Җәйнең бер көне

19.03.2013
Җәйне яратмаган кеше юктыр ул бу дөньяда. Әлбәтта, бала-чага өчен җәй – өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин.

Шундый җәйнең бер көне турында сөйләп китәсем килә минем. Без балачакта гел бергә уйнап үскән өч малай җәйне мәшәкатьсез, дәресләр турында уйламыйча гына үткәрә идек. Шундый бер көнне без урманда үткәрергә уйладык. Җәйге урманда бит бик рәхәт! Анда җиләс һәм тыныч, кошларның матур итеп сайрауы таң калдыра, ә иң мөһиме – урманда рәхәтләнеп җир җиләге, кура җиләге белән тамак туйдырып кайтасын. Ә куян яки керпе күрә алсаң – үзе бер зур вакыйга!

Безнең якларда зур кара урманнар юк. Дөресен әйткәндә, кечкенә агачлыклар, анда төз каеннар, баһадир имәннәр, биек усаклар үсә. Кайсебер якта олы чыршы-наратларның куе яшеллеге күренгәли. Ә урман җәнлекләреннән җитез куянны, эшчән керпене һәм дә хәйләкәр төлкене генә очратырга мөмкин.

Ул көнне без иртән иртүк торып, тиз генә юынып, ашап, кәрзиннәребезне күтәреп юлга чыктык. Урманга юл ике сәгать вакытны ала иде. Көн бүген бик эссе булырга охшаган. Көнчыгышта күк йөзе ал ут кебек яна, һава чиста һәм якты. Кайдадыр сандугач иртәнге җырын җырлый, авылда әтәчләр яңа көнне каршылап кычкыралар, ә көтүче малларны яланга ашыктыра инде. Урманга без кояш кыздыра башлаганчы барып җитәргә ашыктык.

Без агачлыкка килеп җиткәндә, беренче кояш нурлары каеннарның яшелендә уйный башлаган иде инде. Аяк астындагы үләндә чык тамчылары ялтырый. Урман эчендә кошларның моңлы тавышлары агыла, барлык табигать яңа көнне каршылый, төнге җиләс һава әкрен генә күтәрелеп бара.

Без кошлар тавышын тыңлый-тыңлый урман эченә үттек. Тар урман сукмагы безне кечкенә генә яланга алып чыкты. Ялан кояш нурларында иркәләнә иде. Ә иң кызыгы шунда – ямь-яшел үлән өстендә әллә күпме кызыл нокталар ята, әлбәтта, бу җир җиләге! Без барыбызда җиргә утырып хуш-исле җиләкне башта туйганчы корсакларыбызга, аннары кәрзиннәргә тутырдык.

Безнең кәрзиннәребез тулганда көн уртасы якынлашкан иде инде. Кошлар тавышы тынган, тик тукран гына арымыйча тукылдый да тукылдый. Без авыр кәрзиннәребезне күтәреп сукмак буенча экрен генә атладык. Сукмак безне бу юлы чылтырап аккан саф чиста сулы чишмәгә алып килде. Авыр кәрзиннәребезне дәү чыршы астына куеп без тәмле суны эчеп ял итеп алырга киңәшләштек. Шулай урман тавышларына колак салып утырганда кинәт кайдадыр бездән ерак түгел генә ботаклар шыгырдауы ишетелде һәм күз ачып йомганчы безнең каршыдан гына бер зур соры куян йөгерде дә юк та булды.

Аннары без үзебезнең юлыбызда тукранны очраттык, ул безнең башлар очында гына тырыша-тырыша эшен башкара иде. Без аны куркытмыйча гына юлыбызны дәвам иттек.

Көн кызу, тузанлы, бөркү иде. Без авылга кайтып җиткәндә кояш көнбатышка якынлашып җитте. Арып-талып, ачыгып кайтып кердек без өйгә, ләкин барыбызда бик шат идек, чөнки бу җәйге көнне без файда белән үткәрдек. Без бу көнне салкын кыш килгәч тә хуш-исле җиләк вареньесе белән тәмле чәй эчеп искә алырбыз.
Бу язма 30 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3104 кеше укыды

фикерләр (3)
Аноним
24.03.2013 5:2:33

мина бу сочинения бик каты ышады мин бу сочиненины уктучыма курсеткеч ул мине бик махтады,5 куйды, рехмет сезге!

Аноним
13.11.2013 19:14:49

минем бер конем инша

Аноним
23.09.2014 18:34:42

Бик зур рэхмэт, бу иншасыз мин эйбэт билге ала алмам иде!