Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек

09.04.2013
Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәре басылып чыккач та, вакытлы матбугатта роман хакында шактый гына фикерләр күренде. Шулардан педуниверситет галимәсе Әлфия Мотыйгуллинаныкына тукталасым килә. Ул Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Фатих Хөсни әсәрләрендә Нуриәсмага охшаш героинялар булуы хакында әйтә. Әлбәттә, аны Нәфисә, Нурия һәм башкалар белән чагыштырып, зур фәнни хезмәтләр язып булыр иде. Мин исә Нуриәсманы тасвирлап бирергә һәм башкаларга уйлану мөмкинлеге кылдырырга телим. Әгәр дә ул — шактый типик образ, татар хатын-кызына чынлыкта да охшаш икән, без үзеннән-үзе традицияләрнең дәвам итүе турында фикергә киләчәкбез.
«Таң җиле» әлеге дә баягы Нуриәсманы табигать кочагында сүрәтләүдән башланып китә. Исеменә үк нур сүзе кергән героиняны без яшь кыз кебегрәк кабул итәбез, һәм вакыт-вакыт ул таң образы белән дә кушыла. Нәкъ менә мәңге саф булып туучы таң Нуриәсманы яшәртеп күрсәтә дә инде. Бары тик бераздан гына без аның өлкән яшьтәлеген чамалыйбыз, һәм, туар көнгә хәер сораганнан соң, автор соңгы җөмләне өсти: «Хәере белән килмәде бу көн». Вакыйгалар шактый кызу алмашынырга тотына, хәвеф көтү дә көчәйгәннән көчәя бара. Ул да булмый, Нуриәсмага күршесе Гарифҗанның авыр хәлдә шифаханәгә озатылуы, иренең туганы Рәмзинең үлүе хакында хәбәр килеп ирешә. Күрше-күләнне үзара ызгышлардан аралап яшәгән, әхлагы белән аерылып торган хатын шул ук көндә барысына дошман була да кала. Суд тикшерүчесенә дөресен сөйләгән Нуриәсма ике ут арасында көн итә башлый. Я үзенә яла ягарга кирәк, я күршесе хөкем ителәчәк. Нуриәсма дөреслек юлын сайлый. Аны башкалардан аерылып торуда гаепләүләр китә. Ә соң үзеңчә, намуслы яшәү начармыни? Һәм безнең күз алдыбызга тырышлыгы белән, туры сүзлелеге белән таң калдырган Миңлекамал, Нәфисәләр, тормышта юлын тапкан, рухи, үсеш-үзгәрешләр кичергән Нурияләр, рухи авырлыкларга бирешмәгән Мәдинәләр килеп баса. Шуларның барысының башына Гаяз Исхакыйның Зөләйхасын куям мин. Кешелеклелеген саклап калу өчен, иманына тугры булу өчен, аннан да авыррак тормыш юлы узган башка хатын-кыз телемә килми.
Нуриәсма Нәфисәләр кебек үк тырыш, колхоз милкенә кул сузмый, аның эшләрен үзенеке кебек башкара, байлык җыймый, күңелен йортына, баласына бирә. Тормышны үзе тартып бара. Дөрес, ул да хаталардан хали түгел. Төпчеген авылда калдыру, гайбәте чыккан кызга өйләндермәү өчен, ул кайчандыр Мизхәтнең сөйгәне Зөбәрҗәттән авылдан чыгып китүен үтенгән, әмма, вакытлар узгач, ялгышын таныган, төзәткән. Башка балаларын да еш кына зур бәхетсезлекләрдән саклап калган ана. Шәрифҗаны эчкечелек юлына баскач, җаен табып, аралашкан даирәсеннән еракка җибәргән.
Кешеләр арасында, алар өчен яшәгән Нуриәсма бу дөньяда үзен ялгыз хис итә. Ә менә совет чоры әдәбиятында без күбрәк кайгылардан коллектив ярдәме белән чыккан, аны үзенең терәге итеп тойган геройлар белән очраша идек.
Намуслы яшәү рәвеше Нуриәсманың канына сеңгән, башкаларга яраша алмый, аларның каргышыннан курыкса да, үз-үзенә хыянәт итми. Ире Сәгыйдулланы эшләгән эшләренең хөкемдары иткән ул. Күзгә күренмәсә дә, вакыйгалар барышында катнаша Сәгыйдулла, әйтерсең аның рухы үз нигезендә мәңге яшәячәк.
Нуриәсма — калку образ. Ул идеалдагы герой дәрәҗәсендә. Мондый көчле рухлы татар хатын-кызларын тормышта еш күрергә мөмкин. Шулай булгач, аны тормышчан санарга кирәктер. Көрәшче булып яшәү үзенекен итә, хатынның йөрәге туза, һәм ул өянәк чире белән егыла. Нәкъ менә Нуриәсма хасталангач кына, бөтен авыл халкы кемнедер югалта язуына төшенә, аның бәхиллеген алып калырга өметләнә. Гыйздениса, хәтта ки Хәдичә дә гөнаһ белән яшәргә теләми, соңгысы аның Сәгыйдулласы белән йөрүен әйтеп калырга ашыга. Баксаң, бу да Нуриәсма өчен яңалык булмаган. Тешен кысып, эченә йоткан ул аны һәм бервакытта да ут күршесенә зыян салмаган. Иренең хаталануы сәбәпләрен үзеннән тапкан, чөнки хатын эчке сөю белән яраткан, акылны өстен куйган, тыенкы тәрбияләнгән, ә ирләргә интим мөнәсәбәтләрдә башка төрлеләр ошыйрак төшә. Менә шуларны аңлагач кына, Нуриәсма үз ялгышын төзәткән, уйламаганда-нитмәгәндә табигать кочагында иренә җаны-тәне белән ачылган. Шул яратышу җимеше булып, Мизхәт туган. Ирен гаиләсенә, балаларына кайтарган Нуриәсма.
Героинябызның киң күңеллелегенә чикләр юк: иптәш кызының җилдән тапкан Фәритен дә үзенеке кебек үстергән, үлемгә атлаган Маратны да кеше иткән ул.
Зур йөрәкле ананың бу дөньядан китәсе инде балаларына да сер түгел. Бары тик соңгы эшләргә нокта куелмаганга гына сузыла, ерагайтыла ул көн. Әйе, Нуриәсма белән хушлашабыз. Дөньяны хәмер белән агулаган Бәрия генә бәхиллек ала алмый аннан. Ә бит, уйлап карасаң, вакыйгаларга әнә шул хәмер дигән нәрсә килә дә керә, килә дә керә.
Әсәр башында бераз ясалмарак тоелган, телен төчеләндеребрәк күрсәткән таң күренеше тора-бара башкачарак тәэсир тудыра. Тормышы, бәхете китек чакларда, кешеләр арасында урын тапмаган Нуриәсма таңнарда кояш чыгышын карарга чыга торган булган икән. Ул аннан киләчәгенә хәер-фатиха сорап яшәгән. Көннең хәерлесе, кызганычка каршы, карчык үлгәндә генә килә. Яшәү өмете биргән Таң образына тиңләштерелгән Нуриәсма белән хушлашу укучы өчен бик авыр мизгелгә әйләнә.
Татар әдәбияты традицияләрендә, олы җанлы, зур мишәргә сәләтле итеп тасвирланган хатын-кыз ул Нуриәсма!
Бу язма 12 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1603 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк