Наилнең әнисе нигә елый?

13.04.2013
Наил әнисенең нигә елаганлыгын аңламый. Ул сабый
әле. Яхшы чаңгысы булгач, бөтен кеше сөенергә тиеш дип
белә. Наилнең әнисе исә аның ятимлегенә кимсенеп, әтисе
юклыгына көрсенеп елый. Улының кичә, әтисен эзләп, ур­
манга барганын белгән ул. Солдат абыйсы янында ничек
сөенгәнлеген күргән. Наилгә янәшәсендә терәк булырлык,
эшкә өйрәтерлек ир кеше булу кирәклеген аңлаган.
Ана күңелен Наилнең үзен тынычландырыр өчен әтисе
хакында уйлап чыгарган әкияте дә, ир кешесез калган өйнең
ямьсезлеге дә йомшаткан.
Бу язма 8 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1040 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк