Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты

16.04.2013
Рәдиф Гаташ — кистереп әйтеп була, мәхәббәт шагыйре. Иҗатының үзәгендә — шагыйрь һәм аның мәгъшукасы. Кайсысына күбрәк игътибар итә ул — бераз бәхәслерәк. Аларны берләштергән, күңелләрен бәхет хисе белән тутырып, күкләргә күтәргән, шул ук вакытта берсен икенчесеннән ерагайткан, качарга мәҗбүр иткән, күпчелек очракта кыз тарафыннан танылмаган, табынылмаган мәхәббәт тә ул. Илаһи, саф җилләргә тиң мәхәббәт. Ләкин, сөю нинди генә булмасын, ул шагыйрь йөрәгеннән чыккан хисләр, аның шатлануы, аның кайгыруы, соклануы, үпкәләре һәм кайвакытта хәтта нәфрәтләнүе дә.
Ә бит үпкәләтерлек сәбәпләр тормышта җитәрлек. Яратмаска кушкан сәбәпләр дә юк түгел. Шагыйрь әнә шулар хакында яза да инде. Мәхәббәттә тигезсез иткән нәрсәләрнең берсе — яшь аермасы. Ә Рәдиф Гаташның лирик мине һәрвакыт үзеннән күпкә яшьрәкләргә гашыйк. Күңеле белән картаерга һич уйламаган «шагыйрь» (ул аның кем булуын кайчак атый да) шул яшь кыз тарафыннан бертуктаусыз яратылуга мохтаҗ. Төнен дә, кичен дә, көндезен дә шуны гына уйлый кебек ул. Милләт кайгысын да, үзенең башка төр проблемаларын да мәгъшука мәсьәләләре белән куша. Ник бәхетсез итәсең син аны, сөйгән яр? Син ник шагыйрьнең илһамчысы түгел? Син ник аның милләт хезмәтчесе икәнлеген онытып җибәрәсең? Ирексездән шагыйрь бирергә теләгән әнә шундый сораулар безнең телебезгә дә килә. Ә бит шагыйрьне мәхәббәт хисе картайтмый («Тарафларга — хатлар»), ирләрнең аның кебек түземлесе бармы икән әле («Мактавым бугай бу»)?!
Нинди соң ул шагыйрьне утларда яндырган, суларга салган, үзе әйтмешли, милли яр? Бераз алдакчырак, бераз хәйләкәррәк кыз булып та чыккалый. Ул Ләйләгә дә охшаган. Кайбер шигырьләрдә без аның сеңлесе, мәчесе, әнисе белән танышабыз. Ул мәчене еш исенә төшерә шагыйрь (Тик мәчегә синең назларың, ярым). Кайвакыт «яр»ның тормышта булган прототипларының исеме дә атала. Әмма, тәгаен күздә тоткан кешесе барда да, кыз тасвиры гомумиләштерелгән була торгандыр, чөнки ул һәр укучы күңеленә барып җитәргә тиеш.
Битараф яр кайвакыт Пушкинның Татьянасы белән чагыштырыла. Шушы битарафлыгы белән дә ир кешене үзгәртергә сәләтле яр ул:

Син Татьяна булсаң иде,
Мин Онегин булмас идем.
(«Күңел, һаман эзлисең ни?»)

Ул — үзгәртүче дә, шагыйрьнең тормышын яктыртучы да. Горур гүзәл дип тә, Тәңре дип тә аталган бу кыз төрле чагыштырулар, эпитетлар аркылы сурәтләнә. Лирик мин янган таш булганда, ул — йолдызшаһ икән! Ә бит, чынлап янса, йолдыздан да таш кына калачак!
Шагыйрь тормыштагы һәр әйберне күз уңында тота, алар арасыннан кызга тиң детальләр, аларга хас гүзәл сыйфатлар эзли. Кара күзне, яшькелт күзне ни белән генә чагыштырмый ул! Җирән чәчлеләрне ут-ялкын чәч дип атаса, алма битлеләрнең йөзеннән нур чәчелүен күрә.
Шагыйрь яна. Шулай булгач, ул кулланган символларның ут чыганаклары булуы бер дә гаҗәп түгел:

