Тел — буынсыз, уй — төпсез

01.04.2013
Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкаль бар. Әле алар да аның бөтен сыйфатларын аңлатып җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белер өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. Ана телеңнең моңын, аһәңен аңлау өчен, кайвакыт бер бишек җырын ишетү дә җитә. Аның мәгънә тирәнлегенә шаккатып, эчке бер ләззәт кичерергә теләсәң, халыкта йөргән канатлы гыйбарәләрне исеңә төшер, әдипнең маһир каләменнән чыккан китап сүзен укы.
«Тел» тамырыннан бик күп сүзләр ясалган. Без көндәлек тормышыбызда һәр исем-атаманың тарихы турында әллә ни еш уйланмыйбыз. Ә бит сүзләрне тамырларга таркатканда, бик кызык нәрсәләр күзгә ташлана. Теләк, теләнче, телсез, телем, телем-телем... Авыз эчебездәге телгә охшаган һәр нәрсә, ягъни юка, очлы әйберләр шул ук тел исемен ала. Телләрнең ниндиләре генә юк: разведчиклар кулга төшергән әсир, кош теле дип аталган татлы ризык, зур тел, кече тел.
Бала сөйләшә башласа, тел алып кайттык, диләр. Сүзсез калсаң, телеңне йоткансың, дип гаҗәпләнәләр, аптырыйлар, орышалар. Күп сөйләшсәң, Тел бете дигән кушамат та тагып куялар.
Телнең белгечләре була, телнең осталары бар...
Тел сөйдерә дә, биздерә дә.
Тел әче дә була, төче дә. Усал теллеләр кайвакыт рәнҗетеп тә куя. Йомшак телленең җанга рәхәтлек биргәне бар, төпкә утыртканы да юк түгел. Теле бозыкның күңеле бозык, ди халык. Теле катының күңеле каты, дигән мәкаль дә бар.
Тел — күңелнең көзгесе дә, тылмачы да, ачкычы да, тагын әллә нәрсәләр дә икән.
Телне елан белән дә, без белән дә, каеш белән дә чагыштыралар. Ул озын да, кыска да, нечкә дә, үткен дә, кисап кадәр дә, тәртә буе сыман да була дип саналгач, нинди сүз белән генә сыйфатламаслар!
Халык әйтүенчә, чичәннәр тар җирдә сүз башлый. Борынгы заманда тел осталары сугышларны туктаткан, гадел хөкем чыгарган, патшаның олы киңәшчесе булган. Тел белгәнне олылаганнар, аңа түрдән урын биргәннәр. Аның әйткәне халык сүзенә әйләнгән. Исеме онытылганда да, тапкыр сүзе илләр гизгән, гасырдан гасырга күчкән.
Бай да соң инде милли тел катламнары! Бер сүздән этәрелеп китеп кенә дә, әллә кайларга барып чыгарга була.
Бүген син — миңа, мин сиңа эндәшкән сүзләр белән моннан йөз ел элек тә, мең ел элек тә безгә таныш түгел әллә кемнәр үзара аралашкан. Алар белгәннең бик күбен инде без онытканбыз да. Тыйб гыйлеменең терелтү мөмкинлеге булса, арабызга кайткан ерак бабаларыбыз безнең ни хакта сөйләшкәнебезне аңлап та бетермәс иде. Тел үсә, үзгәрә шул. Бик матур мәгънәле сүзләре дә кулланылыштан төшеп кала, әйтелеше өйләмебез аһәңенә ярашмаганнар да телебездән төшми. Димәк, еш кына аңа зыян да салына.
Әйе, тел — буынсыз. Ничек сөйләшүеңә карап, сине үз дә итәләр, кире дә кагалар, телендә уе чагыла, дип уйлыйлар.
Уйның төпсез икәнлеген һәркем белә. Шулай булгач, уй өчен телне гаеплибез булып чыга.
Бу язма 17 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1225 кеше укыды

фикерләр (2)
Аноним
10.04.2013 2:36:25

Рэхмэт)

Аноним
10.04.2013 2:40:13

бик булышты))