Чын дуслык

13.04.2013
Сыйныфташларым бик яхшы минем. Аларны
чын дус дип атасаң да була. Дәресләрне аңлама­
саң, аңлатып бирәләр. Авырып китсәң, хәл белергә киләләр,
телефоннан шалтыраткалап торалар.
Абыемның да дуслары бар, тик алар минекеләргә охшама­
ган, аны гел кирәкмәгән эшләргә әйдәп торалар. Ул үзе биш­
кә генә укый. Кич җиттеме, бергә йөри торган иптәшләре
өй эшләрен күчереп алырга килә. «Абыең моңа үзе дә гаеп­
ле, чын дуслыкның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми, аларга
зыян гына сала. Дәресне аңламагач, үзләре хәзерләмәгәч,
әлеге сыйныфташлары бик начар укый аның. Вакытлары
күп булгач, яман гадәтләргә дә өйрәнәләр», — ди әнием.
Минем дуслар андый түгел. Безнең сыйныфта укуда арт­
та калган балалар да юк. Ярдәмләшеп яшибез. Бергәләп ял
итәбез.
Бу язма 16 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3668 кеше укыды

фикерләр (1)
Аноним
18.12.2013 19:1:48

эйбэт рэхмэт