Яшьлегем бишеге

22.03.2013
Кышкы салкын бакчаларны өрфия бәскә чорнаган. Ботакларда анда-санда гына бөрешеп утырган чәүкәләр, каргалар күрен-гәли. Искиткеч тынлык! Җанга узарлык тынлык...
Сукмакка иелеп, зәмһәрир суыкларда сынып төшкән бер ботакны алам да янып торган миләшкә ыргытам. Өзеп, салкында өшегән миләштән авыз итәм, янәсе. Ә ул, селкенергә дә уйламыйча, кошлар кебек үк бөрешеп утыруында. Син кем дә мин кем менә шушы була торгандыр инде.
Бу бакча — мине шәһәр тыйгысызлыгыннан арындыра торган бердәнбер урын. Башы киселгән тупыллар да, кулсыз калган куаклар да юк монда. Тынлык. Искиткеч тынлык. Җанга узарлык тынлык...
Яз көннәрендә, эссе җәйләрдә дә шундый тынлык микән аның кочагында? Юктыр, иртә таңда, кышын гына шулайдыр...
Минем кебекләргә, шау-шулы яшьлеккә тынлык бөтенләй хас түгел! Узган язда мин, япь-яшь кызый, рәшәткәләре сынып беткән бер утыргычта имтиханнарга хәзерләнеп утырам. Башка ник бер сүз керсен! Яндагы икенче бер утыргычта инде студент булып өлгергән егет һәм кызлар кызу-кызу нәрсә турындадыр бәхәсләшә. Шигырь, диләр, шагыйрь, диләр, Тукай клубы, диләр. Мөгаен, язу җене кагылган затлардыр бу, дип уйлап куям. Үзем колакларымны сагайтам. Тагын ни хакында сөйләрләр...
Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби ел йомгаклары буласы икән. Алар шунда барырга дип җыелган булып чыкты. Бар сөйләгәннәре: шигырь бетте, проза бетте, әдәбият бетте...
Яшьлеккә һәрвакыт инкарь итү рухы хас. Алар ни генә дип әйтсә дә, фаразласа да, әдәбият яши дә яши һәм яшәячәк.
Менә шушы гасырлар чиген узган имәннәр кебек — озын гомерле ул. Менә шушы салкында әчкелтем-төчкелтемгә әйләнгән миләш тәменә охшаган аның тәме. Яшьлек кебек тынгысыз ул әдәби дөнья, аның кебек, тормыш җитешсезлекләрен инкарь итүчән. Шул ук вакытта елга кебек басынкы ага ул, урынын белеп ага ул әдәби дәрья.
Әй кош! Нишләп утырасың анда?! Нигә минем белән сөйләшмисең? Төш әйдә учларыма. Хәл ал, җылын, каты томшыгың белән уч төпләремне чукы. Бергәләп көлешербез, әллә елашырбыз да...
Кызык: әгәр син укый белсәң, шигырь яратыр идең микән? Менә минем кебек?! Әнә язын мин бу бакчада очраткан яшьләр кебек?! Хәер, синең һәр сайравың — үзе бер шигырь ич. Менә көлке. Карга белән чәүкә сайрый димени?! Яза белми язган мөтәшагыйрь шикелле ич аларның каркылдавы.
Бакчаларның яше, карты була. Ике гасыр яшәгән бу бакча инде яшь булып күренми. Баш-башында яңа гына утыртылган нарат үсентеләре генә бу бакчаның картаймаячагын искәртә.
Ә без картаербыз микән, Казан? Син дә картаерсың микәнни? Әнә, сиңа мең яшь, диләр. Чал Казан, диләр. Олуг Казан, диләр. Ә бит урамың тулы — яшь-җилкенчәк. Бакчаларың тулы — кызлар, егет-җилән. Яңа урамнарың, яшь агачларың калка, үсә тора. Сабыйларың шул урамнар буйлап тәпи атлап китә.
Картайма, Казан. Гел шушылай матур бул, яшь бул. Син мине, шушы бакча утыргычларында тирбәтеп, олы тормышка алып чыгарсың. Син — минем бишегем. Син — минем балачагым, яшьлегем бишеге.
И-и-и миләш ботагындагы кош! Моңайма әле! Туңма әле син! Без соң картлармыни...
Бу язма 22 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1328 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк