Корбан гаете

13.04.2013
Бүген Корбан гаете. Әтием белән бабам таңнан Кабан
күле мәчетенә китте. Әнием мич тирәсендә кайнаша. Әби
дога укып утыра.
Мин бик иртә тордым. Телевизордан Гает бәйрәмен күр­
сәтәчәкләр. Әти белән бабай кайткач, өстәлгә гает коймагы
киләчәк. Күршеләр кунакка керер. Без кичкә ашка чакырулы. Туганнарыбыз кор­
бан чалганнар иде. Инде син зур кеше, дип, мине
дә мәҗлескә дәштеләр. Дин сүзе колагыңа керер,
ди әбием.
Барасы булыр. Әни кәләпүш бүләк итте. Догалар да бе­
ләм. Бисмилла әйтмичә, табыннан кузгалган юк.
Их, Корбаен гаете бит бүген. Бәйрәмнәрнең бәйрәме!
Бу язма 17 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1737 кеше укыды

фикерләр (2)
Аноним
29.10.2013 14:39:24

Мина бу инша бик тэ ошады,лэкин бик кыска булган.Матур язасын молодец!

Аноним
25.11.2014 20:21:13

4 нче сыйныфка ярый ,молодец .икенче юле зуррак яз