Хыялдагы бүлмәм

15.01.2012
Минем, үз бүлмәм бар барын. Ләкин ул бик гади бүлмә: гадәти җиһазлар тезелгән (шкаф, карават, урындык, өстәл), стенада гадәти обойлар, бернәрсәсе белән дә җәлеп итми торган ак түшәм, гадәти тәрәзә һәм ишек. Ләкин минем могҗизалы, бик матур итәсем килә бүлмәмне.
Әкияти дөньяга керү турында ишек үк әйтеп торырга тиеш, минемчә. Ул җыелма ишек булсын иде, ә аның тоткасы төрле кечкенә җәнлек фигуралары сыман булуын телим. Менә безнең ишек хәрәкәткә килеп ачыла һәм бүлмәгә керәбез. Баш очында без... йолдызлы күк күрәбез! Чөнки түшәм кара төстәге көзгедән ясалган һәм анда йолдызларга охшаган күпләгән кечкенә-кечкенә лампочкалар эленгән. Ә иң кызыгы − аларның яктылыгын көйләп торырга, йолдызларны бик кечкенә дә, кояш кебек бик зур да итәргә була.
Хәзер стеналарга игътибар итик. Алар да әкияти һәм фантастик: фотообойларда төрле табигать күренешләре сурәтләнгән. Бер якта без чын джунгли күрәбез: юан лианалар, зур агачлар, маймыллар, әкәмәт чәчәкләр... Икенче якта башка рәсем: ком һәм ташлар, ә еракта, миражга охшаган яшел оазис. Алгы стена үзебезнең табигатьне күрсәтә: елга буендагы таллар һәм тирәкләр, югарырак имәннәр һәм каеннар. Ишеккә таба борылып карасак, анда зур ак бозлар, зәңгәр күк йөзе, пингвиннар күрәбез, әйтерсең бу Антарктида.
Ә өй җиһазлары кайда соң? Бүлмә бит буп-буш. Кесәмнән пульт алам да, бер төймәсенә басам. Су матрацы җәелгән карават килеп чыга. Икенче төймәсенә басам: идәннән өстәл килеп чыга, ә аның өсте монитор икән. Башка төймәләргә бассам, стеналардагы шкаф ишекләре ачыла, китап киштәләре килеп чыга. Ә менә бу яшел төймәгә бассам, бүлмә яңадан бушап кала.
Тәрәзә тоташ бер пыяла кебек тора. Форточкалар да, тоткычлар да юк. Алар да, пульт төймәсенә баскач кына килеп чыгалар.
Менә бу бүлмә дисәң дә − бүлмә! Кемгә генә ошамас икән шундый бүлмәдә яшәү! Минем менә шундый кызыклы бүлмәдә яшисем килә шул!
Бу язма 46 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1215 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк