Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Шәрәфи карт образы

15.01.2012
Без Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәре белән таныштык, андагы үзәк геройлар тормышы белән яшәдек, алар белән бергә борчылдык, бергә шатландык. Әлеге әсәрендә Шәриф Камал эшчеләр тормышын сурәтли. Әсәрнең исеме — «Акчарлаклар». Ләкин әлеге әсәрдә диңгез кошлары түгел, ә бер урыннан икенче урынга акчалы эш эзләп йөрүче сезонлы эшчеләр сурәтләнә. Повесть катлаулы, кискен сюжетлы түгел, ә шулай да ул кешедә төрле хис-тойгылар тудыра, уйландыра. Язучы укучыны бик оста итеп образлар, вакыйгалар артыннан ияртә, үзең дә сизмәстән алар тормышы белән яши башлыйсың. Моның сәбәбе гади: язучы иң үзәккә кешеләр язмышын, аларның рухи дөньясын куйган. Әсәрдә Гариф, Сафа, Шәрәфи, солдат Николай һәм башка образлар, вакыйгалар бик тормышчан, табигый һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән.
Миңа повестьта оялчан һәм тыйнак Газизә дә, сабыр, кыю, шулай ук нечкә күңелле Гариф та, башка эшче образлары да бик ошады. Тик миңа аеруча тәэсир иткән образ — ул Шәрәфи образы.
Шәрәфи карт сельд тозлаучы (солилыцик) булып эшли. Промыселга яңа килгән Гариф аны беренче күрүдә «...бер ояга кунаклап, искергән мещаннарның искергән аяк киемнәрен иске күннәр белән ямап-йөрмәштереп утыручы «гакыллы сапожник»ка охшата, чөнки башка промыселда ул күргән солилыцик шома итекле, байковый тужуркалы була. Аларның жалованьесе дә зуррак, урыны да югарырак. Шәрәфи карт беренче карашка гына шулай күренә, әлбәттә. Икенче көнне инде ул Гарифка «эшлекле генә бер агай» булып күзаллана, чөнки Шәрәфи карт үзен дисәтник Исак белән бик иркен тота, аңа үз фикерен курыкмыйча гына әйтә, аның белән сүз көрәштерә. Исак та аңа «Шәрәфи Осипыч», дип эндәшә, димәк, аны хөрмәт итәләр. Ләкин Исакка тизрәк балык тотылсын, ул тәҗрибәле Шәрәфинең невод салырга бераз сабыр итәргә кирәк диюенә каршы килә. Ә Шәрәфи карт хаклы. Кичә бик салкын булды, әле җылылар кирәк иде. Шәрәфи карт гаиләсе белән Саричинда тора. Ул инде байтак еллардан бирле промыселчы еврейләрдә хезмәт итә. Сельд вакытында хуҗаларның шушы промыселында ай ярымнар чамасы балык тозлау эшендә тора. Ә быел сельд тозлау вакыты якынлашканда ук ул карчыгы Сәгыйдә белән кызы Газизәне үзе белән алып килә, чөнки күптән түгел генә алар олы хәсрәт кичергәннәр: көз көне егет уллары үлгән. «Үзегезне генә кемгә калдырасың... Далада булса да, ичмасам, үз янымда булырсыз», — ди Шәрәфи карт, аларга шәфкать күрсәтеп. Ул карчыгына бик игътибарлы, аңа бик яхшы мөгамәләдә, кызлары Газизәне бик тә ярата. Ләкин өни белән кызның җаннарын борчып торучы бер сәбәп бар: Шәрәфи карт, төрле халык арасында байтак еллар йөреп, исерткеч хиреслегенә бирелеп киткән. Дөрес, аяктан егылырлык эчми ул. Тик акчасы булганда тәмам аек та йөрми. Тормыш болай да бик авыр, юклы-барлы акчаны әрәм итү, әлбәттә, гаилә өчен бик читен хәл. Ул бит әле бердәнбер арка таянычы да, гаилә өчен иң кирәкле кеше дә. Карчыгы ни генә әйтсә дә, Шәрәфи картның җавабы һаман бер: «Юк, болай гына, аз гына... Әллә ник эч авырта, уңайрак булмасмы, дим...» Шәрәфи карт тузынмый, сүгенми, бары тик шул җавапны гына бирә.
Промыселда вакытлы эшкә килгән кешеләр арасында төрлесе бар, монда барысы да шома гына бармый. Вакытлыча гына бергә туры килгән кешеләр арасында таркаулык та, юктан гына тавышлану да, үпкәләшү дә була. Ләкин эшчеләр берсе өчен берсе барысына да әзер. Мәсәлән, давыл вакытында иптәшләренә ярдәмгә ташланган берничә эшче шундыйлардан. Ә башкалар алар өчен каторгага да китәргә әзер. Менә шундый вак-төяк тормыш мәшәкатьләре аркылы эшчеләрдә бер-берсенә хөрмәт күренеп тора. Менә тагын бер мисал: иптәшләре артыннан көймәгә ташланган Гариф һәм башкалар өчен Шәрәфи карт борчылып тора. Барлык эшчеләр диярлек аның янына җыелган, ә ул акрын гына Исакны сүгә, аның кешеләрдән балыкны, неводны өскә куюын, үзе өчен генә тырышуын турыдын-туры әйтә. Ә инде Гариф ярга чыккач та, янына килеп: «Күлмәк-ыштаның бармы? Тиз генә алмаштыр. Булмаса, мин бирим...» — ди. Аны үзенә чакыра, булганы белән сыйлый, бизгәк ябышмасын, дип тырыша. Аның юеш әйберләрен дә алып килеп киптерергә куша. Монда Шәрәфи картның эчке мөлаемлыгы, аталарча кайгыртучанлыгы күренә. Гомумән, промыселдагы татарлар бер-берсе белән яхшы мөгамәләдә, алар бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы, шуңа күрә аларны башка милләт вәкилләре дә хөрмәт итә.
Татарларның промыселда тагын бер аерылып торган сыйфаты — ул эш сөючәнлек, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкару, күндәмлек. Промысел хуҗасы да аларга: «Ә, князьләр икән... Яхшы халык... яратам мин аларны, эшчән булалар...» — дип бәя бирә. Бу промыселда татар эшчеләрен берләштереп, аларга киңәш биреп, аталарча кайгыртып торучы Шәрәфи карт, бар булган сыйларын өстәлгә куючы Сәгыйдә әби, Газизә булмаса, әлбәттә, бу әсәр төссез булыр иде.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Шәриф Камалның әлеге әсәре татар әдәбиятында аерым урын алып тора. Аның бу әсәре театр сәхнәсендә дә күп еллар яшәп килә. Әсәр буенча эшләнгән спектакльгә җыр язылды. Ул җыр, әсәрнең үзе кебек үк, халык күңелендә бик тиз урын алды.
Без китәбез, акчарлаклар, акчарлаклар,
Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.
Әллә кайларга сибелгән татар уллары-кызларының канатларын каерган ул заманнар үтте инде. Ә Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте әле бик күп укучыларның күңелендә моңсу-якты хисләр уятыр.
Бу язма 136 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 8740 кеше укыды

фикерләр (37)
Аноним
23.10.2012 9:39:1

бик эйбэт,мина ошады)))

Аноним
26.10.2012 7:5:44

ррррррррэээээээээххххмммммммммээээээээт

Аноним
26.10.2012 8:56:39

Рэхмэт бик зур

Аноним
29.10.2012 9:29:52

Бик зур рэхмэт))

Аноним
30.10.2012 8:59:9

рэхмэт)))

Аноним
31.10.2012 7:59:7

Ошады)

Аноним
31.10.2012 9:12:58

спасибо большое)))))

Аноним
12.11.2012 13:10:26

бик эйбэт язылган))

Аноним
22.11.2012 5:10:23

Рэхмэт, минем иптэшлэр кучермэгэннэрдер эле мондан))

Аноним
30.11.2012 7:34:34

бик эйбат

Аноним
07.12.2012 4:21:2

бик эйбат

Аноним
01.02.2013 15:22:57

әйбәт, бик әйбәт. тагын шулай итеп языгыз. рәхмәт.

Аноним
24.02.2013 12:19:34

Шэпски)) Экзаменга билетлар язып утырам)) Бик булыштыгыз)) Бик зур рэхмэт))

Аноним
18.03.2013 11:44:6

Рэхмээт:)

Аноним
14.04.2013 19:48:46

Ильфат,синдэ язасын мени???

Аноним
08.10.2013 8:14:26

Бик яхшы хикэя, мина бик булышты

Аноним
16.10.2013 6:8:47

Рэхмэт;)

Аноним
16.10.2013 8:52:40

Лучше бы сами написали)

Аноним
19.10.2013 6:23:52

шэп рэхмэтттт

Аноним
19.10.2013 10:9:16

рэхмэт бик зур итеп )

Аноним
28.10.2013 12:19:55

шэп язылган рэхмэт бик зур

Аноним
29.10.2013 14:20:27

Бик якшыы)

Аноним
20.11.2013 13:43:54

алама

Аноним
24.12.2013 11:23:33

супер ) пасибааа)

Аноним
14.04.2014 11:1:53

рэхмэт бик ошады)

Аноним
21.10.2014 2:22:6

рехмет бик зур

Аноним
16.11.2014 18:0:0

л

Аноним
05.12.2014 15:47:7

мина охшады узен мина акчарлаклар повесте белэн бэйлэнгэе бэхет нэрсэ ул темасына сочинение кирэк иде))

Аноним
19.03.2015 18:57:45

Гариф образын кайдан табарга ?

Аноним
08.11.2015 18:46:33

бииииииииииикзуууууууууууууууууууур рәәәәхмәәәәт

Аноним
09.11.2015 12:49:10

рэхмэт бик матур эсэр

Аноним
16.11.2015 14:21:38

норм эйбет маладси суз дэ юк эйбетнен эйбете бик эйбет изложениялар бигректе монысы молодцы ребята стараетесь

Аноним
16.11.2015 14:24:42

НОРМ РЕБЯТ ВООБЩЕ ЭЙБЕТ!

Аноним
16.11.2015 14:26:7

Эйбет норм класс супер бер суз белен маладсиск

Аноним
16.11.2015 14:27:38

ЭЙБЕТ эйбет эйбет

Аноним
16.11.2015 14:29:31

эйбет изложения молодцы

Аноним
17.11.2015 18:6:32

Яхшы инша!:)