Р. Хәмид драмаларында кучемлелек

17.04.2013
Р. Хәмид — фикер драмалары остасы. Аның геройлары озын монологлар аркылы, төрле бәхәсләр оештырып, илебез тарихында җибәрелгән хаталар турында сөйләшергә ярата. Әгәр аның барлык драмаларын бер җепкә тезеп чыксаң, ил белән бергә татар кешеләре узган юл да күз алдына килә. Ул бу тарихны нигездә бер авыл — Аксыргак кешеләре язмышы аркылы тудыра. Кайчандыр гөрләп утырган ул, гражданнар сугышын, колхозлаштыру елларын кичкән, таралган, югала барган...
Төрле пьесада бер үк авыл кешеләре төрле исемнәр белән бирелә, әмма язмышларындагы уртак вакыйгалар аркасында, без бер авыл гына түгел, бер гаилә тарихын күз алдына китерәбез. Дөрес, әсәрдән әсәргә исеме үзгәрми генә күчкән геройлар да юк түгел.
Язылу вакытларын исәпкә алмастан, без бу драмаларны түбәндәге эзлеклелектә бирер идек: «Кайтыр идем», «Синең урыныңа кайттым», «Китәм инде», «Майның унбишләрендә», «Олы юлның тузаны», «Диде кардәш», «Җиде баҗа». Атамаларның баштагылары дәвамлы хәрәкәтне күз алдына китерә. Идея ноктасыннан караганда да, алар шушы ук эзлеклелектә торырга тиешле. Безнең уйлавыбызча, Р. Хәмид бер башланган темадан этәрелеп, яңа темаларга чыга, вакытны төрле якка киңәйтә. Уртак вакыйгалардан төрле юнәлештә читкә китү юлы белән дә ул язу чималын арттыра.
«Кайтыр идем» пьесасында җентекләп тасвирланган Кыдаш буендагы авыл, элеккеге матурлыкларын югалта барып, бөтенләй үк ташландык хәлгә килә. Шулай икәнлекне күрсәтү өчен, автор аерым детальләрне, бер әсәрдән икенчесенә санын киметә-киметә, һаман кулланырга мәҗбүр. Бу — сәхнә бирелешендәге күчемлелеккә китерә. Әле капка баганасындагы алтын йолдызлар, текә яр, офыкка тоташкан юл һәм башкалар «Пыяла кыз», «Майның унбишләрендә» әсәрләрендә дә саклана.
Авыл югалса, тарих онытыла. Без аны белергә, ата-баба йолаларын сакларга тиеш. Драмадан драмага күчеп килгән фикерләрнең берсе — әнә шул.
Өлкәннәрнең үткәнгә төкереп караулары яшь буынның тәрбиясендә чагыла. Олы буынның үзара мөнәсәбәтләре — балаларына өлге. Аларның тупаслыгына, дорфалыгына шаккатырга кирәк түгел. Зәкуан, Наил өчен әдәплелек кысалары юк. Зирәк кебекләр тупаслыкны битлек иткән. Үткәннәрдәге хаталарның чишелешен киләчәккә калдырырга ярамый, ди үз әсәрләрендә драматург. Гаилә һәр әгъзасы бәхетле булганда гына сәламәт, бербөтен. Олы йөрәкле кешеләр башкалар хакына үз бәхетен корбан итүгә сәләтле.
Бала ата-ананың үзенә карата кылган хаталарын бервакытта да кичерми. Башкалар бу хакта кычкырып ук әйтмәсә дә, Ирада хисләрен яшерә алмый. Баланың кемлеге, милләтенә мөнәсәбәте дә тәрбиягә бәйле. Мәхәббәткә нигезләнсә дә, катнаш никахларның бәхетле булуы шик тудыра. «Диде кардәш», «Пыяла кыз», «Каен җиле» әсәрләре шул хакта сөйли. Алда әйтелгән фикерләр Р. Хәмиднең бөтен иҗатын сугара.
Драматург председатель образларына аерым игътибар күрсәтә («Синең урыныңа кайттым», «Җиде баҗа»). Аларның авыллар язмышы өчен җаваплылыгын ассызыклый. Рәисләр алмашынып тора, авыллар бер тирәдә таптана. Аның киләчәге өчен тырышмаганнар кирәк түгел, тырышканнарның кадере юк...
Р. Хәмид драмаларында вакыйга, проблема, урын, күренеш, деталь, характер күчемлелеге күзәтелә. Хәтта охшаш вакыйгалар кулланылганнары да бар («Кайтыр идем», «Пыяла кыз»), шунлыктан әсәрләрнең эчтәлеген аерым-аерым истә тоту бик кыен. Кайбер геройларның бер әсәрдән икенчесенә исемнәре генә күчә шикелле... Кыскасы, уртак нәрсәләрдән файдалануның уңай һәм тискәре яклары да күзәтелә.
Бу язма 7 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1016 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк