Тау башына салынгандыр безнең авыл

22.03.2013
Тау башына ук салынмаса да, туган авылым җәенке калкулыкларның күкрәгендә, итәгендә җәйрәп ята. Шактый ерак урнашкан авыллардан да күренеп тора ул. Әллә кайдан, менә мин нинди дигән сыман, кызыл калай түбәләре, биек манаралы мәчете, ике катлы балалар бакчасы белән ялтырап сәлам бирә.
Авыл башына кергәндә — трактор паркы. Ул әле соңгы елларда гына төзелде. Кунакларга монда җирне яратучылар яшәгәнлеген тагын бер кат искәртеп тора.
Олы юлның бер ягы буйлап утыртылган ветераннар аллеясы күзгә күренеп биегәйде. Төз наратларның, карагайларның ылысларыннан кырга җәелгән, борынны кытыклаучы исләр урманны искә төшерә.
Аллея зиратка алып чыга. Ул инде трактор паркына килеп терәлде диярлек. Зур тизлек белән үсүенә бер сәбәп — авылдашларның җәсадларының туган якта күмелүен теләве. Авыл кебек борынгы каберлек бу. Каршысында — мәктәп.
Дөньяның тып-тын бер почмагы һәм кырмыска оясы кебек мыжгып торган уку йорты. Икесе кара-каршы утырып, мәңгелек һәм фанилык турында сөйләшәдер шикелле.
Зиратта һәрвакыт тәртип. Аның аркылы үтеп-сүтеп йөрүче юк, каберлекләр чистартылган, агачларда кош оялары күренә. Монда илгә билгеле кешеләр дә күмелгән. Бәетләрдә телгә алынган комсомолец Рәхи кабере дә шушында. Галимнәр тарафыннан тарихи истәлек буларак теркәлгән каберташ язмалары саклана анда.
Мәктәп әле бу елда гына ачылды. Аңа кадәр укучылар янәшәдәге агач бинада белем ала иде. Үзәк урам башындагы иске мәчет исә совет чорында башлангыч мәктәп вазифасын башкарды.
Инкыйлабка кадәр авылыбыз дүрт мәхәлләгә бүленгән. Сигез дип әйтүчеләр дә бар, әмма бу сан дәлилләнмәгән. Яңа мәчет Таубашы мәхәлләсенең элеккеге гыйбадәтханәсе урынына салынды, һәр җомгада картлар, тезелешеп, мәчеткә бара, һәр иртәдә мөәзин, азан әйтеп, намаз вакытын хәбәр итә. Гаетләрдә мәчет эче шыгрым була.
Кибетләр, медпункт, теш дәвалау, массаж кабинетлары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты, йон тетү цехы һәм башкалар бар авылыбызда.
Берничә ындыр табагы, ашлык саклагыч колхозның ныклыгын күрсәтеп тора. Икмәкне дә үзебездә пешерәләр. Дөрес, тегермәндә югары сортлы он хәзерләнми, аның каравы эре тартылганының файдасы зуррак.
Авылда бай китапханә, почта бүлеге эшли. Клуб бераз искерде. Аны утызынчы елларда комсомолецлар салган булган. Алдарак телгә алынган Рәхи абый Зәкиуллин бу эшне башлап йөргән. Әти-әнием кечкенә булганда, мәктәптә укыганда, клубта буфет, китапханә, кино залы, ял итү бүлмәсе, кызыл почмак эшләгән. Алар хәзер башка җиргә күчерелгән. Сәхнә алдындагы оркестр өчен урын да сүтелгән. Мәдәният сарае исемен йөртсә дә, бина эчтәлеге белән бу сүзгә җавап бирми инде. Дөрес, аның бизәлеше дә бик матур, үз ансамбле дә бар.
Клубта һәр атна дискотека була, бәйрәмнәрдә кичәләр уздыралар. Алар хәзер күп вакыт түләүле оештырылганга, авылдашларымның һәрберсе дә мәдәният сараена килми. Кышкы озын кичләрне җеп эрләп, шәл бәйләп, итек басып уздыра. Җырлы-биюле бәйрәмнәр кимегәч, олыларның күңелләре сүрелде, шунлыктан анда һәрвакыт мәктәп балаларын гына күрәсең.
Авылымда искиткеч кешеләр яши. Аларның хезмәт сөючәнлегенә мин үзем дә таң калам. Урманнан еракта булсалар да, таза бүрәнәле йортлар гына сала, көтүлексез килеш тә, күп мал тота, болыннары сөрелеп бетсә дә, җиләксез-гөмбәсез калмый авылдашларым. Шулай икән, аның иң зур байлыгы да — кешеләре. Чишмәләре, мул сулы елгалары белән дә мактана ала әле ул.
Туган авылымда миңа һәр җир таныш. Аның кайсы төшендә нинди таш ятканына, нинди үлән үскәненә кадәр беләм һәм үз төсе, үз исе, үз яме өчен яратам.
Бу язма 16 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1769 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк