Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану

15.01.2012
Шәхес тә, талант та ике тапкыр кабатланмый. Шәхес дидеңме, димәк, ул кеше үзенә генә хас үзенчәлекләр белән аерылып тора. Талант белән дә эш шулай. Аның үз йөзе, бары тик аңарга гына хас булган сыйфатлары ачык төсмерләнергә тиеш. Кабатланса, ул шәхес тә, талант та булмый. Гаҗәеп күренеш, XX йөз башының татар әдәбиятында талантлар да, шәхесләр дә күп. Шуларның берсе — Дәрдемәнд. Ул үзенә бер аерым шәхес һәм талант. Бер үк вакытта зур мал-мөлкәт иясе һәм чып-чын шагыйрь. Ике тәлинкәле үлчәүне күз алдына китерик. «Бер тәлинкәсендә — Дәрдемәнд, икенчесендә — Закир Рәмиев алтыннары... Кайсы баса? Шигырьләре баса...» — дип язган иде С. Хәким.
Әйе, бездә бер үк вакытта миллионнарча сумлык байлыкка һәм шигъри талантка ия булган бүтән каләм әһеле юк. Шунысы кыйммәт, Дәрдемәнд матди байлыкның да шактый өлешен милләтебезне аң-белемле, мәдәниятле итүгә тота. Шагыйрь булмыйча, бары тик татар халкына күрсәткән игелекләре өчен генә дә Закир һәм Шакир Рәмиевләр рәхмәт хисләре белән тәкъдир ителергә тиешләр.
Иҗат каләменә тотыну өчен, кешене нәрсә дә булса борчырга, йөрәген туктаусыз бимазалап торырга тиеш. Тормышында һәр нәрсәсе җитешле кеше өчен мондый сәбәп юктыр кебек. Ләкин кешенең күңелен кузгата торган нәрсәләр күп икән шул. Моны без Дәрдемәнднең әсәрләреннән яхшы күрәбез.
Җитмәсә, З. Рәмиев үзенә псевдоним итеп «дәрдемәнд», ягъни кайгылы, моңлы кеше, Тукай әйткәнчә, хәсрәт чигүче дигән тәгъбирне ала. Бу инде З. Рәмиевкә булган кызыксынуны, аның шәхесенең серлелеген тагын да көчәйтә сыман.
Дәрдемәнд — алтын приискалары хуҗасы. Дәрдемәнд — коеп куйган шагыйрь һәм «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы нашире.
Нечкә күңелле кеше буларак, ул илдәге хәл-әхвәлләргә борчыла, гаделсезлекләргә җаны сыкрана. Халык хәрәкәте җәмгыятькә нинди дә булса җиңеллекләр китермәсме дип уйлый. Ф. Кәримигә язган хатыннан да моны сиземләргә була. «Хода кушып та тизлектә хөррият тулы җиңүгә ирешсә, хәзерге каршы торучы сәбәпләрдән котылыр идек». Язма сүзгә, каләм көченә зур өметләр баглый шагыйрь. «Каләмгә хитаб» шигырендә бу ачык күренә. Каләм — күңелдәге серләрне түкми-чәчми, яшермичә ачып салырга тиеш. Бу шигырь эчке рухы белән үткәннәргә юнәлгән. Ә үткәннәр, моңа Кадәр дөньяга килеп-киткәннәр турында бәян иткәндә күз яшьләре түгелү табигый дигән фикер үткәрә автор.
Кара тупрак тулы мәзлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..
Әлбәттә, бу аһ-зарны аерым бер кешегә мөнәсәбәтле дип, даирәне тарайтып уйларга да мөмкин. Ләкин галәми колачлык белән уйларга күнеккән Дәрдемәнд бу очракта да «килеп кичмешләр әхвален» дигәндә тулаем милләтебезне, аның гасырлар түреннән килгән ачы язмышын күздә тота.
Белгәнебезчә, патша Россиясендә рус булмаган халыкларны сәяси, иҗтимагый, гыйльми, мәдәни мәсьәләләрдә түбән дәрәҗәдә тоту, бу өлкәләрдән читләштерү төп максат булган. Мөселманнарның берләшүеннән өркеп яшәгән полиция диндарлары «панисламизм» дигән өрәк уйлап чыгаралар. Мондый күләгә «Шура» журналын һәм «Вакыт» газетасын чыгаручы Закир һәм Шакир Рәмиевләргә дә төшә. Дәрдемәнд суд тикшерүчесенә чакырыла. Мондый эзәрлекләүләр Дәрдемәндне үткәннәр турында тирәнрәк уйланырга, татарның ул вакыттагы хәле һәм киләчәге турында тагын да ныграк борчылырга мәҗбүр итә. Бер шигырендә:
Кил, дустым, хафа булма — бетәр бу,
Килер бер көн — китәр хәсрәт, үтәр бу! —
ди ул.
Дәрдемәнд үзенең әсәрләрендә язмыш, тәкъдир турында уйлана, тарих тарафыннан бирелгән язмышның котылгысыз булуы аның җанын бимазалый. «Без» шигыреннән шул аңлашыла: шагыйрь кешегә бирелгән гомернең кыскалыгына, яшәүнең фанилыгына (тиз үтеп китүчәнлегенә) гаҗәпләнә. Милләт өчен «Мәэмүл чишмәи әбелхәят» (мәңгелек яшәү бирә торган чишмә) табарга тели лирик герой. Ләкин таба алмавы аны борчуга сала, хәсрәтләндерә. «Бүзләрем мана алмадым» шигыре дә шул турыда. Шигырьдәге лирик герой үз яшәешеннән, кылганнарыннан канәгать түгел. Лирик геройга дөньяның гел киресе генә килеп тора! Шәхси язмышы өчен генә гамьләнсә, бәлки өметләренә уңай җавап тапкан булыр иде. Ә ил кайгысын кайгыртып йөргән кешегә күпчелек очракта каймаклы коймактан түгел, ә тукмактан өлеш чыга.
Дәрдемәнд үзенең ил гаме белән генә яшәвен яшереп кала алмый. Менә иртә-кич ил эченнән исүче җилләргә колак сала. Әмма җил тавышы моңыннан үзенә ләззәтле көй ишетми. Аннан килгән хәбәрләр куанычлы түгел: яшәешне үзгәртерлек тереклек суы табылмады. Инде менә гүргә керер вакыт җитте.
Җитте дәфнем вакыты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!..
Вәйля!..
Дәри-и-и-гъ!
Бүзләрем мана алмадым!.. —
ягъни үзенең, милләтенең аянычлы язмышына куанычлырак үзгәреш кертә алмадым, дип үрсәләнә ул. Лирик герой күңел төшенкелегенә бирелә, аны моңа чынбарлык этәрә.
Күңел төшенкелеген җырлау Дәрдемәнд шигъриятенең бер үзенчәлеге кебек төс ала. Инкыйлабның шәхес иреге китермәячәген шагыйрь алдан ук күңеле белән сизә, моңа борчыла. Аңа, байлыгын югалтудан бигрәк, ирегеннән мәхрүм калу күп мәртәбә авыррак тәэсир итә. Илен өзелеп сөюче, туган җире язмышы турында борчылучы кеше буларак, З. Рәмиев инкыйлабтан соң чит илгә китәргә уйлап та карамый. Шул ук вакытта яңа тормышка ятсынып каравын да белдерә. «Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!» — ди. Тагын өметләре акланмый аның. Шигырьләрендәге сагыш, сызлану сәбәпләре кимергә һич җай тумый. Теләсә нинди караңгы дәвердә дә киләчәккә ышаныч уятырдай чаткылар кабынмый калмый да соң, ләкин аны тотып алыр өчен, башкарак холык-фигыльгә дә ия булырга кирәктер. Шулкадәр матди байлыкка ия бул да, ил гамен һәрнәрсәдән өстен куеп сагышланып, сызланып яшә әле син! Ничектер бу гамәлләр сыешмый кебек. Юк, сыеша икән бит. Эчендә җаны булган, Дәрдемәнд кебек зыялы, талантлы шәхес тирә-ягында әле хәсрәт чигүчеләр, фәкыйрьләр, матди бөтенлеккә ирешмәгән кешеләр булганда, ничек тыныч яшәсен дә, иҗатында шат авазлар гына яктыртсын икән! Татар халкына байлыгы белән дә, каләме белән дә актыккы сулышына кадәр хезмәт иткән Закир Рәмиев кеше һәм иҗат остасы буларак менә шундый шәхес иде. Сибгат Хәким хаклы, иҗаты белән туган халкына, туган иленә шулай нык тоташкан шагыйрь онытылу түгел, еллар үткән саен укучыларга якыная гына бара. Кешенең күңеленә үз уен «уйдырып» салу остасы булган Дәрдемәнднең иҗаты бүген яңа мәгънә һәм яңарыш ала.
Энҗе-алмаслар югалмас
Һәм ятып калмас — үтәр...
Дәрдемәнднең бу шигъри юллары үз иҗатына бик тә туры килә. Аның шигъри энҗеләре ятып та калмый, югалмый да.
Бу язма 80 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 2479 кеше укыды

фикерләр (2)
Аноним
01.11.2012 6:16:44

рәхмәт мин таптым үземә кирәклесен

Аноним
17.11.2014 15:28:28

юк,бу мәгълүматлар миңа булышмады