Әсма апа

13.04.2013
Әсма апа — Әптелбәрнең әнисе. Ул «байларга күп итеп
каеш каеп илтә. Ул аннан Нәсимә белән Әптелбәргә бәлеш
катылары алып кайта. ... Нәсимә беркөн сөт өстенә барма­
гын тыккан. Шуннан ... әй төшерде үзенә!»
Әсма апаны Нәсимә белән Әптелбәр бик яраталар. Орыш­
са-кыйнаса да, ачулары килми, чөнки ул гаепле кешегә генә
«төшерә», эчкән өчен әтисен дә шелтәли. Аны өйдә һәркем
тыңлый. Хәтта Нигъмәт абый да!
Әсма апа — «кечкенә гәүдәле, күк күзле, арык ха­
тын». Кешеләр аны чирләшкәгә саный. Чыннан да, бик
хәлсез ул. Борчылса да, авырый, йөткеренә башлый. Ярлы
тормыш сәламәтлеген алган, нервларын какшаткан аның.
Балаларын теләгәнчә киендерә, карый, ярата алмавына бор­
чыла. Тормышка күңеле кайткан вакытларда дөньясына
да рәнҗеп куйгалый.
Бу язма 9 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 940 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк