Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип

22.03.2013
Фәнис Яруллин иҗатының үзәгендә тормышта үз урынын раслау өчен көрәшүче образы тора. Тормыш аны һәр көн, һәр мизгел саен сыный, ди ул. Менә шул әсәрләрнең фикри фокусын тәшкил итә дә. Сынаулардан кеше физик һәм рухи яшәү өчен лаек булып чыгарга тиеш, фәлсәфәсе дә әдипнең бөтен иҗатына хас. Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повестендагы Фәнияр язмышы авторның үзенекенә аваздаш булса да, без үзәк геройны иҗат фантазиясе белән баетылган әдәби образ дип бәялибез.
Фәнияр үз гомерендә төрле авырлыклар кичерә: сәламәтлеген югалта, хәрәкәтсез кала, сөйгән яры ташлый, әмма бу хәлләр аны үзен әле башкаларга кирәк дип санаудан ваз кичтерми. Якыннарының ярдәме, сабырлыгы, максатчанлыгы, авырлыкларны җиңәчәгенә өмете, мәхәббәт көче аркасында ул үлемне, авыруларны җиңә һәм тормышта үз урынын таба. Әсәрнең шагыйрь теле белән язылганлыгы күренеп тора. Бигрәк тә шигърияткә хас иҗат алымнарын куллану төп фикерләрне ассызыклауда зур эш башкара. Күңел кичерешләренә аваздаш вакыйгаларны янәшә куярга ярата, кыска эчтәлекле хәлләрне еш куллана әдип. Теле образлы, шигъри.
«Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестеның үзәгенә тормыш аяусызлыклары аркасында үзенең хатын-кыз сыйфатларын югалткан ирдәүкә образы куелган. Сәхиягә охшаш геройлар татар әдәбиятында күренгәләсә дә, әле үзәктә һәм калку планда сурәтләнгәннәре юк иде.
Әсәрнең сюжеты болайрак: ярым ятим Сәхия белән Сәкинәнең әтиләре Локман абый сугышка китеп бара. Сәкинә, мәктәп яшендә булуына карамастан, укуын ташлап, башта колхозда эшләп йөри, аннан клуб мөдире булып урнаша. Сөйгәне Рәмзидән алдана һәм, шуны яшерү өчен, авылдан китеп бара. Холык-фигыле бераз малайчарак Сәхия Сәкинәнең әлеге адымын кабул итә алмый, андагы ихтыярсызлыкка, хатын-кыз йомшаклыгына ачу итеп, җенесеннән баш тарта. Сугыш чукмары, тракторист, шофер булып киткән, кыерсытылганнарны яклап йөрергә тотынган бу кызның чын исеме дә онытыла, һәм ул Сәхигә әйләнә. Кырыс Себер якларында эшләп, үз авылына кайтканнан соң, ул тагын да ныграк шаккатыра: ата-баба йортын торгыза, апасының баласы Сережаны нигезенә ир кеше итеп алып кайта.
Әлеге повестьта, хатын-кыз матурлыгы нәрсәдә, әлеге матурлык ни сәбәптән югала, кебек бүгенге көннең актуаль сорауларына җавап бирелә. Шул ук вакытта Сәхиягә гаеп тә ташланмый, ул шулай ук яшәү өчен көрәшүче, үз хокукларын гадел дәгъвалаучы образ итеп тудырыла. Сәхия — үз-үзен аямаучы, көчле рухлы, кискен нәтиҗәләргә килүче, бер чиктән икенче чиккә ташланырга мәҗбүр ителгән хатын-кыз образы.
Фәнис Яруллин әсәрләренең һәрберсендә авырлыкларга дучар ителгән кешеләр янәшәсендә эчкерсез затлар, аңа ярдәм кулы сузучылар яши. Шундыйларның берсе саналырлык Миңсылу апа — шулай ук көчле рухлылардан. «Чәчәкләр моңы» повестеның үзәк герое бәхетне кешеләр күңелендәге изгелеккә омтылышта, аларның да авыр язмышларын җиңеләйтә алуда күрә.
«Язмышлар язылганда» повестендагы Рәйхана бәхетне шәхси иректә, яраткан һөнәр сайлауда, үзен аңлаучы кешеләр арасында булуда күрә, шуңа ирешү өчен, шулай ук зур сынаулар аша уза.
Фәнис Яруллинның башкалардан тәрбиялелекләре, намуслы булулары яисә рухи ныклыклары белән аерылып торган хатын-кыз һәм ир-ат персонажлары укучы күңелендә дә, үз язмышың өчен үзең кайгырырга кирәк икән, дигән фикер уята.
Бу язма 23 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1690 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк