Яңа китап укыгач

09.04.2013
Авыл китапханәсенә татар телендә нинди генә китап кайтса да, укымыйча калдырмыйм. Әдәбияттагы һәр яңалык белән кызыксынып барырга тырышам. Китап ошаса, аны башкаларга тәкъдим итәм, тәэсирләрем белән бүлешәм.
Әхсән Баяновның «Урланган ай» дип исемләнгән повестьлар җыентыгын бер сулыш белән укып чыктым. «Җәй белән җәй арасы» әсәренең кечкенә күләмдәге беренче бүлегеннән туган кызыксыну китапның соңгы битләренә кадәр барды. Хәер, аның бүлек саналуы бераз сәеррәк тә, чөнки бары кереш, башлам вазифасын үти.
Малай төш күрә. Үсмер дә төш күрә. Икесе дә чабышкы рәвешендәге бәхет атына атлана. Берсенеке кача, икенчесенеке хуҗасын егып ук төшерә.
Буш кул белән калган үсмерне әле хатын-кыз бәхетле итә ала. Ир-атка әверелгәч, төшендә үзен әсир иткән кызга чәчәкләр өзеп бирә, аның белән мәхәббәттә аңлаша. Уянса, юрганын кочып ята, имеш.
Картлык көненәчә ул аларның һичберсен дә онытмый һәм, әллә гомер — юш килгән төш кенәме соң, дип баш вата.
Әлеге кешенең исем белән бирелмәве башламга тормыш фәлсәфәсен уздыру функциясе йөкләтелгән булуны күрсәтеп тора.
Икенче бүлектә без шул сорауга җавап эзләүче җитмештән узган Ильяс карт белән очрашабыз. Әле ул колакка да каты түгел, күзләре дә сизгер, йорт тирәсендә матавыклануы аның гаиләдә дә кирәклеге хакында сөйли.
Ильяс абзыйның күңелендә, язмышына буйсынып, бәхет эзләп йөргән кешенең тынгысыз тормышы турында аянычлы нәтиҗә бар. Талканнарының тыныч бәхет булмавы көн кебек ачык, ди ул. Күргән-белгәннәре арасында атын саклап кала алган Фәтхелисламнан гына көнләшерлеге бар аның.
Бәхет — багана, утыртсаң, утыра, аударсаң, ава, дип тә өсти әдип. Шулай икән, бәхетле булу кешенең үзеннән дә тора ич!
Ә бәхетнең чиге бар. Балачак хатирәләрендә, хыялларында изрәп утырган картны, шул хакта уйлап куюга ук, аяз көнне яшен суккандай итә. Ямаулы карга бер чебешен алып китә, карчыгы Бәһрәмия аннан күршеләре алдында адәм көлкесе ясый.
Кеше бәхетсезлекне дә чикли ала. Ильяс әнә, бүгенгенең газапларыннан качып, чишмә буена килә һәм сөйгән ярын хатирәләренә дәшә. Аны очраткан җәй белән җәй арасында кырык ел икән. Шулай итеп, икенче бүлектә әсәр атамасына салынган мәгънә ачыла башлый. Калган кисәкләр Ильяс карт гомерендәге җәйләрнең һәрберсен диярлек берәм-берәм тасвирлый. Аны атсыз калдырган, сугышка алып киткән, хатынлы иткән, балалар шатлыгы китергән җәйләр бар. Ә кышлары... Ильяс абый алар хакында сөйләми диярлек, үзен бәхетле иткән җәйгә тиң кышларны гына тасвирлый ул. Ел фасыллары бер-берсенең урынын ала. Бәхетсезлек алып килгән җәйләр — кышка, сөеклесе белән янәшә яшәткән кышлар җәйгә әйләнә.
Ни җитми кешегә? Үзеннән дә зуррак санаган, хөрмәт иткән, яраткан кызга өйләнә ләбаса! Һәм, гаиләсен, үзен тәмам онытып, җыры белән әсир иткән Рәгыйдәгә үлеп гашыйк булып, аларның театр труппалары артыннан сабый бала кебек ияреп йөри.
Сугышта сәламәтлеген югалткан ирнең кешеләргә, һич югы кемгәдер кирәк буласы, сөясе-сөеләсе, үзен аңлаучы табасы, сәхнәдә артист итеп тоясы килә. Ул — рухы, яшәү рәвеше, дөньяны кабул итүе белән чын сәнгатькәр. Хисләр дулкынында яши, талант алдында баш ия, матурлыкка табына. Авыл тормышы бик якын булса да, печән чабар, балалар үстерер өчен генә яратылмаган ул. Аның шул авыл кешесенең күңелен күрәсе, көннәрен бизисе, хәленә керәсе, сәхнә аркылы аңа гыйбрәтләр җиткерәсе килә. Геройның гаилә коруы да шул хыяллары белән бәйле. Юкка гына китапханәче кызны, кичәләрне башлап йөрүчене кияүгә алмый бит инде ул!
Бәһрәмия — начар хатын-кыз түгел, авыр сугыш елларында ничә баланы исән-имин яшәтә, йортны төзек тота, әхлагын да бозмый, ярдәмгә яраксыз кайткан иренә дә авыр бәрелми, әмма кырыс заман андагы иң уңай сыйфатларны юкка чыгара. Хыялыйлыгын югалта, сәхнәдән күңеле бизә, артыгы белән тормыш мәшәкатьләренә бата. Берәүгә нәкъ менә аның кебек хатын бик ошар иде дә. Ильяска — юк, ул, китаплар яндырганда, Бәһрәмиянең пьесалар җыентыгын яшереп калдырудан куркуын аңламый, аның беретка урынына гади яулык киюен дә яратмый. Хатынының картаеп китүенә дә күңеле әрни ирнең. Тормышны да рольләр башкару дип бәяләгән Ильяс өчен Бәһрәмия башкарган ирләр роле ошап бетми, шул ук вакытта ул бу рольне үзе дә уйнарлык хәлдә түгел.
Ильяс тормыш үзгәрешләренә заман авырлыклары сәбәпче икәнлеген аңлый, әмма элекке Бәһрәмияне табу өчен, һич көч түкми. Ул үз идеалын икенче берәүдә — Рәгыйдәдә күрә.
Кинәт кабынган мәхәббәт уты гомер ахырынача озата бара аны. Ә бит, бер уйлап карасаң, Бәһрәмиянең яшәү шартларына куелса, Рәгыйдә шул ук вазифаларны җилкәсенә алыр иде. Артистлар башкачарак көн күрә, уйлый шул. Ильяс хакына гаиләсен таркатудан да курыкмый Рәгыйдә, әмма, иремнән баш тарттым, дип белдерсә дә, алай ук булмавы да күренә. Яшьләрчә кабат сөю хисе белән әсәрләнгән Ильяс аннан күңел биздерерлек сыйфатлар эзләми, сөйгәнен һичбер нәрсә өчен гаепләми. Кызның гаиләле кешене яратуы гадел, табигый тоела, ул үзен бары Рәгыйдә белән генә күз алдына китерә. Салкын сулы елга аша бер-берсенә каршы килгән ике җан бу яратуның үлемнән дә көчлерәк икәнлеген исбатлый.
Кеше күңеле — төпсез кое. Ул бәхетен һәрвакыт читтән эзли. Язучы да монда һичкемне гаепләми, берәү дә моны дөрес түгел дип санамый. Сюжет шундый ки, һәр кеше, үз карашларыннан чыгып, геройларга мөнәсәбәтен тудыра ала. Милли традицияләрдә тәрбияләнгән укучы, әгәр Бәһрәмия белән Ильяс урыны алмаштырылса, һичшиксез, хатынны тискәре тип дип бәяләр, иренә хыянәтен кичермәс иде. Әмма аның бу очракта гаилә җанлылыгын бәяләп бетерә алдымы икән? Шикле, чөнки җитмешкә җиткән Бәһрәмия тупас телле, усал бер кортка итеп бирелә, әйтерсең Ильясның карчыгына битарафлыгында аның теле гаепле. Үзен көтеп алган хатынында тормышка мәхәббәт, нечкә хисләр уяту өчен, нәрсә эшләде соң Ильяс?! Аны яңадан табарга омтылыш ясап карадымы? Һич юк! Сәхнә тормышы өчен тулаем туры килгән Ильяс — гадәти тормышка сәләтсез, көрәш рухыннан мәхрүм бер герой ул. Өйләр салып, байлык туплап яшәүче таза хәлле гаиләсендә бер күзәтүче, философ булып кына яши бирә. Дөрес, кайвакыт ул оныклары белән дуслашырга омтылыш ясап карый, инде тегеләре бабаларын аңламый. Ильяс аларда тагын да шул үзенең балалык еллары эзләрен күрергә теләп ялгыша. Чор башка, хыяллар башка. Ике уч җиләк өчен ярышу үз уеннары белән мәшгуль балаларга бер мәгънәсезлек кенә тоела. Алар тук, алар шат, алар әлегә үзләренчә бәхетле. Аларны ат, Дүртөйле театрының булмавы борчымый.
Берничә катлаулы чорны узган Ильяс соңгы җәендә иң аянычлы нәтиҗәләрен ясый кебек. Үз гомерен, танышларының гомерен кабат күз алдыннан кичереп, һичберсенең бәхетле булмавы хакында уйлый. Болар өчен гаепне инде үзе үк заманга сылтый. Ильяс иң шәп яшәгән Фәтхелисламга караганда әле бәхетлерәк тә икән. Аның һич югы Рәгыйдәсе булган.
Сабый чактан ук ат, мәхәббәт, гаилә турында хыял яшәткән Ильясны. Ә менә Рәгыйдәсе... Ул — мәхәббәттән дә көчлерәк тойгы. Бу образ — бер үк вакытта Хәмдия дә, Галиябану да. Гомерлек хыял, авыр вакытларда исән саклаган тойгы. Шулай итеп, укучы да Рәгыйдәгә мәхәббәт гади мәхәббәт булмавын аңлый, һәм Ильяска тап төшерерлек һични калмый. Рәгыйдә көнкүреш мәхәббәте түгел икән. Ул үзенә яшь хатын-кыз, сәхнә, әдәби геройлар, сәнгать образын да сыйдыра.
Кешенең бәхетсезлеге күп очракта башкаларның үзен аңламавына барып тоташа. Ильяс авылдашлары өчен чит, ят. Җитмәсә, үзе шундый чиксез киң, бай, матур дөнья адәм баласы теләгәннең чиреген дә бирә алмый. Ә бит кеше хыяллары, бер карасаң, алай ук чиксез дә түгел. Аңа назлы яфрак шыбырдавын шыксыз авазлар бүлмәве кирәк. Җанлы кеше тормышның һәр күренешеңдә үзенә бер кызык табарга һәм аны ямьсез кабул итмәскә тиеш. Яшәү мәгънәсе — шунда да. Чебешне типкән ямаулы карга, әнә шул яшәү мәгънәсенең иң зурын — Рәгыйдәне күтәреп, тормыш күгендә югала. Картның өне, төше бергә бутала.
Ә «җир өстендә япь-яшь җәй тантана итә».
Бу язма 6 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1510 кеше укыды

фикерләр (2)
Аноним
10.04.2013 23:59:18

Матур) рахмэт))

Аноним
20.10.2013 11:29:21

бик эйбэт