Татар әдәбиятында автобиографик әсәрләр

16.04.2013
Соңгы елларда язучыларда үткән тормышларын теркәп калдыру, мемуарлар язу теләге көчәйде, дисәк, ялгышмабыздыр. Әллә никадәр автобиографик җирлекле әсәр дөнья күрде. Шулар арасында Атилла Расихның «Ишан оныгы» романы да бар. «Елларны чигерсәм» исемле беренче кисәктә утызынчы еллардагы драматик вакыйгаларны тасвирлауны максат итеп куя ул.
Роман Казан авиация институтына керергә хыялланган егетнең башкалага килү вакыйгаларыннан башланып китә. Әтисенең Троицк шәһәрендә алты ел мулла булып торуы аркасында, кабул итү комиссиясе аның документларын алмый, һәм ул яңадан эшче биографиясен дәвам итә. Башка уку йортына кергәч тә, социаль чыгышын яшерүе ачыклангач, егетне укудан куалар.
Язучының әтисе үтә талантлы кеше булса да, гаиләсе каршысындагы бурычларын аңламаганлыктан һәм җилбәзәклеге сәбәпле, үзенә тискәре караш тудыра. Гомерен укытучылык эшенә биргән, караңгы татар авылында колхоз төзеп йөргән әнисе исә, улын кеше итү өчен, бөтен көчен куя, соңгы ризыгын да аңа җибәрә.
Атилланың балачагы да, үсмер вакыты да гел күңелсез истәлекләрдән генә тора. Ул, күпчелек совет кешесенең шул хәлдә яшәгәнлеген күргәнгә, язмышына үпкәләми. Хезмәт үзләштерү, белем алу юлында киртәләрне узганда, үзенә ярдәм кулы сузарлык кешеләрне табу егет күңелендәге өметләрне сүндерми. Игелекле затларның күбесе — үзләре дә совет хакимияте тарафыннан кыерсытылган, әти-әниләре хөкем ителгән кешеләрнең балалары, фән һәм әдәбият эшлеклеләре. Язучы алар аркылы безне дә әдәбият-сәнгать дөньясына алып керә, татар тарихында билгеле бер эз калдырган шәхесләр язмышы белән таныштыра. Әле бүгенге көндә дә тискәрерәк бәяләнгән кайберәүләр уңай яклары белән ачылып китәләр. В.И. Ленинның сеңлесе Мария Ильинична башка милләтләргә кылган игелеге белән рәхмәт хисләре уята.
Язучы шактый гына урынны бабасы Зәйнулла ишанны тасвирлауга бирә. Төрле документларга таянып, аның исемен аклый. Шуның белән беррәттән, ишаннар катламына мөнәсәбәтне дә үзгәртергә омтыла. Бабасы хакында начар бәяләмәле язмаларга рәнҗи, абруйлы кешеләрнең фикеренә таянып, Зәйнулла ишанның патша агенты, әхлаксыз, комсыз булмавын дәлилли. Хәтта төрле әләкләр аркасында бабасының үзенең дә берничә елга сөргенгә сөрелүен яза. Зәйнулла ишан тора-бара заманының киң карашлы кешесе, яңалыклар тарафдары, иҗтимагый башлангычларның алдында торучы сыман аңлашыла. «Ишан оныгы» автобиографик романын укыгач, авторның төп максаты — бабасының исемен аклау, дигән фикер кала. Атилла Расихның туганнары, әнисе белән горурлануы сизелеп тора. Булачак язучы язмышы аша совет чоры җитешсезлекләре, әдәбият-сәнгать әһелләре тормышына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелә.
Бу язма 17 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1356 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк