Бәхетле көн

13.04.2013
Май аенда мәчебез кечкенә генә, йомшак кына балалар алып кайтты. Берсеннән-берсен аерыр хәл
юк, абый белән бүлешеп бетерә алмыйбыз. Алга да алабыз, борынны да ялатабыз, үзебез дә үбәбез. Әниләре юып кына тора аларны. Үзен исә без юабыз.
Исән-сау калганына бик сөендек мәчебезнең. Балаларын да чит кешеләргә бирергә уйламыйбыз. Әниләре янында аякка бассыннар инде. Туганнар күп безнең, һәрберсенә бе­рәрдән генә бүләк итәрбез әле. Өйдә җан ияләре арткан көн бәхет китерә икән. Кунаклар
килгәндә дә шулай рәхәт бит.
Бу язма 6 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1084 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк