Без — эзтабарлар

06.04.2013
Минем әбием пионер булган. Әнием дә, әтием дә, аларның туганнары да кызыл галстук такканнар. Хәзер пионерлар юк инде. Ә бәлки, бардыр да. Мәгънәле уеннарсыз, җыр-шигырьләрсез, үзара ярышларсыз, романтикасыз мәктәп тормышы кызык түгел. Татарстан пионерларының күпчелеге үзләрен варислар дип атый, кемдер эзтабарлар отрядына йөри, кемдер табигать дуслары исемлегенә кергән. Кыскасы, һәр бала ниндидер эш белән шөгыльләнергә, тормышын кызыклырак итәргә тырыша.
Безнең мәктәптә эзтабарлар отряды яши. Эзтабарларга ата-бабалары узган данлы юлны өйрәнү дә, күчмә кошлар тормышын күзәтү дә, походларга чыгу да ошый. Һәркайда кемдер калдырган эзләр бар. Без — әнә шуларны табучылар.
Теләсәң, отрядыбызга сине дә алабыз. Эзтабар булу — гадел, тырыш, шаян, көчле, тапкыр, җитез булу дигән сүз. Әгәр синдә андый сыйфатлар бар икән, рәхим ит, арабызда бул.
Без бу җәйне аеруча кызыклы уздырдык. Туган ягыбызда Азин дивизиясе булган урыннарда йөрдек. Кинога, фотога төшердек, альбомнар ясадык, аның сугышчысы исәпләнгән якташларыбыз исемлеген барладык.
Киләсе җәйгә сәяхәтебез ераккарак булачак. Ул дивизия йөргән юлларны тагын да дәвам итәчәкбез. Кызыкмы? Әлбәттә!
Бу язма 15 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1069 кеше укыды

фикерләр (10)
Аноним
09.04.2013 23:37:35

рэхмэт))

Аноним
10.04.2013 2:28:38

матууур))

Аноним
10.04.2013 2:30:47

Шэп булган бу) мина ошады))

Аноним
10.04.2013 2:31:3

шэп, бик булышты!))

Аноним
10.04.2013 2:32:2

батыр)))

Аноним
10.04.2013 2:33:8

бик зур рэхмэт, бик булышты!

Аноним
10.04.2013 2:33:53

рэхмэт сезгэ бу инша очен

Аноним
10.04.2013 2:33:57

ухух,кучердем,зур рэхмэт.

Аноним
10.04.2013 2:35:50

Уххх нинди инша

Аноним
10.04.2013 2:39:41

Зур Рэхмэт,инша супер,авторга рэхмэт.