Сыңарколак

13.04.2013
Безнең Сыңарколак исемле этебез бар. Кечкенә чагында
урам алабайлары бер колагын тешләп өзгәннәр аның. Елап
яткан җирендә мин күреп алдым да өебезгә алып кайттым.
Хәзер инде ул үсте, матурайды, көрәеп китте. Тырпаеп
торган колагы гына аңа кылган яман гамәлне искә тошереп
тора.
Сыңарколак — бик юаш, тыңлаучан эт. Сорамыйча аша­
мый, урынга менеп ятмый.
Иртән мин мәктәпкә киткәндә, ишек төбенә кадәр озата
килә. Дәресләрдән соң бергәләп уйныйбыз. Мин өй эшләрен
хәзерләгәндә, черем итеп ала. Кичләрен бергәләп телевизор
карыйбыз.
Бу язма 7 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 938 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк