«Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр

14.04.2013
Сиксәненче-туксанынчы елларда Җәмит Рәхимов тарихи темага, географик атамалар килеп чыгышына бәйле мәкаләләр язган икән. Күрәсең, ул зур әдәби роман язуга бер хәзерлек булгандыр. 1994 елда «Батырша» исемле тарихи әсәр иҗат итүе әнә шул турыда сөйли.
«Батырша» романы соңгы елларда язылган тарихи романнар арасында үзенең фактик материалга байлыгы белән аерылып тора. Без алар белән «Тарих битләреннән мәгълүматлар» аркылы танышабыз. Әсәрдә документальлек әдәбилек белән чиратлаша. Бу күренеш шулай ук романны без яхшы белгән «Этил суы ака торур», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы» һәм башка романнардан үзенчәлеклерәк итә.
«Батырша» романы үзәк геройның дөньяда дөреслеккә ирешү юлында эшләгән эшләрен тасвирлый. Нәтиҗә ничек була соң? Беренчедән, ул хакыйкатьне тантана иттерә алмый. Икенчедән, ул икеләнүләрдән башлаган көрәш юлының чын юл икәнлегенә ышана.
Урыс идарәчеләренең башбаштаклыгыннан, иманын саткан мишәрләр, Казан татарлары һәм башкортларның халыкка зыянлы эшләреннән хәбәрдар, аның асылына төшенгән Батырша, изге дип уйлаган патшасына дөнья хәлләре барып җитмидер, дип белеп, бер-бер артлы хатлар күндерә. Тик нәтиҗәсе күренми. Бу әле хәтта ки чагыштырмача алдынгы карашлы Батыршаның да патшаның милли изү сәясәте башында торганлыгын аңламавын күрсәтә.
Әгәр таш ләхеттән кача алса, бәлки, Батырша тагын да акыллырак юллар, чаралар аркылы бәхеткә ирешү өчен көрәшер иде. Язучы тарихи фактларны үзгәртә алмый шул. Әнә шуңа күрә дә үзен гашыйк иткән героена да бәхет китерми. Ә бит, бер караганда, фаҗигале тәмамланган Батырша язмышы — милли үзаңы булмаганнар өчен менә дигән гыйбрәт. Әби патша, фетнәчеләр башлыгына җәза биреп, кешеләрдә куркыту тудырам, дип уйлагандыр, гыйбрәт таягының да ике башлы булуына игътибар итмәгәндер.
Ни өчен милли азатлык өчен көрәшне нәкъ менә Габдулла Гали улы Мәзгытдиннең (геройның чын исеме) оештыруына ачкыч экспозиция өлешендә бирелә. Габдулла — аюны җиңгән батыр йөрәкле егет, белемле кешеләрдә, атаклы мәдрәсәләрдә укыган, яңалыклардан хәбәрдар, аны тормышка ашыручы.
Инде килеп, ни өчен нәкъ менә шушы елларда милли азатлык хәрәкәте кабынган, соравын куярга мөмкин. Моңа романда җавап бар: шушы чорда царизмның колониаль изүе тагын да көчәя, киңрәк җәелә. Урал буена, Кама аръягына христианлаштырудан качып килгән татарларны шул ук хәлләр көтә. Типтәрләрне диннәреннән аерып кына калмыйлар, крепостнойлыкка да беркетә башлыйлар. Иң аянычы: бу эшләрдә татар морзасы Тәфкилев башлап йөри. Урыслар янында — христианга, татарлар арасында мөселманга салынып, андый тип кешеләр һаман саен матди хәлләрен ныгыта баралар.
Типтәрләр саны күзгә күренеп артканы Әби патшага да ишетелә. Ул аларның исәбен алырга, салымны арттырырга уйлый. Әнә шул хәлләр бу якларда төрле чуалышлар китереп чыгара да. Инде шулар нәтиҗәсендә ясак алынганнан соң да, гади кешенең хәле җиңеләер төсле күренми: тоз бәясе бик нык арттырыла. Табигать байлыгы, ил байлыгы булган тозны халык кыйбат бәядән сатып алырга теләми.
Уфага халык вәкиле булып киткән Габдулла инде урыс патшасына хезмәт иткән мишәрләрнең дә аның сәясәтеннән ризасызлыгын күрә. Халыкны берләштереп буласын аңлый. Укытуын шәкертләренә тапшырып, халык арасына аңлату эшләре алып барырга чыгып китә ул. Батыршаның кешеләрне корал коярга, көрәшкә күтәрелергә өндәп йөрүләре Әби патшага да барып ишетелә. Милли рухлы Батырша башы 500 сум дип бәяләнә, аны эзәрлекләү башлана. Халыкны көрәштән читкә җибәрү, үз ягына аудару өчен, аерым ташламалар да ясала: керәшеннәр өчен башкалар күтәргән ясак алына, мәчетләр рөхсәт ителә.
Әби патшага хәлләрне аңлатырга чыгып киткән Батырша, юлда вакытта мәчеткә кереп төн кунганда тотылып, куштаннар тарафыннан идарәчеләр кулына тапшырыла.
Бердәмлек булмау, халыкка үзен, юлбашчыларын саклый алырлык үзаң, көч җитмәү, сатлыкҗаннар аркасында милли азатлык хәрәкәте бастырыла. Әсәрнең төп фикере әнә шул. «Батырша» романы безне бәйсезлек өчен бүгенге хәрәкәттә дә бердәм булырга чакыра.
Бу язма 10 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1360 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк