Туган ягым табигате

13.04.2013
Безнең гаиләбез Татарстанга Кыргызстаннан күчеп кайт­ты. Аңда Ыссык Күл буена урнашкан Чук Тал авылында
яшәгән идек. Кыргызстан — минем туган ягым. Анда таулар бик күп. Ала тауның башы болытларны ертып чыга. Монда чип-чиста күлләр дә бар. Тау үзәннәрендә көтүләр йөри. Көтүчеләр янына туктап сөйләшеп утырырга, кымыз эчәргә була. Тау елгалары бик йөгерек. Аларны егеттән качып бар­ган кызларга тиңлиләр. Бу суларда коенырмын димә! Суы­ның салкынлыгына чик-чама юк. Күл буйларында сырганаклар, кыргый өреклөр үсә. Ыс­сык Күлнең без яшәмәгән ягын куе урманнар каплаган.
Дөрес, минем анда да, таудан сикереп төшкән мул сулы шарлавыклар янында да булганым юк.
Кыргызстан — кыргыз эшләпәләренә охшаган таулар иле.Ул — кызлар күзе кебек күлләр иле. Ул — минем туган
җирем!
Бу язма 7 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1318 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк