Әти-әни − иң кадерле кешеләрем

15.01.2012
Әти, әни, әткәй, әнкәй... Кеше өчен иң кыйммәтле, иң кадерле сүзләр бу. Әниең сине күкрәк сөтен имезеп үстергән, әтиең белән икесе төннәрен дә, көндезләрен дә синең өчен борчылган. Алар нинди генә эшкә тотынсалар да − барысы да синең өчен дип, синең хакка дип эшләнә. Әти белән әнидә кояш җылылыгы да, йолдызлар нуры да бар. Ачулансалар, шелтәләсәләр дә, без ул илаһи затларга ачу һәм үпкә сакларга тиеш түгелбез. Чөнки аларның шелтәле сүзләре дә син әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелләребездән, күз алдыбыздан аларның нурлы йөз сурәтләре китмәсен, югалмасын иде. Гомеребез буе әнкәй, әткәйләрнең җылы карашлары безне озата барсын иде.
Бу язма 83 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 4631 кеше укыды

фикерләр (10)
Аноним
12.02.2013 10:29:18

Бик кызыклы, ләкин аз..

Аноним
24.03.2013 4:13:8

бик матур сочинение!)))бик зур рәхмәт:)))

Аноним
21.02.2014 16:13:10

әйе,дөрес иң кыйммәтле кеше ул әни белән әти!

Аноним
13.03.2014 15:21:10

Рахмат!!!

Аноним
21.10.2014 15:15:27

бик әйбәт бу

Аноним
23.10.2014 13:38:57

эйбэт

Аноним
25.11.2014 12:34:16

Бик матур, ләкин әз

Аноним
28.11.2014 15:16:46

биг якшы

Аноним
14.01.2015 16:0:26

Эйбэт лэкин минем очен аз

Аноним
29.01.2016 15:27:55

Рэхмэт сезгэ