Телгә алырлык китап

14.04.2013
Татар әдәбияты яңа әсәрләр белән баетыла барса да, күңелгә үтеп керердәй күләмле роман һәм повестьлар сирәк языла. Соңгы елларда иҗат ителгәннәре арасында минем үземә 3. Хәкимнең «Гөнаһ» романы ошады.
Роман, нәрсә ул гөнаһ, кешене аңа нәрсә этәрә, кебек сорауларга җавап бирүдән башлана һәм ахырына кадәр шулай дәвам итә. Төп геройлардан булган Зәбир белән Фәез бер-берсенә бөтенләй ошамасалар да, бергәләп җинаять эшлиләр. Төптән уйлаучы Фәез Зәбирнең кибет басу турындагы тәкъдимен тиз генә кабул итми. Бу эш эшләнгәч тә, аны һәрвакыт курку хисе озатып йөри. Күрмәделәр микән, дигән уйда яшәве Фәезнең иҗтимагый фикер белән исәпләшүен дә күрсәтә. Гөнаһсыз кеше курыкмый. Эшнең гөнаһ икәнлеген белеп кылу — дини кануннар буенча икеләтә гөнаһ һәм ул кичерелми дә.
Кайберәүләр кайвакыт саклану максатында начарлык эшли. Бу очракта аның гөнаһының нигезендә башкаларныкы ята.
Кешечә яшәү мөмкинлеге булмау да адәм баласын әхлаксыз итә. Бер-берсенә әнә шундый фикерләр ялганып килә бу әсәрдә. Шушы үзара бәйлелек бигрәк тә Фәез язмышында ачык күренә. Гөнаһ өчен җәза көтү хисенә ия Фәез эшләгән әшәкелекнең сәбәбен бер-бер артлы, бик озаклап ача язучы, беррәттән башкаларныкы да аңлашыла бара. Геройда җәза көтү хисе торган саен көчлерәк булып күренүнең сере шундадыр кебек.
Фикер, хисләр үстерелеше динамик булса да, сюжет сузыла, кызыксызрак килеп чыга, хәрәкәт җитми кебек тоела.
Кыскача гына эчтәлекне шушылай бирергә мөмкин: наз күрмичә, туйганчы ашамыйча, акча тотмыйча, теләгән әйберләрен кимичә, балалар йортында үскән ике ятим бер көндә бөтен теләкләрен канәгатьләндермәкче һәм башкалар кебек яшәп китмәкче була. Кибет басалар алар, әмма хыяллары тормышка ашмый. Зәбир «сазлыкка бата», ә Фәез тормыш сазлыгын берүзе ерып чыга. Ул армия сафларына да алына, анда да төрле рәнҗетелү баскычларын уза, җитәкчеләрнең, үзеннән югарыдагыларның дошманы була, һәрвакыт тормыш кыйнавын үзе кылган гөнаһ белән бәйләп тынычлана. Ахыр чиктә, гөнаһ җәзасы мәңгелек, дигән фикергә килә. Җаны шуннан арына алмаган Фәез психик авыруга әйләнә.
Язучы финалда төп геройны Зәбир белән кабат очраштыра. Дусты батмаган, әмма Фәездән тагын да ныграк ерагайган булып чыга. Фәезнең нәтиҗәләре тагын да үзенчәлеклерәккә әйләнә. Гөнаһ — гамәл түгел, үзең кылган гамәлләргә мөнәсәбәтең, ди ул. Фәез менә эшләгән эшенең начарлык икәнлегенә төшенгән, Зәбир — юк. Шушы рухи үсеш Фәезне тагын да бәхетсезрәк итә. Аңлау гөнаһ кылганнан соң килә торган хис булганга, моны кичермәгән кеше гомер буе гөнаһ боҗрасында яшәячәк. Шуны аңлаган Фәез исә үз-үзенә түбәндәге җәзаларны сайлап ала:
— Армия вәхшилеге;
— үткәннәргә кайтып, хәтерен яңарту;
— тормыш төбенә киткәннәргә, үзенә авырлык китереп, ярдәм кулы сузу;
— дөреслекне сөйләп, газап китерү.
Фәез бәхетсезлегенең икенче сәбәбе — аның рухи ялгызлыгы. Тынычланып калу өчен бушанырга, хәлен сөйләргә кирәк, әмма аны хатынына кадәр тыңламый. Башкалар кешенең үз гөнаһларын тануын табигый санамый. Аптырагач, Фәез дөреслекне өлеш-өлешләп кенә бирә башлый. Кайвакыт, ышандыру өчен, бераз ялганга да төрә.
Фәез өчен икенче мөһим нәрсә — гаеп дәрәҗәсен ачыклау. Гадел хөкемдарга әйләнгән үзәк герой аңа бәрабәр җәза сайларга тиеш. Сузып җиткердеме ул дустына кулын, әллә юкмы? Бертуктаусыз бимазалаган әлеге сорауга җавапны төгәл белсә дә, героебыз әйтмидер генә шикелле. Хәер, югалып калган Фәез, кулын сузып җиткерсә дә, аны коткара алмас, үзе дә төпкә китәр иде. Ә аның сузып җиткергән итеп күрәсе килә, ахрысы. Алай булмаса, ул кеше җанын кыючыга әйләнәчәк, монысы инде — бөтенләй гафу ителмәслек гөнаһ.
Тәкъдир махсус рәвештә Фәезне җинаять белән бәйле кешеләр тирәсендә генә йөртә. Ул урынның исемен әйтә алмас хәлгә килсә дә, хәтерендәге вакыйгалар җетерәк төсләрдә терелә башлый.
Әсәр геройның сөйгәне, хатыны Нәркизә алдында бушану рәвешендә язылган. Кыйнауларга, әшәке сүзләргә түзгән хатын кеше җанының бушануын күтәрә алмый һәм ирен ташлап китә. Димәк, тән җәзасы белән чагыштырганда, җан җәзасы авыррак. Кеше җанына узган кеше ул җанда кала да алмый. Һәм Фәез икенче мәртәбәдә тормышын бик аз белгән Санияне иптәшкә сайларга карар кыла.
Гомер мәгънәсе нәрсәдә, дигән сорауга да җавап бирә роман. Ул бик кызыклы: гөнаһлыларны сазлыктан коткаруда. Моны үзәк герой әйтә. Урман сазлыгыннан котылган Зәбирне тормыш сазлыгыннан беркемнең дә коткара алмавы турында уйлап куясың.
«Гөнаһ» романы — әнә шул рәвешле сүтелгән фәлсәфә йомгагы, дип әйтергә мөмкин. Ул Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романына бик аваздаш. Төп герой Фәезнең үсеш-үзгөрешләре Раскольниковныкы белән тәңгәл. Алар икесе дә җинаятькә хәзерләнә, эшли, рухи чистарыну һәм җинаятьнең паразитларга каршы эшләнгәндә дә җинаять булып калуын аңлау этабын уза, аңа җәза көтеп яши. Җан диалектикасы гыйбарәсе белән атала торган рухи үзгәрешләрне чагылдыручы әсәрләр татар әдәбиятында җитәрлек, әмма кеше күңелендәге газапларны күрсәтү дәрәҗәсе белән алар «Гөнаһ»тан калыша шикелле. Әсәрне уку авыр, анда рухи күтәренкелек юк. Җинаятьче төп герой бертуктаусыз сөйләнүдә. Кайвакыт кабатлаулар артыгракка да китә шикелле. Сюжетта да ышандырмаслык җир бар. Зәбирнең «сазлыкка бату» күренеше кирәк булганга гына эшләнгән кебек. Кайвакыт геройның фикерләре артык бәреп әйтелә. Мин, үзем өчен ачкан шушындый җитешсезлекләре булуга карамастан, 3. Хәкимнең «Гөнаһ» романы, һичшиксез, соңгы елларның иң көчле әсәрләреннән дип саныйм.
Бу язма 7 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1101 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк