Кыш турында инша

20.03.2013
Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган, җәнлекләргә тизрәк ояларына кереп качарга куша кебек, ә кошларны көн дә җылы якка озата. Кайчан яңгырлары белән сибәләп елап та ала, кайчан тынып кала. Сорылык һәм караңгылык баскан дөньяны...

Иртәнге караңгы тынлыкта озын кышның бозлы сулышы сизелә. Беренче кар яуган. Кичә генә елап торган күк йөзеннән кышның беренче хәбәрчеләре - шук кар бөртекләре салкын һавада уйный-уйный тиз арада көзге коры сары үләнне ак юрган белән каплаган. Кыш җитте.

Соры һәм дымлы көз кар астында калды. Тирән көртләр җирне иксез-чиксез кышкы бураннардан саклый. Җир тирән йокыга талган. Җәнлекләр дә йоклый ояларында, тик кайчан гына кытыршы кар өстендә ялгыз тычкан эзләре очрый, я караңгы урман эчендә урман тавыгының гөрелдәгән тавышы ишетелә, я тукранның шакылдаганы яңгырый. Кырыйда гына карлы тунга киенгән чыршылар басып тора, кышның зәгыйфь кояшы аларның очларын җылыта.

Балалар һәр кыш саен чаңгыга басып урманга киләләр. Алар кышкы йокыга талган көчле имәннәрне һәм төз каеннарны күзәтеп, кышкы табигатне тыңлап, саф һава сулап кайталар, бала-чагага бик тә кар өстендәге эзләрне танып белү ошый. Боз белән капланган карда чаңгы шәп шуа, бөтен урманга балаларның күңелле тавышы яңгырый.

Тик кышның кояшлы рәхәт көннәре бик каты суык бураннар белән дә алмаша. Ап-ак күк йокыга талган җир өстенә төшкән сыман булып тоела, ачы җилдән уянган кышкы урман улый, ыңгыраша...

Икенче көнгә буранның иҗат иткән эшләре күренә: көртләрдә кардан фигуралар, тәрәзәләрдә хикмәтле бизәкләр, а елгадагы боз кояшта төрле төсләр белән ялтырый. Төн эчендә буран боз капкачын себерткән.

Кыш безне каты салкыннары белән дә куркыткан була. Бигрәк тә төннәрен. Кара энҗе йолдызлы күктән суык бәрә, бөтен дөнья туңган, тирән йокыда. Тик торбадан чыккан төтен генә ялгызы өскә таба омтыла...

Кышның саран саргылт кояшы карлы бураннар белән алмаша, ә бураннарга алмашка каты суыклар килә - мөгаен, кышның гүзәллеге шундадыр. Ә күпме шатлык алып килә ул бала-чагага: көннәр буе тау шуып шау-гөр киләләр, кемдер кар бабай ясый, кемдер кар бәрешеп уйный. Өлкәннәрдә кышны үзләренчә ярата. Һәр кем Яңа ел төнендә нинди булса да могҗиза я тылсым көтә.

Ә табигать ягымлы язны көтеп тыныч кына йоклый...
Бу язма 105 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 14931 кеше укыды

фикерләр (15)
Аноним
01.11.2013 3:35:2

Бик матур хикәя.

Аноним
09.12.2013 15:34:39

бик яхшы һәм кирәкле иншалар

Аноним
15.12.2013 11:30:44

шэп

Аноним
15.12.2013 12:16:32

зур рахмат

Аноним
15.12.2013 12:56:11

мина бик нык ошады!!!!!!клёвый инша!!!!!туган тел турында кирак!!плиз языгыз але!!!

Аноним
15.12.2013 13:1:28

ГУЛЬНАЗ!син тупая мы алла?ХИКАЯ тугел бу,бу инша ТАТАР ТЕЛЕН азрак укы инде!йунсез!БЕСТАЛКОВАЯ!МАЙМЫЛ!

Аноним
23.12.2013 13:2:11

как

Аноним
12.02.2014 12:9:34

мина бик-бик ошады!бик шэп сайт,рэхмэт сезгэ!))

Аноним
13.02.2014 13:40:58

бик эйбэт инша бул башкирса мы ул

Аноним
24.02.2014 8:1:58

Збс

Аноним
16.12.2014 16:34:37

бик ук ошап бетмэде!

Аноним
26.01.2015 16:41:45

Исэнмесез рэхмэт бик зур бик оший

Аноним
04.02.2015 15:25:57

бик матур хикэя зур рэхмэт кем улап чыгарган**?:%;№"!)(

Аноним
03.12.2015 17:44:52

Эзрэк ошады

Аноним
07.02.2016 13:45:40

мина бик ошамый