Бәхетле көн

13.04.2013
Бүген мин бәхетле дә инде. Рәсем дәресендә беренче биш­
лене алдым. Моңа кадәр, ничек кенә тырышып ясасам да,
сурәтләр бик ямьсез, кыйшык та мыйшык килеп чыга иде.
Әллә кулның остаруы җитте, әллә баш рәсем серенә төше­
нерлек хәлгә килде, вазага суга куелган чәчәк нәкъ чынга
охшап чыкты.
Рәсем укытучысы иптәшләремә күрсәткәч, чәчәкле битне
үзенә бирүемне үтенде. Киләсе елгы укучыларга да күрсә­
тәчәк ул аны, аннан соңгы укучыларга да. Абыеңны мәктәп­
тә бик озак хәтерләячәкләр әле. Гап-гади бер рәсем куллар­
дан-кулларга күчәчәк. Ничек сөенмисең инде?!
Бу язма 11 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1177 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк