Курайчы хыялы

13.04.2013
Заһидулланың җыр-моңга сәләтлелеген әсәр башыннан
ук тою кыен түгел. Кораллар остасы өендә уянып киткәч,
иң элек карашы скрипка, гармуннарда туктала аның. Бу
йортта аңа әле моңарчы таныш булмаган инструментлар да
бардыр.
Малайны икенче шаккаттырган нәрсә — Йосиф Георги­
евичның скрипкада уйнавы. Ул аны «илаһи бер моң» дөнья­
сына алып керә.
Заһидулланы шушы дөньяга сәяхәт иттергән икенче бер
кеше — Йосыф абый. Аның өендә гармуннарның шырпы
тартмасы кебекләре дә бар! Аларда уйналган көйләр малайга
инде күптәннән таныш. Кайберләрен ул үз кураенда сип­
терә дә белә.
Атаклы гармуннар остасы белән танышкач, Заһидулла
күңелендә уен кораллары остасы, музыкант, көйләр чыгару­
чы булу теләге уяна. Аңа рояльләр, гармуннар кешеләр ке­
бек тоела башлый. Ул алар белән тизрәк дуслашырга тели.
Бу язма 5 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1141 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк