Сөзешкәк

13.04.2013
Башмак танабызга Сөзешкәк дип исем куш­
тым. Абзар ишеген ачар хәл юк, маңгаен сузып,
минем каршыма килә. Колак артларын кашып җибәргәч,
күңеле йомшый аның, сырпаланырга, киемгә ышкынырга
тотына.
Иртә белән мин аны болынга арканга төшерәм. Әнисе дә
аннан ерак түгел — көтү эчендә. Сөзешкәккә әбәттә су китер­
гәнне карап, сөенеп торадыр әле.
Сөзешкәк әнисе кебек сөтле сыер булачак дип уйлыйбыз.
Әбием кич белән җилемнәрен эзләгән, тарткалаган итә. Хо­
дай бирсә, булыр да!
Бу язма 10 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 788 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк