Казанга экскурсия

15.01.2012
Менә без Казанда экскурсиядә. Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Аңа 1000 ел элек нигез салынган. Бүгенге көндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннарга бик бай.
Экскурсиябезне Кремльдән башлап җибәрдек. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсең лә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Бу − искиткеч күренеш. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.
Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Сөембикә − татар халкының горурлыгы, иминлек билгесе, иманы, кыйбласы ул. Кремльдә без Сөембикә манарасының тарихы белән таныштык. Ул − бик борынгы корылма, һәм дөньядагы авып баручы берничә шундый корылмалар исемлегенә кертелгән. Хәзерге көндә төзүчеләр аның авышып баруын туктатканнар. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык. Ул искиткеч матур һәм зур мәчет икән, һәм, хаклы рәвештә, илебезнең җиде могҗизасы исемлегенә керергә тиеш. Кремль безгә бик ошады.
Аннан соң Казанның бүтән истәлекле урыннарына юнәлдек.
Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.
Университет − Казаныбызның горурлыгы. Анда меңнәрчә студент югары белем ала. Минем әти-әниләрем, күп туганнарым да аны тәмамлаган. Минем дә шул университетта укыйсым килә.
Казанның үзәгендә урнашкан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да республикабыз горурлыгы. Ә аның каршында халкыбызның сөекле улы, композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелган.
Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасы янында булдык. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан. Без шунда күңелле ял иттек.
Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеена да бардык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык. Казан шәһәре миңа бик тә ошады.
Мин үз туган ягымны бик яратам һәм аның белән горурланам.
Бу язма 134 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 9914 кеше укыды

фикерләр (10)
Аноним
07.12.2012 12:55:8

бик ошады,рэхмэт сезгэ

Аноним
16.02.2013 12:54:15

Бик яхшы, эчтәлекле итеп язылган...Миңа бик тә ошады:) Шулай дэвам итегез, молодцы:)*

Аноним
24.02.2013 12:42:17

Ваще супер!))

Аноним
17.09.2013 14:11:32

Бик булыштыгыз!Рэхмэт!

Аноним
13.03.2014 16:5:56

Бик зур рәхмәт:)

Аноним
06.04.2014 9:29:48

Ярыйсы)

Аноним
12.12.2014 21:53:21

Бик зур рэхмэт яусын авторга

Аноним
20.11.2015 19:56:45

Бик зур рэхмэт сезгэ . Тагын шундый матур хикэялэр языгыз

Аноним
01.12.2015 18:43:24

норм

Аноним
24.02.2016 17:28:22

Бик зур рэхмэт)бик булыштыгыз!!:-)