Ялкын чәч, дип, алтын чәч, дип, әгәр дә
Быел әйтсәм, сүзем, бәлки, әрәмгә?
Һаман балкыш булып, ул ут-чәчләрең
Янадыр... Тик кемгә? Нинди бәйрәмгә?
(«Кемгә яна угың?»)
Ялгыш әйттем! Һәр көн таң каны юган
Пакь Кояш күк, яна, якты, көчле ул!
(«Яшь Кояш кебек дим»)

Шагыйрь үзен сукырайган бер дәрвиш кебек хис итә. Димәк, яры нинди генә булса да, ул аны матур дип уйлар. Ә инде аның хисләрендә икеләнеп калса, үзен диванага чыгарып, сөйгәнен бөтенләй көтелмәгән, күк тирәсеннән ерак торган образлар аша да ачар:

Нәкъ тук песиең — бәхеттән арган, рәхәт...
Ул кич шундый «ирде» синең кыяфәт.
(«Уендагы ... минсез бәхетең өчен»)

Әлеге дә баягы мәче, шагыйрь белән кыз арасындагы бер киртә кыяфәтендә дә күренә башлагач, без кыз яраткан әйберләрне сөймибез, лирик мин белән бергә аларга үпкә тотабыз.
Соңгы елларда мәхәббәт парларын йолдызлыклар аша ачу модага кереп бара. Рәдиф Гаташ иҗаты да бу хәлдән чыгарма түгел:

Марттан алдым бәхетем — изге Нәүрүздән,
Бу язда да Кучкар үтенә Сездән:
— Булыгыз туган аемның йолдызы!
Җан сүзе бу инде телсез, нәүмиздән.
(«Җан сүзем — ул сиңа»)

Гыйшык тоткан яр идеалда ничек күзаллана? Ул — саф, самими татар кызы. Ул олы хисләрне җиргә салып таптамый. Ул шагыйрьне мәхәббәт бакчасындагы җимешләрдән авыз иттерә. Ул укыган, белемле, аксөяк кыяфәтле булып күз алдыма килә минем. Ул бер үк вакытта — җир кызы да, күкнеке да, гөл, ут, былбыл да... Күрәсез, гомумирәк тасвирлар. Димәк, шагыйрь аны тулысынча һәм бик тәфсилләп сурәтләми. Тулы портрет бары тик тулаем иҗаты аша гына туа. Хәер, кыска шигырьләрдә, тели калсаң да, сөйгән ярыңны тулаем тасвирлап булмый бит инде! Үзе гади, әмма серле күзле, хыялый һәм горур бу яр нигә гел салкын соң? Мөгаен, тормыштан күпләрне өмет иткән шагыйрьнең дә хатын-кызны аңлап бетерә алмавыдыр бу?.. Кайларда тудың син, милли яр? Казан артында, Хаҗитархан тирәсендә, мишәр илендә, башкорт ягында, Урал төбәгендә...
Шагыйрь тасвирда Кандалый, Хәсән Туфаннардан да үрнәк ала икән ләбаса! Югыйсә сөйгән ярына, «иркәм», «нәзкәй бил», «гүзәл яр» һ. б. сүзләр белән дәшәр идемени?! Лирик мин өчен, әлбәттә, Сафо, Софья, Мариналар чит — алар «Гөлҗамал»ны җырламаган, Тукайны укымаган, шагыйрьне бөтенләй аңламаячак. Ә нигә алайса үзе шагыйрә саналган милли яр да шагыйрьне аңламый? Үзен башкалардан кочтыра, яшь дип масая. Шагыйрь әйтмешли, «ну, холкы»! Нәфис перчаткаларына, эшләпәләренә тиң холкы! Чыннан да, шагыйрь иҗат иткән мәгъшука кием-салымда, тотышта үз теләгәненә ирешкән. Кирәк икән, Королевага, кирәк икән, Пәри кызына әйләнә. Казан татары Нәфисә генә димәссең!
Бу язма 13 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 878 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк