Ә. Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы

18.04.2013
Ә. Еники стиле турында сөйләгәндә, без еш кына, ул — оста психолог, тәфсилле яза, символик мәгънәгә ия образлар куллана, кебегрәк җөмләләр әйтәбез. Бу язма эштә әлеге фикерләрне дәлилләп күрсәтәсе килә.
Әдип «Җиз кыңгырау» хикәясен шүрлектә тавыш-өнсез торган кыңгырау сурәтен тудырудан башлый. Һәм укучы шунда ук кыңгырауның нәкъ менә чыңларга яратылганлыгы хакында уйлап куя. Беренче карашка тып-тыныч кына әйтелгән җөмләгә эчке бер сызлану яшеренгән кебек тоела.
«Кайчандыр, моннан бик күп еллар элек, туйга яки кунакка барган чагында, ул, кара дугага тагылган килеш, ат башында йөри иде. Хәзер кара дуга да юк, кара дуга белән җигелгән ат та юк, хәтта дилбегә тотып утырган хуҗа үзе дә юк...» Башламның менә шушы өлешендә үткән һәм бүгенге бер фокуска җыела, шунлыктан ул тудырган хис тә бик көчле.
Кыңгырау телгә килсен өчен, аңа тын өрү дә җитәдер шикелле, ә хикәяләүче әкрен генә селкетеп ала: «зың-зиң»...
Кыңгырау меңнәрчә төрле чыңларга мөмкин. Әдипкә аның кайчан ничек чыңлавын тәгаенләү кирәк. «Нәкъ менә кара дугада чактагы шикелле чыңлап, яңгырап китә»,— ди ул. Димәк, кыңгырау, кеше хәтере шикелле, мәгълүмат саклаучы бер предмет. Әйтерсең аның җаны, теләкләре бар, үткәнне кайтарырга тели. Бары тик туйларга, кунакларга гына йөргән кыңгырау шул вакыйгаларны яңарта да. Шулай итеп, башлам өлешенең чираттагы җөмләсе безгә булачак вакыйгаларның ачкычын тапшыра. Кыңгырау безне моннан кырык ел элек узган вакыйгаларга алып кайта.
Башлам өлешендә без әлегә кадәр телгә алмаган җөмлә, фикер калды: «Гаҗәп вакыт дигәнең дә көчсез икән бу җиз кыңгырау алдында, вакыт аны әз генә дә, ичмасам, үзгәртә алмаган». Кыңгырау мәңгелек, вакыт, хәтер һәм башка символик мәгънәләрнең барысын да бергә туплаган һәм әсәрне бер-бөтен итәргә тиешле образга әйләнгән.
Аның ни өчен нәкъ менә җиз кыңгырау булганлыгы да аңлашыла. Җиз материаллардан эшләнгән предметлар, инвентарьлар безнең әби-бабаларыбызда киң кулланышта йөргән. Буыннардан буыннарга күчеп килгән. Тузмаган. Шулай булгач, ул туплаган мәгълүмат та бер буынлык кына түгел, чорлар, гасырлар белән үлчәнә. Табакларның, комганнарның нәкъ менә җизе кунаклар алдына чыгарыла, кыңгырауларның шундые ишек өсләренә, дугаларга эленә.
Хикәянең төп өлеше туйга бару вакыйгасын сөйләүдән башлана. Без тагын кыңгырау образы белән очрашабыз: «Озын яллы сары ат җиз кыңгыраулы кара дуга һәм эшлеяле камыт белән читән тарантаска җигелгән. Тарантасның артына, салындырып, чуар палас җәелгән, палас өстенә ике мендәр дә кабартып куелган». Күрәсез, бәйрәм атында иң башта алтынсу төстәге кыңгырау күзгә ташлана. Җитмәсә, ул кара җирлектә әллә каян кычкырып ук тора. Кыңгырауның мондые — бәйрәм хәбәрчесе, шатлык билгесе. Алда булачак күренешләр фикерне раслый иде.
Җиз кыңгырауның — теле, димәк, сере дә бар. Аны ат күргән һәр авыл малае аңлый. Менә ул башта, без китәбез, дигән шикелле, күңелле генә чыңлап куя. Аттагы абзыкай да: «Тапшырдык»,— ди. Сары ат кызу гына юыртып китүгә, җиз кыңгырау бөтенләй башкача сөйләшә. Ул дәртле, аның тавышы көмешләнә бара. Кыңгырау арбадагылар кичергән хисне авыл урамнарына сибәргә тиеш. Моны белгән Нигъмәтулла абзыкай атны чаптырмый, тигез адымнар белән юырттыра.
Әгәр кыңгырауның кешеләрне урамга чакырган күңелле зеңгелдәве булмаса, кабаланып, шомланып хәбәр салса, дәшүнең туйлап йөрүчеләргә сокланыр өчен икәнлеген кем аңлар иде икән?! Авылдан узганда, шушы бәйрәм төсен, хисен сакларга теләгән хуҗа дилбегәне үзе тота. Ә кырга чыккач, атның хуҗасы да, кыңгыраулар белән сөйләшүче дә малай-шалай булып кала.
Кыңгыраулар башлаган көйне кешеләр, кошлар, бөтен дөнья дәвам итә. Аларга бәйрәм исереклеге күчә. Менә һәрберсе хәл ала. Менә тагын җиз кыгырау чыңлый. Ул бу юлы, тәңкәләр сипкәндәй, еш-еш аваз сала. Кырларны уята, тургайларны биеккәрәк күтәрә бу зеңгелдәү, чөнки туй торган саен якынлаша барганлыгын аңлата.
Хикәяләүче күңелендә бер-бер артлы тәрәзәдән карап калган кызлар, чәй мәҗлесләре, ак келәт, шау чәчәктән торган болыннар терелә. Бу вакыйгаларны төссезләп, туган-тумачалар арасында туган каршылыклар турында сөйләшү килеп керә. Хәтта бу хәл дә бәйрәм хисен, кыңгыраулар кабызган хисне сүндерә алмый.
Икенче бүлектә туй вакыйгаларына кадәр кыңгырау турында телгә алынмый. Гүя ул хикәяләүче тарафыннан бөтенләй онытылган. Моның шулай булуы кирәк тә. Гөрләп килгән туй белән бергә кыңгыраулар кабат ачылырга, берәмләп кенә түгел, бергәләп сөйләшергә, җырларга, чыңларга тиеш. Ул туйның үз тавышына, үз моңына тиң аһәңнәрне, көйне сайлап телгә киләчәк.
Туй аты кимендә алты төрле көй белән урамга килеп керә. Үз тавышы белән барган бәйрәмгә тиз сипкән кыңгыраулар кушыла. Аларның дәртеннән кияү килгәнлеге аңлашыла. Ул, әлбәттә, бары тик куш кыңгырау белән килә. Парлы сандагы кыңгыраулар парлы бәхет тели. Кыңгыраулар никадәр генә ашыктырмасын, кияүне үзеңнең кадереңне күрсәтеп, бәяңне белеп, вәкарь белән каршыларга кирәк. Мәҗлес бу юлы урамга атылмый.
Туйдан соң кодалап йөрү дә — атларда. Аларның салмакланган йөрешеннән, инде автор кыңгыраулар хакында сөйләмәсә дә, без ялкауланып калган кыңгырауларны тыңлагандай булабыз.
Төн җитә. Кыңгырауның нечкәргән, моңлы тавышы, кияү кызлары, егетләре белән бергәләп, урам әйләнергә чакыра. Ишетелгән җырлар да көмеш тәңкә сибелгәндәй — кыңгырауның нәфис чыңгылдавыдай.
Вакыйгалар, хисләр зур тизлек белән алмашына. Кичке уеннарга чыгарга өлгермәгәннәрне әйдәп, кыңгыраулар авылны яңгыратып, кат-кат чыңлап уза. Туй ахырына җырлар моңлана төшә, шатлык хисләре сагышныкы белән аралаша. Ят кулларга китеп барган кыз хакында уйлаганда, һәркем хәтерендә үз тормышы яңара. Җиз кыңгырау иптәшләре булган җиз тазлар, комганнар арбага өелә. Өй баскычы янына, хушлашырга дип, кыңгыраулар берәмләп килә. Алты ат белән килгән туй унике булып китеп бара. Хәтта шушы тып-тыныч әйтелгән хәбәрдә — никадәр сагыш! Чөнки бу хәбәрнең асыл мәгънәсе безгә бик таныш. Без аны, кыз ягыннан да атлар озата бара, дип аңлыйбыз.
Төп өлеш бөтен авылны кыңгырау чыңына күмгән атлар, алар артына ияргән ялгыз кыз аты сурәтен тудыру белән тәмамлана. Димәк, соңгы кыңгырау тавышы белән туй бетә.
«Тагын кемнәргә насыйп булыр икән бу кыңгырау тавышлары?» — ди үсмер егет. Һәр туй белән, һәр кыңгырау тавышы белән кемнеңдер яшьлеге китә. Кыңгырау образы сагыш, хушлашу билгесенә әйләнә.
Бетем өлеше башламны кабатлаган җөмләдән башлана: «Минем китаплар шүрлегендә тавыш-өнсез генә җиз кыңгырау тора». Ни өчен затлы, кадерле әйберләр арасында ул кыңгырау? Җиз кыңгырау гади кыңгырау гына булмаганга. Ул — әле генә сөйләгән вакыйгаларның аерылмас шаһиты, бер кисәге, инде олыгайган, дөнья күргән ир-атның үсмер чагын хәтерләтүче истәлек... Аның белән бергә туйга катнашкан кешеләрнең күбесе инде дөньяда юк. Димәк, кыңгырау (хикәяләүче өчен) — киләчәк турында искәртеп торучы да. Җиз кыңгырау вафат кешеләр белән әдип арасына җепләр сузып яши. Алар турында туктаусыз уйлата, кайгырта, һәм алар хыялда бары тик нәкъ кыңгырау хәтерендәгечә генә терелә ала да. Исәннәренең әби икәнлеген аңлау да тормышны сагышландыра.
Язучы, дөньяда кыңгыраудан башка бөтен нәрсә үзгәрә, дисә дә, яшьлек тә үзгәрми булып чыга. Кеше гомере буе үзгәрми торган яшьлек хатирәләре эчендә яши. Соңгы юллар безгә шул хакта хәбәр итә дә: «Менә ни өчен җиз кыңгырау бик кадерле миңа — аның дәртле, көмеш тавышында гүя яшьлек һәм мәхәббәт саклана».
Җиз кыңгырау образы күп төрле мәгънәләрдә ачыла, шулар арасыннан язучы аның хәтер билгесе икәнлегенә ныграк басым ясый. Бу образ әсәр кисәкләрен бәйләүдә зур эш башкара, аның тонын, аһәңен, сөйләм агышын билгеләүдә дә катнаша.
Бу язма 18 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1231 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк