:44

9 класс кучермэгез)

Аноним
25.10.2012 12:6:27

Апаз(9 класс)кучермэ

Аноним
31.10.2012 16:29:59

Аны кучермилэр,кулланалар гына....))))

Аноним
13.11.2012 10:50:34

кучермэгез мин яркейдэн 2 школа 9 б

Аноним
14.11.2012 10:57:12

айбат нарса бит бу)))))))))))))))))

Аноним
03.12.2012 10:38:21

Рәхмәтегез!!!

Аноним
16.01.2013 11:38:11

бик яхшы нэрсэ бу интернет

Аноним
26.04.2013 8:30:38

Бик зур рэхмэт сезгэ)Мина бик тэ ошады)

Аноним
17.09.2013 13:13:0

бик зур рехмет сезгә бик шәп булды ул

Аноним
03.10.2013 13:17:45

Спасибо за сочинение.Мина бик булышты бу!

Аноним
03.10.2013 13:17:45

Спасибо за сочинение.Мина бик булышты бу!

Аноним
04.10.2013 15:31:19

көчекнең 9 сыйныфы,күчерсәгез иманыгызны өшкерәм!

Аноним
06.10.2013 15:57:18

мин кучердем

Аноним
09.10.2013 10:32:50

зур рэхмэт)))

Аноним
11.10.2013 9:21:1

Опасно!!!!!!

Аноним
13.10.2013 10:27:33

Новотинчалинской 9 кучермэгез

Аноним
15.10.2013 12:7:12

рэхмэт )))))

Аноним
17.10.2013 5:26:6

9лааар кучермэгез моны!)))Мазит)

Аноним
18.10.2013 12:46:12

кучерээээм)

Аноним
21.10.2013 14:44:30

9лар кучермэгез мин кучерэм!

Аноним
24.10.2013 12:5:46

Вообще берегездэ кучермэгез мин генэ кучерэм!!!

Аноним
28.10.2013 10:14:35

Балтачлар кучермэн, мин язам:D

Аноним
28.10.2013 16:5:33

рахмат булыштыгыз нык итеп )))

Аноним
29.10.2013 13:34:42

не пишите это сочинение 9 класс с. Новокабаново))я пишу)

Аноним
14.11.2013 21:21:52

Рамис hэм калганнары бу сочинениены кучермэгез мин аны уже яздым!DD

Аноним
07.10.2014 20:33:39

АСОШ 2 9в кучермэгеееезз!!!

Аноним
09.10.2014 16:24:18

Бик зур рэхмэт,блогодаря вам я получила 5!!!)))

Аноним
09.10.2014 17:50:23

Ландыш кучерме моны мин кучерем

Аноним
09.10.2014 21:5:9

Ботенегез кучерэсез Лал;DD

Аноним
10.10.2014 13:1:30

Булат яшме авзынны яп))

Аноним
10.10.2014 13:2:24

Сегелмегез мин аны кучерем

Аноним
10.10.2014 13:3:25

Мин гене кучерем мыны

Аноним
10.10.2014 13:3:58

Несте буллы?

Аноним
10.10.2014 13:4:47

Мында сугенмегез, удалить итем

Аноним
10.10.2014 13:4:59

Очкыныгыз мин кучерем

Аноним
10.10.2014 13:5:2

Минут кучерем

Аноним
10.10.2014 13:5:22

Мин дэ кучереем))

Аноним
10.10.2014 13:5:55

Данис я тебя удалю

Аноним
10.10.2014 13:6:5

Дерес))

Аноним
10.10.2014 13:6:47

Анладымы?

Аноним
10.10.2014 13:6:58

Айдар син кем малае?

Аноним
10.10.2014 13:7:2

Данис авзынны ябып утыр)

Аноним
10.10.2014 13:7:3

Булаааат

Аноним
10.10.2014 13:7:56

Рр я тебя тоже удалю

Аноним
10.10.2014 13:8:20

Минут монда)

Аноним
10.10.2014 13:8:26

Исенмесез сез кайсы аулдан

Аноним
10.10.2014 13:8:37

ССикерме монда

Аноним
10.10.2014 13:9:30

Син кем сон, Айдар?

Аноним
10.10.2014 13:9:51

Айдар син татар кешесе ник русча ССикермее

Аноним
10.10.2014 13:9:54

Айдар,анламадым

Аноним
10.10.2014 13:11:1

Булат дешме

Аноним
10.10.2014 13:11:20

Будькооо

Аноним
10.10.2014 13:11:41

Мин сезне туйга яшем

Аноним
10.10.2014 13:13:22

Айдар син сарык мелле?

Аноним
10.10.2014 13:14:28

Кая барырга

Аноним
10.10.2014 13:17:37

Уже барабыз

Аноним
14.10.2014 15:25:32

9 нчы класс кучермэгез, мин кучерэм:)

Аноним
14.10.2014 19:42:8

Шыр хата гына итеп язылган бит монд

Аноним
14.10.2014 23:11:18

Кайбер озеклэрне алырга эйбэт, бик зур рэхмэт!))

Аноним
15.10.2014 22:9:57

Ой,нишлэп син какой матурлык эйде ойге баразбыз менне?

Аноним
19.10.2014 17:59:9

шэп булды бу эле, рэхмэт бик зур)

Аноним
19.10.2014 20:1:45

Кайбыч районы мөрәле мәктәбе күчермәгез

Аноним
24.10.2014 19:16:46

как всегда, кто нибудь тоже самое спишет

Аноним
24.10.2014 20:34:42

Аида, естественно

Аноним
26.10.2014 11:23:31

кем язган шуга зур рәхмәт.

Аноним
08.11.2014 16:27:48

бик зур рэхмэт

Аноним
20.12.2014 9:50:33

сочинениене үзен язарга тырышырга

Аноним
31.01.2015 14:45:27

авторы кем?

Аноним
13.10.2015 21:14:27

Шамайнын тугызынчы классы, кучермэгез, мин уже кучердем:))

Аноним
13.10.2015 21:15:43

Шахмайнын, извеняюсь:)

Аноним
18.10.2015 12:41:38

Райка кучермэ

Аноним
19.10.2015 17:11:43

9 КЛАСС УРСАКТАН КУЧЕРМЭ МИНЕКЕ

Аноним
10.11.2015 17:32:31

Мин моны кучерергэ исэр тугел

берэу
16.09.2018 19:55:29

леся нэзми, ага ага кучерэсен

Айзат 9 класс тум
16.10.2018 18:38:25

Ботен кучеручелэргэ сэлэм